Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа имени А.А.Ахунзянова Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | Sbs.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1926 |
| У нас учатся: | 76 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа имени А.А.Ахунзянова Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
Чисталык дәресләре 16.09.2014

16 сентябрь көнне мәктәптә "Чисталык дәресләре" үтте. Укучылар үзләренә күп яңалыклар алдылар: әңгәмәләр, викториналар,уеннар, саф һавага экскурсияләр оештырылды.
-
Варислар иленә сәяхәт 16.09.2014

Бүген иртәдән үк Варислар бүлмәсендә Дума членнары кайнаша: 5 нче сыйныфларны варислар сафына кабул итәргә әзерләнә алар. Яшь варислар муенына тагылачак галстуклар күптән әзер.
Бәйрәм башланды! “Кемнәр “Варислар иленә” сәяхәткә әзер?”- дип сорады педагог-оештыручы. Варисларның бердәм җаваплары яңгырады:
- “Дулкын” отряды сәяхәткә әзер!
Бишенчеләр варислыкны сәяхәттән башлады. Алар иң элек варисларның законнарын искә төшерделәр, өлкән варислар алдында тантаналы вәгъдә бирделәр һәм дуслар белән юлга кузгалдылар. Алда таулар, каршылыклар, Мишә болыны һәм ... күңелле уеннар! Ә варислар уйнарга яраталар. Вакыт узганы сизелмәде дә. Табигать тә варисларның көчен сынады: әле салкын җилләр исеп алды, әле яңгыр сибәләп узды, ә ялтырап чыккан җылы кояшы дуслыкка, бердәмлеккә бүләк булды.
“Варислар иле”ндә бигрәк күңелле икән!
-
15 сентябрь - ТВБ нең туган көне 15.09.2014

- Исәнмесез, укучылар!
- Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар! Сезне мәктәп радиосы сәламли.
- Бүгенге тапшыруда без сезнең белән...
- ... искиткеч гүзәл илгә, "Варислар иле" нә, сәяхәт ясаячакбыз!
Менә шулай башланып китте бүген балалар оешмасының туган көненә багышланган радиотапшыру. Анда "Таң" балалар оешмасы членнары варисларның законнарын искә төшерделәр, оешмабыз тарихы белән таныштырдылар, варис һәм эзтабарларны бәйрәм белән котларга да онытмадылар. Тапшыру 7 сыйныф укучысы Шарифуллин Рәдис башкаруындагы "Галстучная страна" җыры белән тәмамланды.
-
Көзге ярминкә 15.09.2014

14 сентябрь көнне мәктәбебез бакчасында җитештерелгән продукция белән Казан шәһәренең 35 нче территориясендә узган ярминкәдә катнашып кайттык. Шәһәр халкы безнең продукцияне бик теләп кабул итте.
-
Көзге уңышлар 13.09.2014

Бүген дәресләрдән соң мәктәбебезнең 5-11 нче сыйныф укучылары бәрәңге һәм кәбестә уңышын җыеп алуда катнаштылар.
-
ГТО нормалары
05.09.2014
Бүген югары сыйныф укучылары белән ГТО нормалары турында әңгәмәләр үткәрелде. 5-7 сыйныф укучылары белән күңелле эстафеталар үткәрелде.
-
Беслан фаҗигасе
03.09.2014
Беслан вакыйгаларына 10 ел булды. Шушы трагедияне искә алу максатыннан бүген безнең мәктәптә тематик тәрбия сәгатьләре үтте. Укучыларга ул вакыттагы вәхшилекне чагылдырылган презентацияләр, видеофильмнар күрсәтелде..
-
1 Сентябрь- Белем бәйрәме! 01.09.2014

Бүген мәктәбебездә Белем бәйрәме гөрләп үтте. Бәйрәм кунаклары укучыларны бәйрәм белән котлап, 1 сыйныфка укырга керүче 3 укучыга истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм укучылар чыгышы, җыр-биюләр белән дәвам итте
-
"Минем кече туган илем" тәрбия сәгатьләре 01.09.2014

Мәктәбебездә "Минем кече туган илем" темасына 1-8 сыйныфларда тәрбия сәгатьләре булып узды. Укучылар, туган ил, район, авыл тарихлары белән таныштылар, күренекле шәхесләрне барладылар.
-
Батырлык дәресләре 01.09.2014

9-11 сыйныфларда Беренче Бөтендөнья сугышы башлануның 100 еллыгына багышланган тәрбия сәгатьләре үткәрелде. Батырлык дәресендә класс җитәкчеләре дөнья тарихында зур эз калдырган вакыйга, аның аянычлы саннары турында сөйләделәр.












