Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | РТ, г. Казань, ул. Хади Такташа, д. 89а |
| Телефон: | 223-01-32; 237-56-08 |
| E-Mail: | Mbdoy.89@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Вахитовского района |
| Руководитель: | Халиуллина Лейсан Ришатовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 124 ,иностранных граждан 6 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38 39 40 >>
-
ШАЯН ТВ КАНАЛЫ БЕЗДӘ КУНАКТА 03.12.2018

Бүген 03 декабрь көнне безнең балалар бакчасына Шаян ТВ балалар каналы килде. Алар “Бергәләп өйрәник” һәм “Кичке әкиятләр” тапшыруы өчен репортаж төшерделәр, балаларга төрледән-төрле кызыклы сораулар бирделәр. Ә нинди сораулар биргәннәрен, Шаян ТВ каналынан карап белерсез.
-
Әниләр көне 30.11.2018

"Әниләр көне"- иң матур бәйрәмнәрнең берседер, мөгаен. Бүген безнең бакчабызда әниләргә багышланган бәйрәм уздырылды. Бәйрәм белән котлап балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар, биюләр башкардылар. Әниләребез белән кызыклы уеннар да оештырдылар. Үз куллары белән эшләнгән бүләкләр тапшырдылар. "Әни һәм ул" биюе әниләләребезнең күзләрен чылатты. Бәйрәмебез бик күңелле үтте.
-
Мастер-класс 28.11.2018

Бүген мәктәпкәчә әзерлек төркеме тәрбиячесе Фатыхова Алсу Данил кызы, мөгаллимнәр арасында "Пластилинография" дип аталган мастер - класс күрсәтте. Аның максаты: традицион булмаган рәсем белән таныштыру, пластилиннан шприц ярдәмендә жгутиклар ясау, жгутиклардан апликацияләр ясарга өйрәнү.
-
Бәйге 26.11.2018

Бүген безнең балалар бакчасында, төркемнәр арасында, УМК-татар теле почмагына бәйге оештырылды. Бәйгедә "Алан" мәктәпкәчә әзерлек төркеме җиңү яулады. Тәрбиячеләре Самигуллина Гөлчәчәк Нәкыйп кызы һәм Мартемьянова Регина Алексей кызы.
Котлыйбыз!
-
Метод сәгать 21.11.2018

Бүген безнең балалар бакчасында, ФДБС шартларында “Физик үсеш буенча эшчәнлекне оештыру үзенчәлекләре” дигән темага метод сәгать үткәрелде. Организмның терәк-хәрәкәт системасын дөрес формалаштыруда, кул чукларының төгәл хәрәкәтләр ясау (эре һәм вак предметлар белән эш итү) күнекмәләрен ныгытуга, төп хәрәкәтләрне (йөрү, йөгерү, сикерү, як-якка борылуны) организмга зыян килмәслек итеп дөрес башкаруга юнәлтелгән күнегүләр ясауда тәҗрибә туплау турында арлаштык.
-
Метод җыелыш 21.11.2018

Бүген безнең балалар бакчасында “ФДБСна нигезләнеп, хәзерге заман балалар бакчасы шартларында ата-аналар белән эш” дигән темага метод җыелыш үткәрелде. Әти-әниләр, гаиләдә сакланган төрле милләт горыф-гадәтләрен, уеннар, җырлар, биюләр аша таныштырдылар. Балалар бакчасындагы яшәеш, гаилә институтыннан башка күзаллап булмавын ачык сизелде. Мөгаллимнәр һәм гаилә бердәм булырга тиеш, бу бакча тормышында иң мөһим саналган эш. Тәрбиячеләр һәм мөгаллимнәрнең профессиональ эше, еллар буе үз куллары белән ясалган лепбуклар аша, театраль тасфирламалар аша, җыр –биюләр белән үрелеп барган чыгышлар аша исбатланды. Моны җыелышка килгән кунаклар үз күзләре белән күрә алдылар. Без үз эшебез белән, бедәм гаилә булуыбыз белән һәм бакчабыз белән горурланабыз.
-
Әңгәмә 19.11.2018

Юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу атналыгы кысаларында , бүген безнең бакчабызда мөгалимнәр һәм тәрбиячеләр арасында ГБУ БДДГның алдынгы белгече Музаффарова Зөлфия Вагиз кызы, әңгәмә алып барды.
-
Җәяүле кичү 16.11.2018

Бүген бездә кунакта ГБУ БДДГның алдынгы белгече Музаффарова Зөлфия Вагиз кызы булды.Ул балаларга юл хәләкәте иминлеге турында әңгәмә алып барды. Балалар “Сфетофор”, “Җәяүле кичү” дигән анимацион сюжет карадылар. Әлеге очрашудан балалар да, тәрбиячеләр дә кәнәгать калдылар.
-
Семинар-практикум 15.11.2018

15нче ноябрь көнне безнең балалар бакчасында,"Логопед шөгыльләрендә татар телен укыту процессын оештыру"дигән темага, Казан Федераль Университетында белем алучы укытучы-логопедлар арасында семинар-практикум үтте. Семинарның җитәкчесе , ГАОУ ДПО "ИРО РТ" ның коррекция һәм инклюзив белем бирү лабораториясе мөдире , Морозова Алла Наил кызы.
-
СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК - 2019 14.11.2018











