Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа имени А.А.Ахунзянова Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | Sbs.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1926 |
| У нас учатся: | 76 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа имени А.А.Ахунзянова Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 ( 129 ) 130 >>
-
Лагерьның егерме беренче көне 25.06.2014

Бүген "Дуслык" лагереның соңгы көне.Иртәнге аштан соң отрядлар "диңгез" буйлап сәяхәткә әзерләнделәр."Кояшкай", "Йолдызчык" корабльләре,капитан,матрослары-барысы да юлга әзер инде.Маршрут листы кулларында.Кораблар алты станция буйлап "йөзеп" чыкты.Җирдә аларны Нептун каршы алды.Балалар аның уеннарында теләп катнашты.Көндезге аштан соң лагерьда җыр,музыка,речевка,кричалка яңгырап торды.Тантаналы линейкада "Дуслык"ның активлары бүләкләнде.Соңыннан укучылар асфальтка аяк киемнәреннән "Сау бул!"дип язып куйганнар.Кызык һәм ямансу.Хуш,лагерь!
-
Лагерьның егерменче көне 24.06.2014

"Дуслык " лагеренда 20 көн! Ә үткәне сизелмәде дә. Бүген көн бигрәк тә күңелле узды. Иртән отрядлар бер-берсенә сюрприз әзерләделәр . "Йолдызчык" отрядының "Кояшкай"га бүләк иткән кояшына карап сокланырлык, "Кояшкай" "Шәпский дискәтүк" белән сөендерде. Рәхәтләнеп биедек!
Икенче аштан соң спорт залында төрле ярышлар узды. Бүләкләр дә шәп! Кәрзингә оста туп кертүчеләр иң зур бүләккә, тупка лаек булды. Азалия белән Рәдискә елмайды бу бәхет. Һәр уенда кемдер җиңүче, кемдер бераз гына калышты. Кыршау әйләндерү, скакалка сикерү, гәүдә күтәрү, турникта тартылу һ.б,һ.б. Кыскасы, берәү дә бүләксез калмады бүген. Кәеф шәп,йөзләрдә елмаю!
-
Лагерьның унтугызынчы көне 23.06.2014

Бер-бер артлы сизелми дә лагерь көннәре агыла.Һәр көн күңелдә яңа истәлекләр белән уелып кала.Бүген ике отряд та үзләрен бердәм,актив коллектив буларак күрсәтте.Көн ахырында отрядлар эшчәнлегенә шундый уңай бәя куелды.Иртәнге аштан соң барыбыз бергә "Дуслык" флешмобы өйрәнә башладык.Тырышсак,лагерь ябылу тантанасына үзебез өчен зур бүләк булыр иде. "Хәтердә ул көннәр..." уен-сәяхәтен 4 командага бүленеп уйнадык.Һәр команда ярышка җаваплы карады,һәр станциядә үзләренең мөмкинлекләрен ачыклады,мөстәкыйльлек күрсәтте. Сугыш турында булган сорауларга да дөрес җавап бирде балалар.Уенда спортка да,җыр-биюгә дә,хезмәткә дә урын бирелгән иде.Уйнарга бик яраталар шул "Дуслык"та!
-
Лагерьның унсигезенче көне 21.06.2014

22 июнь - "Хәтер көне" уңаеннан, бүген иртәнге аштан соң "Дуслык" лагере балалары, тәрбиячеләр, лагерь начальнигы, тәрбиячеләр, мәдәният хезмәткәрләре, Олы Шыңар җирлеге башлыгы Заһидуллин Р.Ф. сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган обелиск яныны җыелды.Анда без каһарманнарны бер минут тынлык белән искә алдык, "Хәтер уты" кабыздык,веноклар,чәчәкләр куйдык. Икенче аштан соң "Без тынычлык телибез" темасы астында һәр отряд стенгазеталар чыгарды.Иң матур шигырь,рәсем,хикәя иҗат итүчеләргә грамота һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.Тынычлык турында иң матур җырны кызлар,ә сугыш турында малайлар җырлады.Көндезге аштан соң саф һавада рәхәтләнеп уйнадылар,ял иттеләр.
-
Лагерьның унҗиденче көне 20.06.2014

Лагерьның 17 нче көне дә артта калды.Бу көн дә күңелле мизгелләргә бик бай булды.Иртәнге аштан соң, барыбыз бергә Сабага экскурсиягә кузгалдык.Иң башта музейда булдык.Экскурсовод Резеда апаларының кызыклы әңгәмәсе балаларга бик ошады. Музейдан соң Саба гимназиясенә юл тоттык.Анда безне робототехника һәм балчык әвәләү серләрен өйрәтүчеләр каршы алды.Түгәрәк җитәкчеләре Ришат Мөдәрисович һәм Ләйлә Равилевна белән берлектә без яңа шөгыльләр өйрәндек.Үзләре төзегән роботларның хәрәкәтләнүен күрү балаларга бигрәк тә кызык һәм рәхәт иде.Ә балчыктан ясаган сыбызгы-әтәчне һәрберсе үзләре белән алды.Күңелле,файдалы сәяхәт булды бу!
-
Лагерьның уналтынчы көне 19.06.2014

Һәр авылның горурланып сөйләрлек күренекле, олы йөрәкле шәхесләре була. Бүген лаегерьда якташыбыз, Оет авылында туган Советлар Союзы герое Вәлиәхмәт Хаҗиев турында горурланып сөйләделәр балалар.Сугыштан соңгы тормыш юлы белән таныштылар,герой турында электрон презентация карадылар.
Мәдәният йортында узган "Җиләкле җәй !" уен-ярышы бигрәк тә ошады "Дуслык"тагыларга. Аллы -гөлле күбәләкләр, төрледән -төрле матур чәчәкләр, алмалар да, балкып янган кояш та, йолдызлар, яшенле яңгырлы болытлар, туплар...һәм, әлбәттә, малайлар,кызлар бар иде уенда. Ә иң сөенечлесе шул,берәү дә бүләксез калмады. Истәлекле булды бу көн!
-
Лагерьның унбишенче көне 18.06.2014

Бөек Ватан сугышы хатирәләрен яңарту, илебезнең батырлыгын,каһарман бабаларыбыз турында күбрәк белү, аларны искә алу максатыннан, бүген лагерьда "Сугышта катнашкан авылдашларны беләсеңме?" дигән темага әдәби чара үтте. Чарада балалар сугышта катнашкан туганнары турында сөйләделәр,танк командиры, Фәйзрахман абый, зенитчы Мәдинә апа, Хаҗи абый, Мөхәммәт абыйлар турында матбугатта чыкккан эчтәлекле язмалар белән таныштылар.Тарих укытучысы Гарипов А.М. җитәкчелегендә төзелгән, сугышта катнашкан,һәлак булган авылдашларыбызның йортлары билгеләнгән картаны да балалар кызыксынып күзәтте.Икенче аштан соң отрядлар арасында квн, футбол уеннары узды.
-
Лагерьның ундүртенче көне 17.06.2014

Лагерьның 14 нче көне дә файдалы һәм мавыктыргыч үтте.Иртәнге аштан соң балалар тарих укытучысы Гарипов А.М. җитәкчелегендәге "Тыл ветераннары кемәр алар? дип аталган әңгәмәгә җыйналдылар.Үткәннәргә сәяхәт кылып,үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар,фикер алыштылар, ә аннан соң музейга юл тоттылар. Музейда балалар тарихи ядкәрләр,кадерле истәлекләр белән таныштылар,фотога төштеләр.Икенче аштан соң спорт залында татар халык уеннары: "бәлешле", "сукыр тычканлы", "почмаклы " лы уйнадылар. Һәрбер бала бары тик уңай хис-тойгылар белән өйләренә таралды.
-
Лагерьның унөченче көне 16.06.2014

Бүген "Дуслык" лагеренда "Җиңү кайтавазы" атналыгы башланып китте.Балалар сугыш һәм ул китергән бәла-казалар турында белгәннәре белән уртаклаштылар,темага кагылышлы үзләре укыган әсәрләр,фильмнар турында сөйләделәр.Бөек Ватан сугышында,Әфган,Чичен сугышларында катнашкан авылдашлары,туганнары турында сөйләгәндә әңгәмә тагын да җанланды.Икенче аштан соң спорт залында "Варисбол","Пленлы" уеннары уйнадылар.Кызлар "Эссе бәрәңге" уенын үз иттеләр.Кыскасы,берәү дә уеннан читтә калмады.Соңыннан төрле милләт көйләренә бергәләп биюләр оештырдык.Күңелле булды!
-
Лагерьның уникенче көне 14.06.2014

Менә инде лагерьның 12 нче көне дә артта калды.Бу көн күңелле хатирәләргә гаять бай булып, балаларда бары уңай тәэсирләр генә калдырды.Иртәнге аштан соң отрядлар математикага багышланган шигырь һәм әкиятләр сөйләү бәйгесендә көч сынаштылар.Бәйге барышында балаларның зирәклеге,тапкырлыгы да исәпкә алынды.һәм,нәтиҗәдә, 2 отряд та -1 нчелекне яулады.Соңрак исә алар "Большие числа и трудяга нолик" уен-ярышта үзләренең белемнәрен тагын бер кат ныгыттылар.Уеннан һәркем канәгать калды.Көннең икенче яртысында отрядлар арсында мини-футбол ярышы узды.Ярышта "Йолдызчык" -1 нче урынны,ә "Кояшкай"- 2 нче урынны яулады.Җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.Балалар күтәренке кәеф белән өйләренә таралдылар.












