Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа имени А.А.Ахунзянова Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | Sbs.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1926 |
| У нас учатся: | 76 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа имени А.А.Ахунзянова Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Лагерьның беренче көне 01.06.2014

Бүген мәктәбебездә лагерь ачылышы булды. Балаларны яклау көне уңаеннан мәктәп сабантуе үткәрелде.
-
Президент ярышы 01.06.2014

29-31 нче май көннәрендә Бөгелмә шәһәрендә мәктәп укучыларының Бөтенроссия спорт бәйгесе “Президент ярышлары”ның республика этабы булып үтте. Әлеге ярышта сайлап алу турыннан узган район командалары катнашты. Саба районы данын мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары яклады (җитәкчесе Мухаметгалиев И.Ф.). Командалар иҗади конкурс, теоретик конкурс, “спортвное многоборье”, эстафета, шахмат, өстәл теннисы һәм дарст төрләрендә үз көчләрен сынадылар.
Саба районы командасы “споривное многоборье” төрендә икенче, иҗади конкурста беренче, теоретик конкурста икенче, өстәл теннисында икенче, шахматта беренче, эстафетада өченче урыннарны алуга иреште. Шәхси беренчелектә шахмат буенча Билалова Энҗе беренче, Зарипова Алсу икенче, өстәл теннисында Набиуллин Илгизәр беренче, Шайдуллин Алмаз икенче, дарст буенча Набиулллин Илгизәр икенче һәм “споривное многоборье” нәтиҗәләре буенча Усманов Әлфис икенче урыннарга лаек булдылар. Гомумкоманда зачетында Саба района командасы икенче урынны алуга иреште. Аларны чын күңелдән котлыйбыз!
-
Ата-аналар җыелышы 27.05.2014

20 май - 26 июнь көннәрендә Республика буенча наркотикларга каршы акция бара. Наркотикларның никадәр куркыныч булуы, аларга каршы профилактик чаралар турында, Шыңар авыл җирлеге участок вәкаләтлесе Шигабиев Фәрит Габделмәҗит улы, Саба муниципаль районы прокуроры Сәлахов Рөстәм Фәһим улы, Саба үзәк хастаханәсе врач-наркологы Хабибуллин Фәрит Наил улы чыгыш ясадылар.
-
Соңгы кыңгырау 24.05.2014

Мәктәбебездә бүген соңгы кыңгырау яңгырады. Быел 11 классны 14 укучы тәмамлаячак. Чыгарылыш сыйныф укучыларын котларга әти-әниләре, беренче укытучылары килгән иде. Хәерле юллар сезгә, укучылар !
-
"Интеллект - 2014". Мухаметов Инсаф - 1 место 19.05.2014

Ученик 11 класса Большешинарской СОШ Мухаметов Инсаф занял 1 место в Региональной научной конференции - конкурса технического творчества школьников "Интеллект - 2014". Учитель - Мухутдинов Фанзир Якубович. Награжден дипломом 1 степени и ценным подарком.
-
Олы Шыңар командасы - 3 нче урын 18.05.2014

Безнең мәктәп укучылары Вафин Раниль, Мухаметгалиев Салават, Бикбаев Мәүлит - Республика күләмендә үткәрелгән "ДЮАШ - 2014" конкурсында 3 нче урынны алдылар. Афәрин егетләр!
-
Рахматуллин Рәмзил - 1 нче урын 17.05.2014

"Фәнгә беренче адымнар" район конкурсының "Хайваннар дөньясында" номинациясендә 1 нче урынны алган 4 нче сыйныф укучысы Рахматуллин Рәмзилне чын күңелдән җиңүе белән котлыйбыз, уңышлар теләп калабыз.
-
Слет 13.05.2014

12 нче май көнне район күләмендә Пионериянең туган көненә багышланган слет үтте. Ул быел да, табигать кочагында –Язлы Арташ авылы янындагы урман аланлыгында оештырылды.Тантанага педагог – оештыручылар, балалар думасы активлары һәм варислар хәрәкәте алдынгылары җйналды.
Мәктәпнең “Таң” балалар оешмасы варислары ГыйлметдиноваЗилә, Садыков Фаяз, Богманова Резеда, Шарифуллин Рәдис һәм Нигъмәтҗанова Илзирә педагог-оештыручы Шарифуллина В.М. җитәкчелегендә әлеге чарада катнашты. Алар слет программасын алып бардылар, Сабантуй уеннарына бирнә җыйдылар.
Бәйрәмдә укучыларыбыз балалар оешмалары эшчәнлегендә, конкурсларда актив катнашканнары өчен грамота һәм акчалата премия белән бүләкләнде. Слетта узган “Барабаны играют сбор” район конкурс-фестиваленең “Пионер җырлары” номинациясендә Шарифуллин Рәдис I урынга лаек булды.
Укучыларыбызны һәм педагог-оештыручыны уңышлары белән котлыйбыз .
-
Җинү көне 08.05.2014

Бүген җиңү көне уңаеннан мәктәбебездә тантаналы митинг үткәрелде, ветераннар өчен концерт номерлары башкарылды
-
Өмә 28.04.2014

Бүген дәресләрдән соң укучылар өмәгә чыктылар. Мәктәп территорисеннән тыш авыл урамнарындагы чүпләр җыелды, мәчет яннары җыештырылды.












