Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа имени А.А.Ахунзянова Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | Sbs.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1926 |
| У нас учатся: | 76 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа имени А.А.Ахунзянова Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Күңелле тәнәфес! 13.03.2015

Өченче чирекнең дә санаулы көннәре генә калып бара. Тәнәфестә яхшы ял итүең дәресләргә дә уңай йогынты ясый. Шул максаттан, мәктәпнең дума членнары тәнәфесләрне күңелле итәргә тырыша. Алар бүген эзтабарлар өчен уеннар оештырды.
-
КВН 11.03.2015

11 март көнне мәктәпнең "Әүф" КВН командасы полуфиналда катнашып, уңышлы чыгыш ясап кайтты. Командалар 3 турда көч сынаштылар. Беренче тур сәламләү булды. Әлеге турда укучылар үзләренең оста биючеләр һәм җырчылар икәнлекләрен күрсәттеләр. 2 тур СТЭП, 3 тур разминка иде. Финалга үтүче командаларга уңышлар телибез!
-
Бәйрәм белән! 08.03.2015

Кадерле хатын-кызлар!
Сезне язның иң күңелле һәм иң тормышчан бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март белән чын күңелдән котлыйбыз!
Һәрбер хатын-кыз иң ягымлы мактау сүзләренә, олы мәхәббәткә, ихтирамга һәм кайгыртуга лаек.
Бәхетле һәм сөекле булыгыз! Балалар һәм оныклар куанычын күреп яшәргә насыйп булсын. Тыныч тормыш, сәламәтлек, игелек һәм муллык телибез сезгә, кадерле хатын-кызлар! -
Медаль тапшыру 07.03.2015

7 март көнне Кече Шыңар авыл мәдәният йортында мәктәбебез укучылары һәм укытучылары, Олы Шыңар авыл җирлеге һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан тыл ветераннарына медальләр тапшыру тантанасы булды. Тыл ветераннарына медальләрне Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фидаилевич Заһидуллин һәм “Туган як” күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Мөхәммәтов Илфат Шәкурович тантаналы шартларда тапшырганнан соң, сүзне үзешчән сәнгать коллективлары алды. Кичә түгәрәк өстәл артында дәвам итте. Ветераннар хатирәләре белән уртаклаштылар, олы рәхмәтләрен җиткерделәр.
-
"Әлифба" бәйрәме 25.02.2015

Бүген мәктәбебездә "Әлифба" бәйрәме үткәрелде. Беренче сыйныф укучылары үзләренең белемнәрен күрсәттеләр,табышмаклар чиштеләр.Шулай ук матур шигырьләре, җырлары белән сөендерделәр. Аларга кунакка әти-әниләр һәм 5нче сыйныф укучылары да килгән иде. Соңыннан мәктәп директоры А.М.Юмагулов укучыларга үзенең матур теләкләрен җиткерде, бүләкләр тапшырды.
-
"Иң шәп әйдәман" 24.02.2015

Бүген район балалар иҗат йортында "Иң шәп әйдәман" республика конкурсының район туры узды. Конкурста катнашучылар үз эшчәнлекләренә презентация ясадылар, үзләре иҗат шефлык иткән отряд укучылары белән берлектә мероприятие уздырдылар,ситуацияләр чиштеләр.
Конкурста безнең 10 сыйныф укучысы Илсинә Мөхәммәтова "Иң ярдәмчел отряд әйдәманы" номинациясендә җиңү яулады.Котлыйбыз, Илсинә!
-
Ватанны саклаучылар көне. 21.02.2015

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан сыйныфларда төрле чаралар узды. Мөхетдинова А.Р. 5 сыйныфта "Солдат белән очрашу" оештырды. Әле күптән түгел генә армия сафларыннан кайткан Набиуллин Ниязның укучыларга сөйләр сүзе күп иде. Укучыларны кызыксындырган сорауларга да ул бик теләп җавап бирде. Чараны Алия Рафаэлевна мавыктыргыч итеп оештырган. Әлеге очрашу барыбызга да ошады.
-
Очрашу 20.02.2015

Бүген мәктәптә "Казан утлары" редакциясе хезмәткәрләре белән очрашу булды. Чарада язучы Камил Кәримов, шагыйрә Гөлзада Бәйрәмова һәм яшь талантлы шагыйрь Фәнил Гыйләҗев катнашты. Очрашуда олы тарихы булган журнал белән таныштыру, шигырьләр уку, җанлы аралашу булды. Укучылар бу чарадан журнал турында күп мәгълүмат һәм рухи азык алдылар.
-
"Аҗаган- 2015" 19.02.2015

Бүген мәктәптә "Ватанны саклаучылар" көненә багышланган "Аҗаган" хәрби-патриотик уены узды. Әлеге чарада 9-11 сыйныф укучылары катнашты. Укучылар мылтыктан ату, автомат сүтеп җыю, турникта тартылу (егетләр), гәүдә күтәрү (кызлар), вакытка ОЗК кию һ.б. ярышларда катнаштылар. Һәр сыйныф үзенең нык әзерлекле булуын күрсәтте.
-
Отряд җыены 18.02.2015

Бүген 6 сыйныф укучылары белән "Бу без!" темасына отряд җыены узды. Җыенда варислар уеннар ярдәмендә үзләре һәм иптәшләре турында күбрәк белделәр, үз отрядларының "Таң" балалар оешмасындагы эшчәнлегенә бәя бирделәр, яңа уеннар өйрәнделәр. "Кыңгырау" отрядында җыен бик җанлы узды. Бер варис та читтә калмады. Педагог-оештыручы аларны бердәм, актив катнашулары өчен мактады. Җыен, гадәттәгечә, "Очкын җибәрү" белән тәмамланды.












