Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | РТ, г. Казань, ул. Хади Такташа, д. 89а |
| Телефон: | 223-01-32; 237-56-08 |
| E-Mail: | Mbdoy.89@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Вахитовского района |
| Руководитель: | Халиуллина Лейсан Ришатовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 114 ,иностранных граждан 3 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
Метод җыелыш 21.11.2018

Бүген безнең балалар бакчасында “ФДБСна нигезләнеп, хәзерге заман балалар бакчасы шартларында ата-аналар белән эш” дигән темага метод җыелыш үткәрелде. Әти-әниләр, гаиләдә сакланган төрле милләт горыф-гадәтләрен, уеннар, җырлар, биюләр аша таныштырдылар. Балалар бакчасындагы яшәеш, гаилә институтыннан башка күзаллап булмавын ачык сизелде. Мөгаллимнәр һәм гаилә бердәм булырга тиеш, бу бакча тормышында иң мөһим саналган эш. Тәрбиячеләр һәм мөгаллимнәрнең профессиональ эше, еллар буе үз куллары белән ясалган лепбуклар аша, театраль тасфирламалар аша, җыр –биюләр белән үрелеп барган чыгышлар аша исбатланды. Моны җыелышка килгән кунаклар үз күзләре белән күрә алдылар. Без үз эшебез белән, бедәм гаилә булуыбыз белән һәм бакчабыз белән горурланабыз.
-
Әңгәмә 19.11.2018

Юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу атналыгы кысаларында , бүген безнең бакчабызда мөгалимнәр һәм тәрбиячеләр арасында ГБУ БДДГның алдынгы белгече Музаффарова Зөлфия Вагиз кызы, әңгәмә алып барды.
-
Җәяүле кичү 16.11.2018

Бүген бездә кунакта ГБУ БДДГның алдынгы белгече Музаффарова Зөлфия Вагиз кызы булды.Ул балаларга юл хәләкәте иминлеге турында әңгәмә алып барды. Балалар “Сфетофор”, “Җәяүле кичү” дигән анимацион сюжет карадылар. Әлеге очрашудан балалар да, тәрбиячеләр дә кәнәгать калдылар.
-
Семинар-практикум 15.11.2018

15нче ноябрь көнне безнең балалар бакчасында,"Логопед шөгыльләрендә татар телен укыту процессын оештыру"дигән темага, Казан Федераль Университетында белем алучы укытучы-логопедлар арасында семинар-практикум үтте. Семинарның җитәкчесе , ГАОУ ДПО "ИРО РТ" ның коррекция һәм инклюзив белем бирү лабораториясе мөдире , Морозова Алла Наил кызы.
-
СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК - 2019 14.11.2018

-
Квест-уен "Лорд йозагы" 07.11.2018

Бүген мәктәпкәчә әзерлек төркеме тәрбиячесе Устимова Аида Александр кызы, мөгаллимнәр арасында "Лорд йозагы" диа аталаган квест- уен үткәрде.Аның максаты- уйлап чыгару мөмкинлекләрен ачу, танып-белү һәм фикерләү активлыгын үстерү. Уен инглиз фольклоры кысаларында оештырылды. Төрле биремнәр аша пазллар җыйдык, хайваннар дөньясын күзәттек, күмәк сүрәт ясадык,мнемо-таблицалар ярдәмендә төрле биремнәр чиштек. Һәр дөрес бирем өчен, мәрҗән бөртекләре бирелде.Ә уен ахырында мәрҗәннәрдән "THANK YOU" (рәхмәт) дигән сүз төзелде. Квест-уен бик үзенчәлекле үтте.
-
Без салымнар түлибез, без киләчәк төзибез! 02.11.2018

-
Эшлекле уен 31.10.2018

Буген мөгаллимнәр арасында укытучы-логопед Чироева Ольга Николай кызы, “Югалган утрауга сәяхать» дип исемләнгән эшлекле уен үткәрде. Аның максаты - мөгаллимнәрнең федераль дәүләт белем бирү системасының төп нигезләмәләрен һәм принципларын белүдә, фикер йөртү эшчәнлеген активлаштыру; креатив һәм иҗади фикерләүне үстерүгә ярдәм итүче шартлар тудыру. Нәкъ менә шундый эш барышында, төрле мәгълүматларны механик рәвештә туплану түгел, ә чынбарлык өлкәсендә эшчәнлек алып бару бара. Балаларның белем бирү өлкәсе өчен борчылырга урын юк, чөнки алар янында чын профессионаллар эшли.
-
Бәйге 30.10.2018

Бакчабыздагы төркемнәр арасында , сюжетлы-рольле уеннар почмаклары арасында бәйге игълан ителгән иде. Бүген аңа нәтиҗә ясалды.Әлеге бәйгедә, "Тәмлүшкәләр" 2 нче мәктәпкәчә әзерлек төркеме җиңеп чыкты. Тәрбиячеләре Бикмуллина Йолдыз Раушан кызы белән Фатыйхова Алсу Данил кызы диплом белән бүләкләнде.
Котлыйбыз!
-
Бездә кунакта " Рубин "ның балалар тренеры 26.10.2018

Бездә бүген кунакта " Рубин" футбол клубының балалар тренеры Хәйруллин Рушан Рим улы булды. Ул өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре өчен сынау күнегүләре үткәрде. Балалар эстафеталарда катнаштылар, туп белән мөрәҗәгать итә белүләрен, җитезлекләрен һәм чыдамлыкларын күрсәттеләр. Тренер футбол белән шөгыльләнергә теләүчеләрне, аларның күнекмәләрен һәм активлыгын карады.
Балалар бик канәгать калды, күпләр футбол түгәрәгенә йөрү теләген белдерделәр.










