Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | РТ, г. Казань, ул. Хади Такташа, д. 89а |
Телефон: | 223-01-32; 237-56-08 |
E-Mail: | mbdou89a@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Вахитовского района |
Руководитель: | Халиуллина Лейсан Ришатовна |
Год основания учреждения: | 2014 |
У нас учатся: | 128 ,иностранных граждан 6 |
У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
БЕЛЕМ КӨНЕ 03.09.2018
Бүген безнең балалар бакчасында белем көне билгеләп үтеледе.Яңа өметләр, яңа планнар, яңа омтылышлыр белән яңа уку елына аяк бастык. Бакчабыз мөдире Хафизова Алсу Раиф кызы һәрбарчабызга матур теләкләрен җиткерде, куйган максатларыбызга ирешеп, өметләребез акланса иде дип теләде ул. Бакчабызга кунакка Белмәмеш тә килгән иде, балалар белән уйнап, җырлап-биеп, табышмаклар чишеп бакчабызда кунак булды.
-
РЕСПУБЛИКА КӨНЕ 31.08.2018
Балалар бүген Татарстан көненә багышланган презентация ярдәмендә Республика көне турында белемнәрен искә төшерделәр, һәм шулай ук бик күп төрле шәһәрләре, истәлекле урыннары, елга-күлләре, күренекле шәһесләре турында бик күп төрле мәгълүмат ишеттеләр. Аннан Республикабыз башкаласы Казан, татар халык традицияләре, киемнәре һәм ашлары турында да әңгәмәләр корылды.
-
ПЕДСОВЕТ 27.08.2018
27 август көнне безнең балалар бакчасында педсовет утырышы үтте. Аның темасы: “2018-2019нчы уку елына балалар бакчасының эш планнарын кабул итү”. Утырышта күп төрле мөһим мәсьәләләр тикшерелде, фикер алышынды. Тәрбия һәм белем бирү процессын дөрес алып барылышына басым ясалды.
-
СПОРТ АТНАЛЫГЫ 17.08.2018
Балаларның хәрәкәт активлыгын үстерү, җитез, өлгер булу сәләтен камилләштерү, сәламәтлекләрен ныгыту-спорт атналыгының төп максаты иде. Ул балалар белән төрле спорт чаралары оештырудан тыш, төркемнәрдә әлеге темага әңгәмәләр, рәсемнәр, видеотасмалар карау белән үрелеп барды. Физик тәрбия һәм спортның үсеше, балаларның сәламәтлеген ныгыту, балалар бакчасында иң әһәмиятле бурычларның берсе булып санала. Шул уңайдан балалар белән төрле спорт ярышлары үткәрелде.Әлеге ярышларда балалар үзләрен сынатмадылар, уеннарда актив катнашып бардылар, уңай нәтиҗәләргә ирештеләр.Спорт атналыгы бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.
-
Чисталык-сәламәтлек нигезе. 10.08.2018
Балаларга сәламәт тәрбия бирү чарасы, балалар бакчасыннын башлана. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендәге эшчәнлек балаларны сәламәтләндерүгә, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга юнәлтелгән. Шул уңайдан элеге атна “Чисталык атналыгы” итеп билгеләнгән иде. Бүген исә, балалар Корней Чуковскийның «Мойдодыр» әкияте белән танышты, ә инде кемнәр бу әкиятне белә, исләренә төшерде. Шулчак, рәсемдәге шапшак малай экранда пәйдә булды. Элеге сюжетны караганнан сон, эчтәлеге буенча сораулар бирелде,әңгәмә корылды. Чисталык атналыгы балалар өчен күңелле дә, файдалы да булды.
-
Әти - әниләр җыелышы. 09.08.2018
Балалар бакчасы һәм гаилә бердәм булырга тиеш, дип башлады сүзне бакча мөдире Хафизова Алсу Раиф кызы. Тәрбия эшчәнлегендә әти-әниләрнең роле мөһимлеген ассызыклады, балага дөрес тәрбия бирү- тормышның иң кирәкле өлкәсе икәнлегенә басым ясады. Әлеге җыелыш барышында адаптация чорындагы кыенлыклар турында, белем бирү һәм тәрбия эше турында әти-әниләр белән фикерләр алышынды. Шулай ук өлкән тәрбияче Гыйлметдинова Роза Алексей кызының һәм шәфкать туташы Латыпова Алинә Данил кызының да чыгышлары, әти-әниләр өчен файдалы булды.
-
КЕЛӘТ ЭЗЛИБЕЗ 02.08.2018
Табигать атналыгы ешлыгында, балалар белән бакча тирәли келәт эзләргә булдык. Кызык, келәтнең кая яшерелгәнен беркем белми, ә юлны күрсәтүче карта, пират кулында, ә пират безнең балалар бакчасына килде. Келәт эзләр өчен, түбәндәге максатларныны үтәргә кирәк: балаларның сөйләм теле күнекмәләрен үстерергә, аралашу чараларын арттырырга, бер-береңә карата ихтирамлы, дус мөнәсәбәттә булырга, фикерләү сәләтен арттырырга һәм бакча мәйданы ешлыгында үз-үзеңне тота белергә. Элеге максатларны дөрес үтәп барсак, картада билгеләнгән биремәрне чишеп, келәтнең кайда икәнен табып булачак. Ә без шулай эшләдек тә, келәт табылды... Димәк без балалар белән барлык биремнәрне дә, максатларны да дөрес үтәгәнбез.
-
МИЛЛИ БӘЙРӘМ - САБАНТУЙ! 24.07.2018
Сабантуйлар инде тәмамланган булса да, безнең балалар бакчасында ул милли бәйрәмнәр атналыгы ешлыгында уздырылды. Бу көнне балалар түземсезлек белән көтеп алдылар, чөнки бәйрәмгә кунакка әкияти геройлар – су анасы белән шүрәле килде. Балалар аларны милли ризыгыбыз- чәк-чәк белән каршы алды. Аларның да балаларга бүләкләре бар иде. Төрле-төрле уеннар белән бакча мәйданы гөрләп торды. Капчык киеп йөгереш, аркан тартыш, чүлмәк ватыш һәм башка кызыклы уеннарда балалар үзләрен сынатмады. Балаларны Сабантуе бәйрәме белән якыннан таныштыру, килеп чгышын, ни өчен “Сабантуй” дип аталуын анлату, милли уеннар аша хәрәкәт активлыкларын үстерү һәм ныгыту, балаларда милли бәйрәмнәргә карата хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләү – атналыкның төп бурычлары иде. Бәйрәмебез бик күңелле үтте.
-
Икмәк атналыгы 20.07.2018
Безнең балалар бакчасында икмәк атналыгы үтте. Балалар икмәкнең ничек килеп чыгышы, аны җитештерүдә нинди һөнәр ияләре катнашуы турында тәрбиячеләр тарафыннан ясалган презентация карадылар. Һәр төркемдә “Икмәк” альбомы ясалган, шул альбомнар ярдәмендә балалар белән әңгәмәләр үткәрелде, табышмаклар чишелде, һәм фотосүрәтләр каралды. Атналыкның максаты: балаларда игенче хезмәтенә хөрмәт, икмәккә сак караш тәрбияләү, икмәкнең һәркемгә кирәклеген төшендерү.
-
ЮМОР ҺӘМ КӨЛКЕ АТНАЛЫГЫ 13.07.2018
Балалар бакчасында көлке һәм юмор көнен билгеләп үтү матур традициягә әверелеп бара. У 1 апрель көнне генә түгел, ә җәйге вакытта да үткәрелә. Юмор һәм көлке атналыгы ешлыгында безнең балалар бакчасында төрледән-төрле кызыклы чаралар үткәрелде. Иң мөһиме, алар өчен тәрбиячеләр тарафыннан яхшы кәеф бүләк итү.Клоун белән үткәрелгән төрле уеннар балалар өчен аеруча кызыклы булды. Балаларда кызыклы уеннар аркылы, иҗади сәләтләрен ачу, тапкырлыкларын арттыру, күңел ачу чарасы буларак, сәламәтлекләрен ныгыту, кызыклы уеннарда актив катнашуларына ирешү атналыкның төп бурычлары иде.