Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | РТ, г. Казань, ул. Хади Такташа, д. 89а |
| Телефон: | 223-01-32; 237-56-08 |
| E-Mail: | Mbdoy.89@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Вахитовского района |
| Руководитель: | Халиуллина Лейсан Ришатовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 114 ,иностранных граждан 3 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
БАЛАЛАР БАКЧАСЫ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ КӨНЕ 27.09.2018

Бүген 27 нче сентябрь көнне барлык бакча хезмәткәрләре музыка залына җыелды, аларны балалар тарафыннан әзерләнгән бәйрәм концерты берләштерде. Һәр төркем балалары шигырьләр, җырлар, биюләр белән чыгыш ясадылар.Бакчабыз мөдире Хафизова Алсу Раиф кызы һәм өлкән тәрбиячебез Гыйлметдинова Роза Алексей кызы, бакча хезмәткәрләрен профессиональ бәйрәмнәре белән котлап матур теләкләрен җиткерделәр.
-
Педагогик профстандарт 18.09.2018

Педагогик профстандарт –мәгариф өлкәсендә махсус документ, ул педагогларның шәһси һәм һөнәри параметрларына таләпләр төзи.Закон чыгару базасын үстерүнең хәзерге этабында, педагоглар өчен профстандартларны гамәлгә кертү, хезмәт итүче гражданнарның һөнәри күнекмәләрен бәяләгәндә кайбер проблемаларның актуаль чишелеше булып тора. Элек кулланыла торган белешмәлекләр мораль искергән һәм заманча таләпләргә җавап бирми торган. Шуңа күрә, бакчабызның өлкән тәрбиячесе Гыйлметдинова Роза Алексей кызы, кертелә торган стандартлар хәл итә торган бурычлар белән таныштырды.
-
Прививка ясату кирәкме? 12.09.2018

Прививка ясауның төп максаты — авыруга каршы иммунитет булдыру, дип башлады Вахитов һәм Идел буе районының югары квалификацияле врач- педиатры Кадырметов Ринат Абдулкасымович, әти – әниләр өчен әңгәмә барышында. Нәтиҗәдә организмда теге яки бу авыруга каршы ак кан тәнчекләре ярала дип дәвам итте ул. Алар микробларны юк итә яисә көчсезләндерә. Хәзерге вакытта төрле авырулары булган балаларга ясый торган яңа төр вакциналар чыгарылды. Даими прививкалар ясау нәтиҗәсендә элек бик куркыныч булып саналган чәчәк авыруы тулысынча юк ителде дияргә була. Дифтерия, коклюш, столбняк белән авыру очраклары күпкә азайды. Ләкин әле тынычланырга иртәрәк. Чөнки ата-аналарның балаларына прививка ясатудан баш тартуы нәтиҗәсендә, бу авырулар яңадан көчәеп китәргә мөмкин дип кисәтте ул.
-
Әти - әниләр җыелышы. 04.09.2018

Бүген безнең балалар бакчасында мөгаллимнәр, тәрбиячеләр белән берлектә барлык төркем әти-әниләр җыелышы үтте. Җыелышта бакча мөдире Хафизова Алсу Раиф кызы, өлкән тәрбияче Гыйлметдинова Роза Алексей кызы чыгыш ясадылар.Алар әти-әниләрне белем бирү эшенең үзенчәлекләре, яңа уку елына мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең бурычлары белән таныштырдылар, баланың артыннан күзәтергә, аларның уңышларын һәм уңышсызлыкларын күрергә, аның үз темпларында үсәргә ярдәм итәргә өйрәтү турында бик күп мәглюмат җиткерделәр.
-
БЕЛЕМ КӨНЕ 03.09.2018

Бүген безнең балалар бакчасында белем көне билгеләп үтеледе.Яңа өметләр, яңа планнар, яңа омтылышлыр белән яңа уку елына аяк бастык. Бакчабыз мөдире Хафизова Алсу Раиф кызы һәрбарчабызга матур теләкләрен җиткерде, куйган максатларыбызга ирешеп, өметләребез акланса иде дип теләде ул. Бакчабызга кунакка Белмәмеш тә килгән иде, балалар белән уйнап, җырлап-биеп, табышмаклар чишеп бакчабызда кунак булды.
-
РЕСПУБЛИКА КӨНЕ 31.08.2018

Балалар бүген Татарстан көненә багышланган презентация ярдәмендә Республика көне турында белемнәрен искә төшерделәр, һәм шулай ук бик күп төрле шәһәрләре, истәлекле урыннары, елга-күлләре, күренекле шәһесләре турында бик күп төрле мәгълүмат ишеттеләр. Аннан Республикабыз башкаласы Казан, татар халык традицияләре, киемнәре һәм ашлары турында да әңгәмәләр корылды.
-
ПЕДСОВЕТ 27.08.2018

27 август көнне безнең балалар бакчасында педсовет утырышы үтте. Аның темасы: “2018-2019нчы уку елына балалар бакчасының эш планнарын кабул итү”. Утырышта күп төрле мөһим мәсьәләләр тикшерелде, фикер алышынды. Тәрбия һәм белем бирү процессын дөрес алып барылышына басым ясалды.
-
СПОРТ АТНАЛЫГЫ 17.08.2018

Балаларның хәрәкәт активлыгын үстерү, җитез, өлгер булу сәләтен камилләштерү, сәламәтлекләрен ныгыту-спорт атналыгының төп максаты иде. Ул балалар белән төрле спорт чаралары оештырудан тыш, төркемнәрдә әлеге темага әңгәмәләр, рәсемнәр, видеотасмалар карау белән үрелеп барды. Физик тәрбия һәм спортның үсеше, балаларның сәламәтлеген ныгыту, балалар бакчасында иң әһәмиятле бурычларның берсе булып санала. Шул уңайдан балалар белән төрле спорт ярышлары үткәрелде.Әлеге ярышларда балалар үзләрен сынатмадылар, уеннарда актив катнашып бардылар, уңай нәтиҗәләргә ирештеләр.Спорт атналыгы бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.
-
Чисталык-сәламәтлек нигезе. 10.08.2018

Балаларга сәламәт тәрбия бирү чарасы, балалар бакчасыннын башлана. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендәге эшчәнлек балаларны сәламәтләндерүгә, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга юнәлтелгән. Шул уңайдан элеге атна “Чисталык атналыгы” итеп билгеләнгән иде. Бүген исә, балалар Корней Чуковскийның «Мойдодыр» әкияте белән танышты, ә инде кемнәр бу әкиятне белә, исләренә төшерде. Шулчак, рәсемдәге шапшак малай экранда пәйдә булды. Элеге сюжетны караганнан сон, эчтәлеге буенча сораулар бирелде,әңгәмә корылды. Чисталык атналыгы балалар өчен күңелле дә, файдалы да булды.
-
Әти - әниләр җыелышы. 09.08.2018

Балалар бакчасы һәм гаилә бердәм булырга тиеш, дип башлады сүзне бакча мөдире Хафизова Алсу Раиф кызы. Тәрбия эшчәнлегендә әти-әниләрнең роле мөһимлеген ассызыклады, балага дөрес тәрбия бирү- тормышның иң кирәкле өлкәсе икәнлегенә басым ясады. Әлеге җыелыш барышында адаптация чорындагы кыенлыклар турында, белем бирү һәм тәрбия эше турында әти-әниләр белән фикерләр алышынды. Шулай ук өлкән тәрбияче Гыйлметдинова Роза Алексей кызының һәм шәфкать туташы Латыпова Алинә Данил кызының да чыгышлары, әти-әниләр өчен файдалы булды.










