Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | РТ, г. Казань, ул. Хади Такташа, д. 89а |
| Телефон: | 223-01-32; 237-56-08 |
| E-Mail: | Mbdoy.89@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Вахитовского района |
| Руководитель: | Халиуллина Лейсан Ришатовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 114 ,иностранных граждан 3 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
ТАТАРСТАННЫҢ ХАЛЫК ШАГЫЙРЕ РОБЕРТ МИҢНУЛЛИННЫҢ 70 ЯШЬЛЕК ЮБИЛЕЕНА БАГЫШЛАНГАН ОЧРАШУ 20.04.2018

20 апрель көнне безнең балалар бакчасында Татарстанның һәм Башкортыстанның халык шагыйре Р.Миңнуллинның 70 яшьлек юбилеена багышланган очрашу булды. Әлеге очрашуга Казан шәһәренең үзәк китапханәсе белгечләре- Гаязова Сария Равилевна белән Москалева Клара Фаизовна һәм 27нче татар гимназиясенең 3нче сыйныф укучылары белән сыйныф җитәкчеләре Зухра Рашидовна килде. Әлеге очрашуда без үзебез төзегән һәм сәхнәләштергән “Серле бер көн” дип исемләнгән спектакль курсәттек. Соңыннан китапханә белгечләренә һәм гимназия укучыларына сүз бирелде. Алар Р.Миңнуллинның шигырьләрен сөйләделәр.Очрашуыбызны гимназиянең “Ләйсән” вокал ансамбле җыр белән йомгаклады. Җитәкчеләре Гатауллина Венера Дамировна. Бакчабыз гимназия һәм китапханә белән бәйле эшләрен киләчәктә дә дәвам итәчәк. Әлеге очрашудан һәммәбез дә канәгать калдык.
-
РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ I ШӘҺӘРАРА КОНФЕРЕНЦИЯ 02.04.2018

Конференция Казан шәһәре Идел буе районының 88нче урта мәктәбендә уздырылды. Әлеге конференциянең ачылу тантанасында “Әни кирәк” җыры белән бакчабыз мөдире Хафизова Алсу Раиф кызы һәм музыка җитәкчесе Илзирә Фәнис кызы, бакабызда тәрбияләнүче балалар белән уңышлы гына чыгыш ясады – залда утыручыларның күзләре чыланды...Чыгышыбызны бик югары бәяләделәр, алкышларга күмделәр... Балалар Роберт Миңнуллинга чәк-чәк бүләк иттеләр.Бакчабызда балалар Роберт Миңнуллин иҗаты белән һәрдаим танышып торалар. Иртәләрдә аның шигырьләрен сөйлиләр, җырларын башкаралар. Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин иҗаты белән кызыксыну бакчабызда дәвам итәчәк.
-
НӘҮРҮЗ МӨБӘРӘК БУЛСЫН! 21.03.2018

21 март көнне безнең балалар бакчасында “Нәүрүз” күнел ачу чарасы үткәрелде. Балаларны татар халкының милли бәйрәме – Нәүрүз бәйрәме белән таныштыруны дәвам итү, халкыбызның борынгы уеннары аша балаларда йола-бәйрәмнәргә карата кызыксыну, хөрмәт хисләре тәрбияләү, әлеге чараның төп максаты иде. Елмаюлар чәчеп, шатлыклы күз карашлары белән балалар залга кереп тулды. Бәйрәм барышында җырлар җырлана, биюләр башкарыла, балалар белән күңелле уеннар уйнала, шигырьләр сөйләнә. Һәм әлбәттә инде бәйрәмнең төп хуҗасы – Нәүрүз килә, бәйрәм ахырында балаларга күчтәнәчләр өләшә. Ә Нәүруз ролендә 6нчы “Алтын ачкыч” төркемендә тәрбияләнүче Хисметова Кәримәнең әнисе - Динара Айратовна чыгыш ясады. Шулай ук бакчабыз мөгаллиме, өлкән тәрбияче Роза Гыйлметдинова бүре ролендә иде. Күнел ачу чарасы бик күнелле үтте.
-
21.03.2018

21 март көнне, безнең балалар бакчасына «Рубин» футболчысы килде. Ул 3нче төркем балаларын алды. Аларга төрле күнегүләр, уеннар күрсәтте. Кызыклы уеннар уйналды. Ул беренче, балаларның үз-үзләрен ничек тотуларына игътибар итте. Күнегүләр башкарганда кайсы малар җитезрәк, күнегүләрне җитезрәк, төгәл башкаруларын исәпкә алып, малайларны сайлап алды һәм «Рубин» стадионына килергә кирәклеген әйтте.
Балалар күнегүләр, уеннар уйнаганнан соң бик кәнәгать калдылар.
-
Балалар бакчасында 8 нче март иртәләре 06.03.2018

Язның беренче көннәре һәрберегезгә матур елмаюлар һәм бик күп күңелле минутлар бүләк итә.Яз килү белән бар дөнья җылылык белән тула. Бүген безнең балалар бакчасында 8 март иртәләре уздырылды. Балалар әниләренә котлауларын җырлар, шигырьләр аша җиткерделәр. Һәрберсенең йөзендә елмаю,шатлык бөркелә иде. Бәйрәмнәр бик күңелле үтте.
-
Комлектование групп на 2018-2019 учебный год
01.03.2018
Уважаемые родители!
01 апреля 2018 года начинается комплектование детского сада на ановый 2018-2019 учебный год. Комлектование учреждения будеть осуществляться через руспубликанскую систему АИС "Электронный детский сад". Запланирование прием в детский сад детей следующих возрастных категорий:
Возрастная категория
Количество свободных мест
3-4
25
4-5
3
5-6
-
6-7
6
Напоминаем о небходимости отслеживания очередности ребенка на Портале государственных и муниципальных услуг РТ. Срок действия статуса "направлен в ДОУ№..."- 30 дней.
-
"Җирне, күкне һәм диңгезне саклаучылар" 22.02.2018

Уртынчылар төркемендә балаларга 23 нче февраль-Ватанны Саклаучылар көненә багышланган презентация күрсәтелде. Презентацияның максаты- балаларда туган илгә һәм Россия Армиясенә хөрмәт итү,горурлык хисе тәрбияләү. Җирне, күкне һәм диңгезне саклаучылар турында белем бирү, аларның мөһимлеген аңлату.
-
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Минем әти” дип аталган спорт бәйгесе 21.02.2018

Безнең 89 номерлы балалар бакчасында,21 февраль көнне Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Минем әти” дип аталган спорт бәйгесе узды. Бәйгедә 4 төркем балалары hәм аларнын әтиләре,бабалары катнашты.Безнен әтиләр hәрберсе эмблема белән девиз уйлап килгән иде. Әтиләр белән спортка кагылышлы бәйгеләр үткәрелде: обруч белән,туп hәм кегллар ярдәмендә көч сынаштылар. Ә ңюри әгъзалары аларнын чыгышларын бәяләп бардылар. Бәйрәм азагында балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды,дипломнар белән бүләкләнделәр. Ә инде балалар әтиләренә ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Әтиләр көненә багышланган бәйрәмебез бик кызыклы утте.
-
“МУСА АБЫЙ – БАЛАЛАРНЫҢ ЯКЫН ДУСТЫ” 15.02.2018

15 февраль көнне балалар белән Муса Җәлилнең туган көнен искә алып үттек. Муса Җәлил - Советлар Союзы Герое, атаклы татар совет шагыйре. Әгәр дә исән булса, аңа 107 яшь булган булыр иде. Җәлил атналыгында аның әсәрләрен уку, иҗаты һәм тормышы белән таныштыру, шагыйрьнең шигырьләрен дөрес, аңлап сәнгатьле итеп сөйләү күнекмәләрен үстерү максатлары куела. Шагыйрь әсәрләрендәге геройлар кебек илгә, халыкка тугърылыклы, намуслы, дус, бердәм булып үсәргә өйрәтү – төп бурычларыбызның берсе. Балалар М.Җәлил геройлары ярдәмендә уңай һәм тискәре сыйфатларны аерырга өйрәнәләр. Муса Җәлил иҗатын өйрәнү бүгенге көндә бигрәк тә актуаль. Аның патриотик хисләр белән сугарылган шигырьләре туган илен яратучы, үз халкына тугъры калучы шәхесләр тәрбияләргә ярдәм итә. Укылган шигырьләр буенча рәсемнәр ясау – балаларның яраткан шөгыле булып тора.
-
“ДӘҮ ӘНИНЕҢ ТУГАН КӨНЕ” 07.02.2018

7 февраль көнне балалар бакчасында “Дәү әнинең туган көне” дип исемләнгән күңелле чара үткәрелде. Һәрь төркемдә дә тәрбиячеләр дәү әнинең нинди кеше булуын, олыларга карата хөрмәт – ихтирамлы булу һәм туган көне уңаеннан сөендерү өчен нинди чаралар куллынып булуы турында әңгәмә кордылар. Ә әбекәй үзенең туган көнен балалар белән бергә үткәрү өчен, безнең балалар бакчасына ашыкты. Туган көне уңаеннан балаларга күчтәнәч тә өләште, ә балалар аның өчен “Ак калач” җырын җырладылар, үз куллары белән ясаган бүләк тә тапшырдылар. Балаларга әбекәй белән очрашу бик уңай тәэсир калдырды, аның белән аралашу, бүләк әзерләү балалар өчен бик зур сөенеч тудырды.










