Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа имени А.А.Ахунзянова Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | Sbs.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1926 |
| У нас учатся: | 76 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа имени А.А.Ахунзянова Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
Отряд җыеннары 14.10.2014

Бүген башлангыч сыйныфларда "Галстуклы ил" темасына отряд җыеннары узды. Педагог-оештыручы эзтабарларны "Галстуклы ил" программасы, "Таң" балалар оешмасының юнәлешләр эшчәнлеге белән таныштырды. "Иң оста галстук бәйләүче" бәйгесе, "Атлар чаба" уены, яңа речевкалар укучыларга бик ошады.
-
КЭС- Баскет 2014 11.10.2014

Бүген Тимершык урта мәктәбендә КЕС-Баскет ярышларының зона этабы үткәрелде. Мәктәбебезнең егетләр командасы 1 нче, кызлар командасы 2 нче урынны яуладылар. МОЛОДЦЫ !!!
-
Ярминкә 11.10.2014

11 октябрь көнне, Казан шәһәрендә мәгариф оешмаларының республикакүләм ярминкәсе үткәрелде. Мәктәбебез коллективы ярминкәдә актив катнашты.
-
Үзидарә көне 06.10.2014

Бүген мәктәптә Үзидарә көне уздырылды.
-
Бәйрәм белән! 03.10.2014

Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сез кешеләргә белем ачкычы бирәсез, кешеләрне кеше итәсез,олы юлга илтәсез. Сезгә барысы өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Алтын яфрак ява урамнарга,
Сукмакларга ява, юлларга…
Урам буйлап атлый укытучы
Чумган килеш тирән уйларга…
Уйларыгыз изге…
Сабыйларның Күңеленә...
-
Өлкәннәр көне 01.10.2014

1 октябрь - Өлкәннәр көне. Шул уңайдан бүген мәктәбебездә төрле елларда эшләп чыккан өлкәннәребез өчен бәйрәм кичәсе үткәрелде. Укучылар көче белән бәйрәм концерты әзерләнде.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз.!
-
Кабак бәйрәме- 2014 27.09.2014

27 сентябрь көнне районда үтәчәк бу кызыклы бәйрәмгә әзерлек күптән башланды. Берәү дә бәйгедән читтә калырга теләмәде. Һәр сыйныф кабактан ясалган композицияләр тәкъдим итте. Иң яхшы дип табылган эшләр район конкурсына җибәрелде.
-
Без – тимурчылар! 24.09.2014

23 сентябрь көнне “Тылсым” отряды варислары өлкәннәргә шефлык оештырдылар. “Безгә кеше белән аралашу үзе олы ярдәм, ялгызлык бик читен, оланнар!” – диләр өлкәннәр. Димәк, игелекле эшләрне тагын да күбрәк эшләргә, өлкән яштәге мохтаҗ әби-бабаларыбызга ихтирамлы, игътибарлы, миһербанлы булырга кирәк. Йомшак, җылы карашларыбызны, ягымлы сүзләребезне кызганмыйк, ярдәмләшеп, хәл белешеп, аралашып яшик!
-
ГТО нормалары 24.09.2014

24 сентябрь көнне мәктәбебездә ГТО нормаларына әзерлек максатыннан 60, 1000 м. га йөгерү һәм озынлыкка сикерү ярышлары үткәрелде. Әлеге ярышларда укучылар һәм укытучылар коллективы катнашты.
-
Кросс наций - 2014 22.09.2014

20 сентябрь көнне мәктәбебездә "Кросс наций 2014" йөгерү бәйгесе үтте. Әлеге чарада барлык укытучылар, укучылар һәм техник хезмәткәрләр катнаштылар.












