Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа имени А.А.Ахунзянова Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | Sbs.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1926 |
| У нас учатся: | 76 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа имени А.А.Ахунзянова Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127 128 129 130 >>
-
Яңа ел сыннары 22.12.2014

Мәктәп территориясендә Яңа ел сыннары ясалып, буялып беттте. Әлеге чарада барлык укытучылар һәм укучылар актив катнаштылар.
-
Олимпиадада призлы урыннар 18.12.2014

Вафина Илзирә татар теле 2 урын, Нигъмәтҗанова Фирүзә татар теле 3 урын, Гарипова Гөлинә технология 2 урын.
Кызларны уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Алсу һәм Айгөлне котлыйбыз 11.12.2014

Физкультурадан район олимпиадасында 9 нчы сыйныф укучысы Зарипова Алсу - 2 нче урын,
8 нче сыйныф укучысы Мозафарова Айгөл - 3 нче урынга лаек булдылар.
Молодцы кызлар, уңышлар сезгә!
-
Хоккей сезоны ачылды 10.12.2014

Быел Шыңарда хоккей сезоны беренчеләрдән булып ачылды. Мәктәп янындагы хоккей коробкасында "Хоккей" түгәрәге гөрли.
-
Котлыйбыз! 08.12.2014

8 нче сыйныф укучысы Гарипова Гөлинә химия фәненнән үткәрелгән олимпиадада I урынны яулады. Гөлинәне һәм укытучысы Эльвира Александровнаны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Билгесез солдат 04.12.2014

3 декабрь көнне барлык сыйныфларда да "Билгесез солдат көне"нә багышланган батырлык дәресләре үткәрелде. Бу дәресләр патриотик һәм этик тәрбия бирүгә багышланды.
-
Әниләр көне 29.11.2014

Ноябрь аеның ахыргы якшәмбесе "Әниләр көне " булып билгеләп үтелә. Быел ул 30 ноябрь көненә туры килде. Шул уңайдан мәдәният йортында бәйрәм концерты оештырылды.
Кадерле, газиз әниләребез! Сезне бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек , озын гомер телибез.
Әниләргә сыенабыз
Кайгыда, шатлыкта да.
Әниләрнең күңелләре
Сыйдыра барысын да.
Әни кебек мәрхәмәтле
Буласыбыз бик килә.
Ярамый тап төшерергә
Шушы бөек исемгә.
-
Фән олимпиадаларының район туры дәвам итә 21.11.2014

Фән олимпиадаларының район туры дәвам итә. Бүген укучыларыбыз биология фәненнән үзләренең белемнәрен сыныйлар
-
Апробация 20.11.2014

20 нче ноябрь көнне 11 нче сыйныф укучылары рус әдәбиятыннан сочинение язу буенча апробация үттеләр.
-
Хезмәт укытучылары семинары. 20.11.2014

Бүген мәктәптә хезмәт укытучыларының район семинары уздырылды. Мөхетдинов Фәнзир Якубович һәм Хаҗиев Каниф Гарифович ачык дәрес күрсәттеләр. Мөхетдинова Алия Рафаэлевна чыгыш грантлар буенча ясады.












