Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | РТ, г. Казань, ул. Хади Такташа, д. 89а |
| Телефон: | 223-01-32; 237-56-08 |
| E-Mail: | Mbdoy.89@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Вахитовского района |
| Руководитель: | Халиуллина Лейсан Ришатовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 114 ,иностранных граждан 3 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
КЕЛӘТ ЭЗЛИБЕЗ 02.08.2018

Табигать атналыгы ешлыгында, балалар белән бакча тирәли келәт эзләргә булдык. Кызык, келәтнең кая яшерелгәнен беркем белми, ә юлны күрсәтүче карта, пират кулында, ә пират безнең балалар бакчасына килде. Келәт эзләр өчен, түбәндәге максатларныны үтәргә кирәк: балаларның сөйләм теле күнекмәләрен үстерергә, аралашу чараларын арттырырга, бер-береңә карата ихтирамлы, дус мөнәсәбәттә булырга, фикерләү сәләтен арттырырга һәм бакча мәйданы ешлыгында үз-үзеңне тота белергә. Элеге максатларны дөрес үтәп барсак, картада билгеләнгән биремәрне чишеп, келәтнең кайда икәнен табып булачак. Ә без шулай эшләдек тә, келәт табылды... Димәк без балалар белән барлык биремнәрне дә, максатларны да дөрес үтәгәнбез.
-
МИЛЛИ БӘЙРӘМ - САБАНТУЙ! 24.07.2018

Сабантуйлар инде тәмамланган булса да, безнең балалар бакчасында ул милли бәйрәмнәр атналыгы ешлыгында уздырылды. Бу көнне балалар түземсезлек белән көтеп алдылар, чөнки бәйрәмгә кунакка әкияти геройлар – су анасы белән шүрәле килде. Балалар аларны милли ризыгыбыз- чәк-чәк белән каршы алды. Аларның да балаларга бүләкләре бар иде. Төрле-төрле уеннар белән бакча мәйданы гөрләп торды. Капчык киеп йөгереш, аркан тартыш, чүлмәк ватыш һәм башка кызыклы уеннарда балалар үзләрен сынатмады. Балаларны Сабантуе бәйрәме белән якыннан таныштыру, килеп чгышын, ни өчен “Сабантуй” дип аталуын анлату, милли уеннар аша хәрәкәт активлыкларын үстерү һәм ныгыту, балаларда милли бәйрәмнәргә карата хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләү – атналыкның төп бурычлары иде. Бәйрәмебез бик күңелле үтте.
-
Икмәк атналыгы 20.07.2018

Безнең балалар бакчасында икмәк атналыгы үтте. Балалар икмәкнең ничек килеп чыгышы, аны җитештерүдә нинди һөнәр ияләре катнашуы турында тәрбиячеләр тарафыннан ясалган презентация карадылар. Һәр төркемдә “Икмәк” альбомы ясалган, шул альбомнар ярдәмендә балалар белән әңгәмәләр үткәрелде, табышмаклар чишелде, һәм фотосүрәтләр каралды. Атналыкның максаты: балаларда игенче хезмәтенә хөрмәт, икмәккә сак караш тәрбияләү, икмәкнең һәркемгә кирәклеген төшендерү.
-
ЮМОР ҺӘМ КӨЛКЕ АТНАЛЫГЫ 13.07.2018

Балалар бакчасында көлке һәм юмор көнен билгеләп үтү матур традициягә әверелеп бара. У 1 апрель көнне генә түгел, ә җәйге вакытта да үткәрелә. Юмор һәм көлке атналыгы ешлыгында безнең балалар бакчасында төрледән-төрле кызыклы чаралар үткәрелде. Иң мөһиме, алар өчен тәрбиячеләр тарафыннан яхшы кәеф бүләк итү.Клоун белән үткәрелгән төрле уеннар балалар өчен аеруча кызыклы булды. Балаларда кызыклы уеннар аркылы, иҗади сәләтләрен ачу, тапкырлыкларын арттыру, күңел ачу чарасы буларак, сәламәтлекләрен ныгыту, кызыклы уеннарда актив катнашуларына ирешү атналыкның төп бурычлары иде.
-
28.06.2018

Бездә буген кунакта Казан шәһәренең территориаль җитәкчелегенең алдынгы специалисты Музафарова Зөлфия Вәгыз кызы булды. Ул балаларга юл йөру кагыйдәләре, юл билгеләре һэм юлда йөргэндэ үз-үзеңне тоту турында әнгәмә алып барды. Җэй көне бигрәк тә сак булырга кирэк диде ул, чөнки балаларның күбесендә самокатлар, велосипедлар, роликлар һэм башка бик куп төрле балалар транспортлары. Светофорны күзәтергә онытмаска өндәде ул. Һәм шулай ук балаларның да белемен тикшереп карады.Балалар сынатмадылар, сорауларга дөрес җавап бирделәр. Әңгәмә бик мавыктыргыч һәм күңелле атмосферада утте. Зөлфия Вәгыз кызына бик зур рәхмәт әйтеп, яңадан очрашулар көтеп калабыз.
-
ПДД 13.06.2018

Безнен балалар бакчасы юл хэлэкэте иминлеге атналыгыннан читтэ калмады.Атналык кысаларында торкемнэрдэ кYп торле чаралар уздырылды.Балалар энгэмэлэр, шогыльлэр, уеннар, ярышлар аша белемнэрен арттырдылар. Алар светофорлы юл чатында булдылар, светофорнын эшлэу тэртибе, кагыйдэлэре hэм юл билгелэре бн таныштылар. Тэрбияче биргэн биремнэр, сораулар каршында да югалып калмадылар, дорес итеп жавап кайтардылар. ЮХИ атналыгы бик кызык hэмYзенчэлекле Yтте.
-
ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕ 18.05.2018

18 май көнне безнең балалар бакчасында үткәрелгән чыгарылыш кичәсе, тәрбиячеләр, мөгаллимнә, әти-әниләр күңелендә матур мизгелләр калдырды. Балалар үзләрен уңган, зирәк, акыллы итеп таныттылар. Белмәмеш белән төрле уеннарда катнашып, беренче имтихан тоттылар. Ә инде клоун әзерләгән фокуслардан һәммәсе дә шаккатты. Кызларның әтиләре белән әзерләнгән “Әти һәм кыз” биюе әти-әниләрнең күзәрен чылатты.Кунакка 27нче гиназиянең 3 нче А сыйныф укучысы Хафизова Зәлия дә чакырулы иде, ул балаларга белем иленә ачкыч һәм җыр бүләк итте. Икенче кечкенәләр төркеме дә бәйрәмгә ашыкты, алалар шигырьләр сөйләп , узләренең әзелгәгән бүләкләрен дә тапшырдылар. Чыгарылыш төркеме балалары да алаларга истәлекле бүләкләр әзерләгән иде. Сөенечле, моңсу мизгелләр күп булды бәйрәмдә. Бәйрәм ахырында бакча мөдире Алсу Раиф кызы балаларга һәм әти-әниләргә матур теләкләр җиткерде.
-
БАЛАЛАР БАКЧАСЫНЫҢ ӘХЛАКЫЙ – ПАТРИОТИК ТӘРБИЯ АША ҖӘМӘГАТЬ ИНСТИТУТЛАРЫ БЕЛӘН БӘЙЛӘНЕШЕ 11.05.2018

11 май көнне безнең балалар бакчасында метод җыелыш булды. Анда Вахитов районы балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм чакырылган кунаклар җыелды. Җыелышны бакчабыз мөдире Хафизова Алсу Раиф кызы башлап җибәрде. Бакчабызның әхлакый-патриотик тәрбия эшенең системасы һәм эзлеклелеге яктыртылды. Әхлакый-патриотик тәрбиядә өлкәннәрнең, бигрәк тә якын кешеләрнең үрнәге зур роль уйный. Балага безнең Җиңү үз Ватаныбызны яратканлыктан булуын аңлату мөһим. Кешеләрнең бәхете өчен үз гомерләрен кызганмаган батырларны туган ил онытмый, аларның исемнәре шәһәрләргә, урамнарга, мәйданнарга бирелә, алар хөрмәтенә һәйкәлләр барлыкка килә. Шул уңайдан Бөек Ватан Сугышы ветераннары әлеге җыелышның төп кунаклары иде. Шулай ук Казан транспорт линия идарәсенең балигъ булмаган балалар бүлекчэсе эшләре буенча өлкән инспектор Фасхутдинова Фәния Рафаил кызының һәм Казан шәҺәренең территориаль җитәкчелегенең алдынгы специалистлары Музафарова Зөлфия Вәгиз кызы белән Гайнуллина Гөлгенә Гәбделхәк кызының чыгышлары аеруча әһәмиятле булды. Алар белән тыгыз бәйләнешле эшебезне өлкән тәрбияче Гыйлметдинова Роза Алексей кызы презентация ярдәмендә исбатлап бирде.Ә инде тәрбиячеләребез, әхлакый-патриотик тәрбия максатларын үтәгәндә, тиешле шартларда һәм балаларның үзенчәлекләренә туры китерү принципларын истә тотып чыгыш ясадылар. Балалар чыгышы кунакларны таң калдырды: вальс биюләре дә, саф татар телендә шигырьләр сөйләүләре дә, җыр җырлаулары да, хәтта театраль күренеш тә патриотик хискә бирелеп роль башкарулары да. Җыелыш ахырында ветераннарга да сүз биреледе, аларга һәм килгән кунакларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
РАЙОНКҮЛӘМ ҖЫР ФЕСТИВАЛЕ 26.04.2018

26 апрель көнне “Язгы салалават күпере” дип исемләнгән фестиваль үткәрелде. Әлеге фестиваль Вахитов районы балалар бакчалары арасында, балалар иҗаты үзәгендә оештырылды. Фестивальдә бакчабызның мәктәпкәчә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче кызыбыз Юлдашева Алина “Добрая, милая мама”(Е.Астахова сүз. К.Дерр көе) җыры белән уңышлы гына чыгыш ясады.
-
ТУКАЙ КӨНЕ 26.04.2018

26нчы апрель көнне без бакчабыз белән халык язучысы Габдулла Тукайны искә алдык. Төркемнәр арасында “Без Тукай оныклары” дип аталган шигырь бәйгесе үткәрдек, ә татар теле тәрбиячесе – Гыйлметдинова Роза Алексей кызы мәктәпкәчә әзерлек төркеме белән ачык шөгыль күрсәтте. Балалар бедән бергә Г.Тукай әкиятләре геройларына карата башваткыч чиштек, “Түбәтәй” уены уйнадык, шигырьләрен сөйләдек. Ә инде шөгыль ахырында барыбыз бергә “И тугал тел” җырын җырладык.










