Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | РТ, г. Казань, ул. Хади Такташа, д. 89а |
| Телефон: | 223-01-32; 237-56-08 |
| E-Mail: | Mbdoy.89@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Вахитовского района |
| Руководитель: | Халиуллина Лейсан Ришатовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 114 ,иностранных граждан 3 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
Безопасность 17.07.2019

В связи с наступлением летнего периода, участились факты падения малолетних детей из окон квартир по месту их жительства.
Следует отметить, что все пострадавшие дети проживали в благополучных семьях. Причины падения- не выдержали москитные сетки и недосмотр со стороны родителей. В сознании малолетних детей москитные сетки создают иллюзию закрытого окна, но реально они не выдерживают веса и годовалого ребенка.
Прокуратура г. Казани просит жителей города соблюдать меры предосторожности при обращении с окнами в летний период, не оставлять малолетних детей без присмотра в комнатах с открытыми окнами, в том числе оснащенными москитными сетками.
-
Табигать почмагы 12.07.2019

Без балаларга экологик тәрбия бирүгә зур игътибар бирәбез.
Табигать белән таныштыру һәм экологик тәрбия бирү түбәндәге юнәлешләрдә алып барыла: күзәтү, шөгыльләр, хезмәт, тәҗрибәләр, әдәби әсәрләр уку, дидактик уеннар уйнау, табигый материаллар кулланып иҗат итү, экскурсияләр. Югары нәтиҗәләргә ирешү өчен табигать почмагын тулыландырып торабыз. Ел фасылын чагылдырган рәсемнәр куябыз. Балаларга табигатьнең байлыгын чиксез файдалана белергә, матурлыгын күрә белергә һәм сакчыл караш карарга өйрәтәбез. -
Уен тирәлеге 04.07.2019

Бакчада балалар өчен уен тирәлеген булдыру – төп шарт булып тора. Уен вакытында баланың акыл үсешендә генә түгел, ә шәхес буларак формалашуында да алга китеш күренә. Уендагы төрле рольләргә кереп, бала, реаль тормыштагы кешеләрнең эш - гамәлләрен кабатлый, алар арасындагы мөнәсәбәтләрне, эмоцияләрне һәм кичерешләрне уенга күчерә. Балалар уендагы рольләрне бүлешеп һәм алышынып уйныйлар, предметлар кулланып диалогик сөйләм аша аралашалар. Уен мәктәпкәчә яшьтәге бала тормышында мөстәкыйль эшчәнлекне үстерүдә зур роль уйный. Үзара мөнәсәбәтләрдә ориентлашу, күзаллауны үстерү һәм аралашу өлкәсендә дә уен киң кулланыла.
-
Тылсымлы су 28.06.2019

Буген уртанчылар төркемендә "Тылсымлы су" дигән кызыклы тәҗрибәләр үткәрелде. Макксат: балаларны суның төрле халәте белән таныштыру иде. Табигатьтә су әйләнеше турында үзенчәлекле презентация каралды, соныннан тәҗрибә ясалды.
-
Сәламәтлек саклау 21.06.2019

Балаларның сәламәтлекләрен саклау, ныгыту, балалар бакчасының төп бурычларыннан берсе булып тора. Шул уңайдан, сәламәтлек саклау атналыгы ешлыгында, "Сәламәт булыйк" дип аталаган кызыклы чара үткәрелде. Әлеге чараның максаты, балаларның сәламәт яшәү рәвешен үстерү, физкультура - сәламәтләндерү чараларына һәм спортка җәлеп итү, шулай ук сәламәтлекне саклау кагыйдәләрен искә төшерү иде.
-
Бәйге 14.06.2019

Бакчабызда тәрбияләнүче Зияутдинов Айнур, мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында "У воды без беды" дигән бәйгедә катнашып, җиңү яулады.
Котлыйбыз!
-
Сабантуй 03.06.2019

Җәйге иң матур бәйрәмнәренең берсе – Сабантуе, әлбәттә. Ә балалар бакчасында уздырылган сабантуй аеруча кызыклы үтә. Балалар бик теләп һәр ярышта катнаша, егыла-тора, әммә читкә тайпылмый. Аларны төрле уеннарда катнашуын күзәтү кызыклы. Һәркайсының җиңүче буласы килә.Төрле милли уеннар аша балаларның хәрәкәт активлыкларын үстерү һәм ныгыту, шулай ук милли бәйрәмнәргә карата хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләү, бәйрәмебезнең максаты булып тора.
-
Балаларны яклау көне 31.05.2019

Алсу гөлләргә күмелгән
Безнең тирә-як.
Гүзәл гөлләрдән дә гүзәл
Безнең бала чак... (Х.Вахит)
Балаларны яклау көне уңаеннан, безнең балалар бакчасында "Бәхетле балачак" дип исемләнгән күңелле чара үткәрелде. Әлеге чараны тәрбиячеләр кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрергә тырыштылар. Төрле уеннар, биремнәр аша балаларның белемнәрен тикшерделәр, төрле кызык хәлләрдән чыгу юлын эзләделәр.
-
Эколята 31.05.2019

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү, барыннан да элек, баланың әйләнә – тирә мохиткә - җиргә, суга, флорага, фаунага уңай мөнәсәбәтен формалаштыруга юнәлтелгән. Балаларны табигатьне яратырга һәм сакларга өйрәтү, табигать байлыкларын сакчыл куллану-экологик тәрбиянең төп бурычлары."Эколаята - мәктәпкәчә яшьтәге балалар" проекты кысаларында безнең балалар бакчасында төрле чаралар үткәрелде. Балалар «Эколята» күңелле әкият геройлары белән таныштылар. Алар урманны саклыйлар һәм анда яшәүчеләр турында кайгырталар, балаларга табигатьне якыннанрак белергә, аның белән дуслашырга һәм аны яратырга ярдәм итәләр. "Эколят» образлары ясадылар. Хәзер алар безнең «Эколята " стендында яшәүчеләр. Дусларыбыз безгә экологик эшнең барлык төрләрен оештыруда булышалар, Шалун белән күңелле уйныйбыз, китаплар укыйбыз, төрле экспериментлар үткәрәбез. Җир планетасы - безнең уртак йортыбыз, анда яшәүче һәр кеше, аның барлык кыйммәтләрен һәм байлыгын саклап, аңа кадер-хөрмәт белән карарга тиеш, дигән уртак фикергә киләбез.
-
Педсовет 28.05.2019

Бүген безнең бакчабызда педсовет утырышы үтте. Әлеге утырышта 2018-2019 нчы уку елы дәверендә тәрбия-белем бирү эшчәнлегенә анализ ясалды , шулай ук җәйге сәламәтләндерү эше планы тикшерелде һәм кабул ителде.










