Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа имени А.А.Ахунзянова Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | Sbs.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1926 |
| У нас учатся: | 76 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа имени А.А.Ахунзянова Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
Кошлар көне 02.04.2015

1926 елдан башлап Россиядә 1 апрель - Бөтендөнья кошлар көне дип билгеләп үтелә. Шул уңайдан, бүген безнең мәктәптә дә "Исәнмесез, кошкайлар!" дигән темага чара уздырылды. Аны биология укытучысы Мөхетдинова Алия Рафаэлевна оештырды. Бу чарада укучылар кошлар турында күп кызыклы яңалык ишеттеләр, үзләре белгән мәгълүматлар белән уртаклаштылар. Шулай ук чарага әзерлек барышында укучылар рәсемнәр ясадылар, агачларга сыерчык оялары элделәр. Озакламый кошлар безне матур җырлары белән куандырыр.
-
Ветеранның туган көне 01.04.2015

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхаев Габделхак Габделхаевичның туган көне – 90 яшьлек юбилее. Шул уңайдан “Таң” оешмасы активистлары тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мөбарәков Р.Г. җитәкчелегендә ветеранның өендә булдылар. Алар юбилярны олы бәйрәме белән котладылар, истәлек бүләкләре тапшырдылар.
-
Фәнни-гамәли конференциядә уңышларыбыз. 26.03.2015

Районыбызда, 25 нче март көнне, якташыбыз, күренекле галим, тел белгече Әбрар Кәримуллинның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Безнең мәктәптән бу чарада 10 нчы сыйныф укучысы Мөхәммәтова Илсинә (җитәкчесе: Мөхәммәтова С.М.) катнашты. Ул "Татар халкының мәдәнияте һәм тарихы" секциясендә уңышлы чыгыш ясады һәм II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Мәктәп дирекциясе укучыбызга рәхмәт белдерә, алга таба уңышлар тели.
-
"Флорбол" ярышы 24.03.2015

Укучыларының язгы каникулын файдалы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан төрле чаралар оештырыла. 23нчы март көнне Шәмәрдән лицее базасында флорбол ярышы үтте. Мәктәбебезнең егетләр командасы өченче урынга лаек булды. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Баскетбол уены. 23.03.2015

Каникулның беренче көне күңелле башланды. Бүген баскетбол уены буенча Тимершык һәм Шыңар командалары арасында дусларча очрашу узды. Хәрәкәттә-бәрәкәт дип белми әйтмиләр. Уен ике командага да бик ошады.
-
Игелекле хезмәт. 21.03.2015

Яз килде. Тиздән җылы яклардан канатлы дусларыбыз - сыерчыклар да кайтыр. Ә безнең укучылар кошларны каршы алырга күптән әзер. Буш вакытларын файдалы эштә уздырды алар: сыерчык оялары ясадылар. Технология укытучысы Мөхетдинов Ф.Я. җитәкчелегендә 7 нче сыйныф егетләре ясаган матур ояларны күреп күңел сөенә. Афәрин, егетләр!
-
Игелек кылырга ашык! 17.03.2015

Мәктәптә "Игелек кыл!" акциясе дәвам итә. Тимурчылар игелекле эш башкаруларын дәвам итә. Бүген "Кыңгырау" отряды варислары Кече Шыңар авылында гомер итүче тыл ветераны Әскарова Нәкыя апага шефлык оештырдылар. Нәкыя апа тимурчыларның эшеннән канәгать калды.
-
Тимурчылар, алга! 16.03.2015

Яз килә, кояш көлә! Яз көне авыл халкын күп төрле хезмәт көтә. Бу көннәрдә тимурчылар өчен дә эш җитәрлек. Һәр авылда ярдәм көтүче өлкәннәребез яши. Тимурчылар аларга ярдәмгә ашыгалар: кар тараталар, боз ваталар, чишмәләрне дә онытмыйлар. Әби-бабайларны игелекле эшләре белән куандыралар алар. Барыбыз да өлкәннәргә карата игътибарлы, ихтирамлы булыйк!
-
"Чишмә" акциясе. 14.03.2015

"Язгы игелек атнасы" дәвам итә. Бүген варислар авылыбыз гүзәллеге булган чишмәләребезне күзәттеләр. Алар чишмәләрнең кардан ачылган урыннарын чүптән чистарттылар.
-
"Дулкыннар" 13.03.2015

11-13 март көннәрендә Казан шәһәрендә Республика "Дулкыннар" конкурсы булды. Быелгы конкурс шагыйрь Хәсән ага Туфанның 115 еллыгына багышланган иде. Мәктәбебезнең 2-4 сыйныф кызлары "Нәфис сүз"номинациясендә "Кызыксындыру бүләге"нә ия булдылар, Диплом белән бүләкләнделәр һәм Гала концертта чыгыш ясадылар.












