Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | РТ, г. Казань, ул. Хади Такташа, д. 89а |
| Телефон: | 223-01-32; 237-56-08 |
| E-Mail: | Mbdoy.89@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Вахитовского района |
| Руководитель: | Халиуллина Лейсан Ришатовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 114 ,иностранных граждан 3 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Бездә кунаклар 17.05.2019

Бүген безнең бакчабызда кунакта, Казан шәһәре транспорт линиясенең алдынгы белгечләре – балигъ булмаган балалар бүлекчәсе эшләре буенча өлкән инспектор Фасхутдинова Фәния Рафаил кызы, сержант полиции, дзюдо буенча спорт мастеры Антоновский Никита Игор улы, полиция капитаны Галимуллин Булат Камилович һәм СМИ белгече Нургалиева Фәния Нурулла кызы булдылар. Алар балалар белән җәйге ял алдыннан тимер юл транспорт объектларында шәхси куркынычсызлык кагыйдәләре турында әңгәмә кордылар. Шулай ук, хокук тәртибе хезмәткәрләре белән иртәнге зарядка күнегүләрен дә ясадылар. Кунакларга бик зур рәхмәтебезне әйтеп, кабаттан шундый очрашулар көтеп калабыз.
-
Әти - әниләр җыелышы 14.05.2019

Бүген безнең бакчабызда уку елына йомгак ясап, әти-әниләр җыелышы үткәрелде.
-
Метод берләшмә 06.05.2019

Безнең балалар бакчасында патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. Балалар илебезнең мөһим тарихи вакыйгалары белән таныша. Кече яшьтән үк балалар үзләренең бәхетле булулары белән кемгә бурычлы булуларын белергә тиеш. Без балаларга кыюлык, көч, батырлык, игелеклелек, Ватанга мәхәббәт, кешеләргә, бигрәк тә Ватаныбызны саклаучыларга ихтирамлы мөнәсәбәт кебек сыйфатлар тәрбияләргә тырышабыз. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлакый-патриотик тәрбия бирүнең төп шарты-өлкән буын белән тыгыз бәйләнеш тудыру. Ветераннар белән очрашулар һәм әңгәмәләр балаларга яхшы йогынты ясый. Шул уңайдан бүген безнең балалар бакчасында “Патриотик тәрбия бирү буенча балалар бакчасының социаль партнеролар белән бәйләнеше” дигән темага метод берләшмә оештырлды. Вахитов районы балалар бакчаларының тәрбиячеләре чакырылды. Ә инде берләшмәнең төп кунаклары, әлбәттә, ветераннар иде. Бакчабыз мөдире Хафизова Алсу Раиф кызы, балалар бакчасының башка институтлар белән бердәм эш алып барылуы турында сөйләде. Кунаклар арасында, Казан транспорт линия идарәсенең балигъ булмаган балалар бүлекчэсе эшләре буенча өлкән инспектор Фасхутдинова Фәния Рафаил кызының һәм Казан шәҺәренең территориаль җитәкчелегенең алдынгы специалисты Музафарова Зөлфия Вәгиз кызы, 27 нче татар гимназиясенең мөгаллиме Галлямова Земфира Шамил кызы чыгышлары аеруча әһәмиятле булды. Берләшмә режим вакытлары, патриотик хискә бирелеп башкарылган театраль күренешләр, саф татар телендә җырлар , шигырьләр, биюләр белән урелеп барды. Кунакларга бакчабыз тарафыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Кирәкми безгә кан кою, кирәкми безгә сугыш!
Безнең теләк якты, матур, тыныч хезмәт һәм тормыш. (Ә. Исхак)
-
Мәктәп белән балалар бакчасының бәйләнеше 27.04.2019

Балаларның балалар бакчасында үз-үзләрен тотышлары, үз-үзләренә бәя бирүләре формалаша, ә бу мәктәптә ныклы белем алу өчен төп юнәлеш булып тора. Алар мәктәпкә барганда ныклы ышаныч белән баралар. Бу төр эшчәнлек белән алар мәктәп системасына бик тиз һәм җиңел ияләшәләр. Бу аларның балалар бакчасында алган белем-тәрбияләренә нигезләнә. Бакча тәрбиячеләренең һәм беренче сыйныф белән эшләүче мөгаллимнәрнең эш тәҗрибәләре белән уртаклашу өчен, бүген безнең бакчабызның мәктәпкәчә әзерлек төркеме тәрбиячеләре, 27нче татар гимназиясендә кунакта булып кайттылар.
-
Без Тукай оныклары 26.04.2019

“И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы”Г.Тукай
Татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның туган көне уңаеннан, безнең балалар бакчасында,“Без Тукай оныклары” дип аталган шигырь бәйгесе үткәрелде. Бәге алдыннан, аның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру эшен дәвам итʏ, аның кʏпкырлы иҗатына мәхәббәт тәрбияләү төп максат итеп алынды.Атналык дәвамында, аның әкиятләренә, шигырьләренә карата рәсем бәйгесе, кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Татар теле тәрбиячесе Гыйлметдинова Роза Алексей кызы, шагыйрьнең ижаты турында балаларга презентация күрсәтте. Шигырь бәйгесендә һәр төркем балалары бик теләп катнашты, җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнде.
-
Бәйге 25.04.2019

Безнең балалар бакчасының мәктәпкәчә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Юлдашем Әмир, боек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына багышлап уздырылгын шигырь бәйгесендә катнашып, район күләмендә III урынга лаек булды.
Котлыйбыз!
-
Бәйге 24.04.2019

Бакчабызның мәктәпкәчә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Гудкова Виктория, район күләмендә үткәрелгән шигырь бәйгесендә "Лучшее воплощение поэтического образа" номинациясендә җиңү яулады.
Котлыйбыз!
-
"Язгы салават күпере" фестивале 23.04.2019

Бүген, Казан шәһәренең халыклар дуслыгы йортында "Язгы салават күпере" фестивале оештырылды. Әлеге фестивальдә, безнең балалалар бакчасының мәктәпкәчә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче кызларыбыз Казанина Алина белән Нигъматуллина Сабина, "Яз килә" җыры белән уңышлы гына чыгыш ясадылар.
-
Өмә (Субботник) 20.04.2019
Бүген безнең балалар бакчасында территорияне санитар чистарту буенча өмә үткәрелде. Мондый өмәләр бездә регуляр төстә үткәрелә. -
Очрашу 18.04.2019

Бездә бүген кунакта Казан шәһәренең территориаль җитәкчелегенең алдынгы белгече Музаффарова Зөлфия Вәгыйз кызы булды. Ул балаларның юлларда хәвефсез йөрү кагыйдәләрен ничек белүләрен ачыклау өчен төрле башваткычлар, сораулар, биремнәр алып килде. Җәмәгать транспортларында үз-үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен искә төшерде. Бакчабызның ЮХИ почмагына һәм балаларга истәлекле бүләкләр – яктылык кайтаргычлар бүләк итте.










