Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа имени А.А.Ахунзянова Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | Sbs.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1926 |
| У нас учатся: | 76 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа имени А.А.Ахунзянова Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
Лагерьның унберенче көне 13.06.2014

"Дуслык"та 11 көн. Кояш болытлар артына качса да, тәрбиячеләр балаларга күңелсезләнергә ирек куймады. Бүген лагерьда "Кем тапкыр, кем зирәк?" бәйгесе узды. Математиклар өчен үзләрен сынап карарга менә дигән мөмкинлек булды ул. Бәйгенең җиңүчесе -"Кояшкай" отрядыннан Хусаинов Динар. Юл хәрәкәте иминлеге буенча уздырылган рәсем конкурсында ике отряд та бик теләп катнашты. Иң оста рәссамнар дип Мөхәммәтова Иллария, Сөләйманова Динә, Хуҗиәхмәтов Язнур табылды. Тыгыз эш көне күңелле уеннар белән тәмамланды. Балаларга "Лошади скачут", "Су анасы" уеннары бик ошады. Лагерьдан алар яхшы кәеф белән таралдылар.
-
Лагерьның унынчы көне 12.06.2014

Бүген "Дуслык" лагеренда Россия көне билгеләп үтелде. Бәйрәм уңаенннан вожатый Шарифуллина В.М.балалар белән "Дәүләт символларын беләсеңме?" темасына җыен үткәрде. Җыен, гадәттәгечә,сәламләүдән башланды.Игътибарлылыкка уен вакытында пазллардан дәүләт символларын төзеделәр. Җыеннның төп өлеше "Мин беләм"уенын,"Дәүләт символлары" темасынна электрон презентация,"Дәүләт бәйрәмнәрен кем белә?" "Туган илем - иркә гөлем" бәйгеләрен үз эченә алган иде. Балалар үз отрядларының эмблемаларын ясадылар, төрле милләт халкын берләштергән илебезне гүзәл чәчәк бәйләме белән чагыштырдылар, төрле милләт биюләрен башкардылар. Көннең икенче яртысында спорт ярышлары узды.
Бәйрәм көне күңелле үтте.
-
Лагерьның тугызынчы көне 11.06.2014

Лаерьда математика атналыгы дәвам итә.Бүген балалар "Күңелле матемтика поезд"да сәяхәт иттеләр. Поезд 7 станциядә тукталыш ясады. Һәр тукталышта балаларны кызыклы биремнәр көтә иде. Кемдер" Балыкчы", кемдер "Эрудит", "Кызыклы ноталар" станцияләрен үз итсә кемдер "Игътибар!", "Сетофор" станцияләре зур очко китерде."Күңелле математик поезд" үз сәяхәтенең соңгы тукталышына җитте, ә безне алда Лесхоз боз сарае көтә әле.Сәяхәт автобусларда дәвам итте.
Балалар Лесхоздан шат күңел, яхшы кәеф белән кайттылар.Экскурсиядән алган хис-тойгылары белән уртаклаштылар. Лагерьның бу көне дә сизелми үтеп китте. Рәхәтләнеп ял итте "Дуслык"лылар.
-
Лагерьның сигезенче көне 10.06.2014

Лагерьның сигезенче көне артта калды. “ТНВ” каналында бара торган “Башваткыч”уены кысаларында оештырылган “Дуслык башваткычы” иң кызыклы чараларның берсе булды бүген. Уенда иң күп очконы “Кояшкай” отрядыннан Рахматуллин Рәмзил җыйды.Аңа истәлек бүләге тапшырылды. Икенче аштан соң, саф һавада отрядлар арасында “Күңелле стартлар” үтте. Җанатарлар уенчыларга көч, дәрт өстәп торды. Уен тигез нәтиҗә белән тәмамланды.
-
Лагерьның җиденче көне 09.06.2014

Лагерьның җиденче көне дә күңелле генә үтеп китте. Бу көн балаларның күңелендә “Математика-бездә кунакта”-тапкырлар бәйгесендә үзара көч сынашу белән истә калыр,мөгаен. Кызыклы мәсьәләләр,мавыктыргыч уеннар,берсеннән-берсе катлаулырак ребус һәм кроссвордлар-һәммәсе дә балалар күңеленә хуш килде.Шулай ук “Без-без,без идек...”Саф һавада станцияләр буенча уен- ярыш та сабыйларда күтәренке кәеф һәм онытылмас уңай тәэсирләр генә калдырды!
-
Лагерьның алтынчы көне 06.06.2014

Бүгенге көн дә балаларда уңай тәэсирләр генә калдырды. Иртәнге аштан соң балалар "Булмаган җире сирәк, үзе һәрвакыт кирәк" дип аталган табышмаклар кичәсенә җыйналдылар. Сорауларга җавап белмәгәндә кызыклы биремнәр,җәзалар әзерләнгән иде аларга.Табышмаклар кичәсе үзе зур бәйрәмгә әйләнде. Шигырь, әкиятләрне дә отрядлар берсеннән-берсе остарак сәхнәләштереп күрсәттеләр.Биючеләр, җырчылар, актерлар- барысы да бар шул безнең "Дуслыкта".
Саф һавда туплы уеннарны , "Атлар чаба" уенын балалар яратып уйнадылар, скакалка сикерүчеләр ярышында бик теләп катнашалар.
-
Лагерьның бишенче көне 05.06.2014 Лагерьның бишенче көне бик күңелле һәм файдалы үтте.Итәнге аштан соң балалар инглиз телендә китапчыклар ясадылар. Аннан соң отрядларда "Яхшы сүз- җан азыгы" темасына әңгәмә үткәрелде. Көндезге ашка кадәр саф һавда хәрәкәтле уеннар уйнадылар.Соңыннан отрядларда табигый материаллардан файдаланып балалар уенчыклар иҗат иттеләр.

-
Лагерьның дүртенче көне 04.06.2014

Бүген “Дуслык” лагерьенда балалар Олы Шыңар чишмәсендә һәм “Мәүлит” мәчетендә булдылар. Алар мәчет һәм чишмәләр турында инглиз телендә сөйләштеләр. Көннең икенче яртысында укучылар бассейнга юл тоттылар.
-
лагерьның өченче көне 03.06.2014

Бездә бүген зур куаныч-
Лагерьда җәй бәйрәме.
Безнең белән шатланырга
Көтәбез һәммәгезне.
“Дуслык” лагеренда бүген “Җәй бәйрәме” узачагын балаларга алдан ук иълан иткән идек.Бәйрәм кызыклы сценарий буенча алып барылды. Алып баручылар,җәй һәм аның кызлары- балалар үзләре. Лагерь балаларның шат тавышыннан яңгырап торды.Җәй алып килгән төсләр белән бергәләп рәсем ясау, җәй кызлары өйрәткән яңгыр теләге балаларга бик ошады.Бәйрәмнең икенче өлешендә җәй саф һавада уеннар үтәрде.
-
Лагерьның икенче көне 02.06.2014

Лагерьның 2 нче көне дә файдалы һәм мавыктыргыч узды. Бүген балалар инглиз теле “патшалыгына” сәяхәт иттеләр. Сәяхәт барышында башваткычлар чиштеләр, табышмаклар төзеделәр, сорауларга җаваплар бирделәр.Кыскасы,”сынауны” уңышлы уздылар.Ә аннан соң, Мишә болынында рәхәтләнеп ял иттеләр. Көн балаларга бик ошады!












