Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа имени А.А.Ахунзянова Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | Sbs.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1926 |
| У нас учатся: | 76 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа имени А.А.Ахунзянова Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Айлык 03.02.2015

Мәктәптә февраль ае “Ватанны саклаучылар көне”нә багышланган патриотик айлык дип игълан ителде. Приказ нигезендә комиссия билгеләнде, план төзелде. Планда барлык сыйныф укучылары өчен дә чаралар каралган. Айлыкны оештыру һәм приказның үтәлешен контрольгә алу ОБЖ укытучысы Ф.Ә.Галимовка йөкләнелде.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган рәсемнәр, «Когда я стану солдатом» темасына иншалар конкурсы беренче көннәрдән үк башланып китте. Волонтер, тимурчылык отрядлары «Поделись теплотой своей детской души» девизы астында сугыш һәм тыл ветераннарына, өлкән яшьтәге, ялгыз гражданнарга шефлык эшен дәвам итәләр.
-
“Созвездие талантов” 30.01.2015

Бүген мәктәбебезнең 1 сыйныф укучылары районкүләм “Созвездие талантов” конкурсында катнаштылар. Конкурс “Театр студиясе” шөгыльләре арасында уздырылды. Безнең мәктәп укучылары Габдулла Тукайның “Бала һәм күбәләк” шигырен сәхнәләштереп күрсәттеләр, актив катнашкан өчен грамота белән бүләкләнделәр. Афәрин, беренчеләр! Укучыларыбызга һәм сыйныф җитәкчеләре Галявиева Рания Рашадовнага иҗадый уңышлар теләп калабыз.
-
“Ел укытучысы – 2015 ” 29.01.2015

Һәр ел саен районда “Ел укытучысы” бәйгесе үткәрелә. Бу көннәрдә элеге бәйгенең мәктәп туры төгәлләнде. “Ел укытучысы – 2015 ” бәйгесенең район этабында катнашучыларга уңышлар телибез.
-
Спартакиада 27.01.2015

Мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы тәмамланды. Кичә укытучыларыбыз дартс, канат, отжимание, шорт-трек, турникта тартылу бәйгеләрендә көч сынашты. Уңышлар да булды. Инглиз теле укытучысы Мөбарәкова Гөлнар Раузитовна дартс буенча беренче, мәктәп командасы канат тартышта өченче урынга лаек булды. Хезмәттәшләребезне җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Очрашу 21.01.2015

Бүген мәктәптә дәресләрдән соң 11 сыйныф укучылары "Кичә, бүген, иртәгә..". дип аталган очрашу-кичә уздырды. Чарада Ә.А.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта мәктәбенең ОБЖ укытучысы Галимов Ф.Ә. һәм хәрби бурычларын үтәп кайткан бертуган солдат егетләр Тимергалиев Айнур һәм Фәннур катнашты. Егетләр бүгенге солдат тормышы белән таныштырса, кичәге солдат, хәзерге көндә солдат әтисе Фәннур Әхсәнович үз хатирәләре белән уртаклашты. Очрашуны сыйныф җитәкчесе Мөхетдинов Ф.Я. киләчәктә солдат булачак укучыларыбыз, 11 сыйныф егетләре өчен файдалы һәм мавыктыргыч итеп оештырган. Армия тормышы турында күп яңалык алды бүген укучылар,үзләрен кызыктырган сорауларга җавап таптылар.Үзләре дә бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итүче авылдашлары, дуслары турында мәгълүмат җиткерделәр."Бу егетләр исән -сау әйләнеп кайтсыннар! Ә без, 11 сыйныф егетләре, аларга алмашка килергә әзерләник!"- диде алар.
-
"Исәннәрнең кадерен бел,үлгәннәрнең каберен бел!" 20.01.2015

Мәктәбебезнең волонтер отряды бүген дә игелекле гамәл кылды. Алар,сугышта һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган обелиск янын кардан арындырдылар."Исәннәрнең кадерен бел,үлгәннәрнең каберен бел",- ди халык мәкале.
-
Чаңгыда экскурсия 17.01.2015

17 январь көнне, дәресләрдән соң,6 нчы сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән берлектә, кышкы табигатькә экскурсия ясадырар. Алар кышкы табигатьнең матурлыгына сокланып , рухи азык алып кайттылар.
Балаларда кышкы табигатькә әнә шундый мәрхәмәтле карашны, табигатьнең матурлыгын тоя белүне әкренләп аны яклый, саклый белүне кечкенәдән үк тәрбияләүдә зур эш алып барыла.
-
Галстуклы балачак. 15.01.2015

Бүген "Йолдызчык" отрядында "Галстуклы балачак" темасына отряд җыены узды. Җыенда эзтабарлар электрон презентация аша мәктәпнең "Таң" балалар оешмасы эшчәнлеге белән якыннанрак таныштылар, эзтабар кагыйдәләрен искә төшерделәр, яңа уеннар өйрәнделәр. Галстукны дөрес һәм тиз бәйләүчене ачыклау җыенны тагын да җанландырды. "Лошади скачут...", "Исәнме, дус!", "Мин кем?" уеннары да балаларга бик ошады. "Нәрсә югалган?" дип аталган уенда Мөхетдинов Рәзил иң игътибарлысы булды. Җыен, гадәттәгечә, "Очкын җибәрү" белән тәмамланды.
-
Игелек кыл! 14.01.2015

Мәктәпнең "Таң" балалар оешмасында тимурчылык эше дәвам итә. 14 январь көнне "Кыңгырау" отряды варислары сыйныф җитәкчесе Мөбарәкова Г.Р. һәм педагог-оештыручы Шәрифуллина В.М. белән берлектә өлкәннәргә шефлык оештырды. Тимурчыларның капка төпләрен кардан чистартып киткәнен өлкәннәр сизми дә калды. Игелек эшләүне дәвам итик! Кешегә бер яхшылык эшләсәң, үзеңә мең булып кайтыр.
-
Лагерьның җиденче көне 09.01.2015

Кышкы лагерьның соңгы көнендә без Лесхозга урман музеена экскурсия ясадык. Балалар тарихи экспонатлар белән таныштылар, истәлеккә фотоларга төштеләр, музей хезмәткәрләреннән үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
Көн азагында узган "Шәмчек"тә балалар лагерьда алган хис-кичерешләре белән уртаклаштылар. "Дуслык" лагереның күңелле мизгелләре хәтердә озак сакланыр. Җәй көненә кадәр сау бул, "Дуслык"!












