Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа имени А.А.Ахунзянова Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | Sbs.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1926 |
| У нас учатся: | 76 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа имени А.А.Ахунзянова Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 121 122 123 ( 124 ) 125 126 127 128 129 130 >>
-
Лагерьның алтынчы көне 08.01.2015

Бүген “Дуслык” лагеренда “Белемсез-берне егар, белемле меңне егар” дип исемләнгән уен-ярыш узды. “Дуслык һәм Йолдызчык” отрядлары берләшеп өр яңа командаларга бүленделәр. Ике команда да беренчелекне бирергә теләмәде. Ә шулай да уенның тигез очколарга тәмамлануы аларны ныграк шатландырды.
Чын актерлар “Дуслык”та икәненә ышандырды безне балалар.Үзләре яраткан әкиятләрне сәхнәләштереп тә, пантомимо уйнап та күрсәттеләр алар бүген.Афарин,балалар!
-
Лагерьның бишенче көне 07.01.2015

Лагерьның бишенче көне дә күңелле генә үтеп китте. Бу көн балаларның күңелендә “Математика-бездә кунакта”-тапкырлар бәйгесендә үзара көч сынашу белән истә калыр,мөгаен. Кызыклы мәсьәләләр,мавыктыргыч уеннар,берсеннән-берсе катлаулырак ребус һәм кроссвордлар-һәммәсе дә балалар күңеленә хуш килде. Көндезге аштан соң Икшермә мәктәбендә “Авиатренажер”да булдык.
-
Лагерьның дүртенче көне 06.01.2015

Лагерьда иртәдән үк җанлылык сизелә. Бүген "Дуслык"лылар "Сабантуй" комплексына экскурсия ясадылар.Аннан алар яхшы кәеф, уңай хис-кичерешләр белән кайттылар.
Көндезге аштан соң балалар мәдәният йортында тапкырлыкта көч сынаштылар. Уеннан үзләре дә, китапханәче апалары да канәгать калды.
-
Лагерьның өченче көне 05.01.2015

Бүген "Дуслык" лагере балалары өчен мәдәният йорты хезмәткәрләре "Урман җәнлекләре математика аланлыгында" дип исемләнгән чара уздырды.Соңыннан татар халык уеннары уйнадык. "Гөлбану", "Капкалы", "Ал кирәк, гөл кирәк" уеннары балаларга бик ошады. Көндезге аштан соң чаңгы шудык,"Башваткыч" уенында көч сынаштык.
-
Лагерьның икенче көне 04.01.2015

Бүген "Дуслык" лагереның ачылу тантанасы узды. Вожатый һәм тәрбиячеләр бәйрәмне күңелле итеп оештырганнар. Кызыклы, үзенчәлекле сәламләшү, "Веселье", "Кайтаваз", "Кем әйтә?" уеннары балаларга бик ошады. Аларның матур җыр-биюләре бәйрәмне бизәде.
"Дуслык"та бүген өстәл теннисы уены, "Тапкырлар һәм зирәкләр" бәйгесе дә үткәрелде. Саф һавада төрле уеннар уйнадык, рәхәтләнеп бозда шудык, чаңгыда җилдердек.
-
Хоккей ярышлары 03.01.2015

3 январь көнне,кышкы каникулларны күңелле үткәрү максатыннан ,НУРИЕВ БУЛАТ РАУЗИТ улы истәлегенә "Хоккей" ярышы үткәрелде.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
1 урын - Шыңар мәктәбе
2 урын- Явлаштау мәктәбе
3 урын Тимершык мәктәбе
Җиңүчеләр мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнде.
Җиңүче Шыңар командасы күчмә кубокка ия булды.
-
Лагерьның беренче көне 03.01.2015

Бүген 3 январь "Дуслык" лагере үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Беренче көн кызыклы да, мавыктыргыч та узды. Балалар иң башта отрядларга бүленделәр, исемнәр девизлар уйладылар, җыр сайладылар. Нәтиҗәдә, "Дуслык"та "Дулкын" һәм "Йолдызчык" отрядлары барлыкка килде. Иртән балалар өчен мәдәният йортында лоторея уеннары оештырылды.
Бүген ике отрядта да эш кайнап торды: почмаклар ясалды, лагерь ачылу тантанасына әзерлек алып барылды, хоккейчыларга көч биреп торырга да вакыт тапты "Дуслык"лылар. Ура! Без җиңдек!
-
Яңа ел бәйрәмнәре 29.12.2014

27-28 нче декабрь көннәрендә мәктәптә Яңа ел бәйрәмнәре гөрләп узды. Укучылар тарафыннан бик кызыклы уеннар һәм концерт номерлары күрсәтелде.
-
Благодарность Мухутдинову Ф.Я. 26.12.2014

Наставнику, подготовившему лауреата премии Президента РФ по поддержке талантливой молодежи в рамках приоритетного национального проекта "Образование", Министерство образования и науки РТ вручила благодарность Мухутдинову Ф.Я., учителю технологии Большешинарской СОШ.
-
Тренинг 23.12.2014

Бүген 8 нче сыйныф укучылары белән "Профилактика детской агрессивности" дигән темага психологлар Нәзирә Нәҗметдиновна һәм Лилия Данисовналар тренинг үткәрделәр. Әле тренинг укучылар өчен кызыклы һәм файдалы булды.












