МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
4 нче сыйныф укучылары сынау узды 06.02.2013

Бүген, 4 нче сыйныф укучылары, 2010-2015 нче елларга планлаштырылган Татарстан Республикасында белем бирүнең стратегик үсеш чараларын тормышка ашыру максатыннан уздырылучы чара кысаларында, математика һәм татар теле фәннәреннән тест биремнәре эшләделәр. Иртәгә исә әлеге тестлар рус теле һәм әйләнә-тирә дөнья фәннәреннән уздырылачак. Сынауда 10 укучы катнаша.
-
Ата-аналар җыелышы 04.02.2013

2 нче февраль көнне, 9 сыйныф укучылары һәм аларның әниләре белән берлектә җыелыш булды. Әлеге җыелыш, ТР ның Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2013 нче елның 15 гыйнварында чыккан 31/13 №лы боерык "Об утверждении Порядка организации и проведения в 2013 году ГИА обучающихся, освоивших основные общеобразовательные программы основного общего образовани, с использованием механизмов независимой оценки знаний путем создания Государственной экзаменационной комиссии РТ" ка таянып алып барылды. Җыелышта 9 нчы сыйныф укучылары, аларның әниләре, укучылар имтихан бирә торган фән укытучылары, мәктәп җитәкчелеге катнашты. Укыту тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Э.Г.Хәсәнова югарыдагы боерыкка һәм район мәгариф бүлегеннән җиткерелгән мәгълүматларга таянып имтиханнар һәм аларны бирү тәртибе белән таныштырды. Фән укытучылары да үз фәннәреннән имтихан бирү тәртипләре белән таныштырып чыктылар.
-
Математикадан ачык дәрес 31.01.2013

Мәктәптә ел башында кабул ителгән план нигезендә, төрле фәннәрдән ачык дәресләр күрсәтү дәвам итә. 28 гыйнвар- дүшәмбе көнне чираттагысын математика һәм информатика укытучысы Гильманова Э.Р. уздырды. Ул 5 нче сыйныфта математикадан яңа стандартлар буенча "Ялгыз һәм аралаш вакланмалар" темасына яңа материал аңлату дәресен күрсәтте. Әлеге дәреснең максаты "Укучыларны ялгыз һәм аралаш вакланмалар белән таныштыру, аларны аера белүләренә ирешү" иде. Дәрестә укучылар теманы үзләре ачтылар, дәрескә үзмаксат куйдылар, парларда эшләделәр. Укучылар дәрестә үзләрен иркен тоттылар, актив һәм теләп катнаштылар.
-
"Президент ярышлары" 27.01.2013

Кичә, безнең мәктәптә, укучыларның Бөтенрусия спорт ярышларының районкүләм этабы - "Президент ярышлары" узды. Шуңа районыбызның барлык мәктәпләреннән укучыларны һәм аларны әзерләүче укытучыларны кабул иттек. Программага 6 төрле ярыш кертелгән иде. Шунысы куанычлы, шәхси беренчелектә, " 3 х 10 м га челночный бег" ярышында, үзебезнең укучы- 9 нчы сыйныфтан Сөләйманов Ранис 3 нче урынга лаек булды. Аңа медаль һәм мактау кәгазе бирделәр.
-
Ачык дәрес 23.01.2013

Бүген, 3 нче сыйныф җитәкчесе Шагиәхмәтова Г.Х. математика фәненнән яңа стандартлар буенча ачык дәрес уздырды. Дәреснең темасы- "Сумманы санга тапкырлау" иде. Укучылар дәреснең темасын үзләре ачтылар, дәрестә бик актив катнаштылар. Дәрестә укытучы белән укучылар арасындагы тыгыз бәйләнеш сизелә, балалар һәр биремне теләп һәм уйлап эшләделәр.
-
Ата- аналар җыелышы 20.01.2013

17 нче гыйнвар көнне 2 чирек, 1 нче яртыеллык нәтиҗәләре буенча мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы узды. Җыелышты "Укучыларның сәламәтлеген саклау- мәктәп һәм ата-ананың төп бурычы" дигән темага доклад белән тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гильманова Э.Р.чыгыш ясады. Аннан соң төрле темаларга сөйләшүләр булды. Шуның берсе- укучыларны өстәмә ашату мәсьәләсе. Ахырдан 9 нчы сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен рус теле һәм математика фәннәре буенча бирелгән пробный ГИА нәтиҗәләренә анализ ясалды. Җыелышта 21 әти- әни катнашты.
-
"Чисталык дәресе" 17.01.2013

Кичә мәктәптә, РМБның 14.01.2013 нан 10 нчы № приказы нигезендә "Чисталык дәресе" узды. Әлеге дәрестә сыйныф җитәкчеләре укучыларга экологиягә, табигый ресурсларга сакчыл караш булдыру турында сөйләделәр, презентацияләр карадылар. Ахырдан сыйныфларда генераль җыештыру уздырылды.
-
‘The ABC’ бәйрәме 16.01.2013

Бүген бездә инглиз теленнән 2 нче сыйныф укучыларының хәрефләрне өйрәнеп бетүләре уңаеннан, ‘The ABC’ бәйрәме узды. Оештыручысы - инглиз теле укытучысы Шагиева А.Г.. Бәйрәмгә кунакка ‘The ABC’ килгән иде. Укучылар инглиз телендә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Соңыннан 2 командага бүленеп КВН уйнадылар. Командалар арасында кискен көрәш барды, нәтиҗәдә икесе дә җиңүче булып калды. Бәйрәм ахырында укучыларга бүләкләр тапшырылды.
-
"Рус теле көне" 15.01.2013

Бүген мәктәптә "Рус теле көне" узды. Әлеге чараны 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хәсәнова Э.Г. уздырды. Чара "Кто хочет стать миллионером" телевизион уены форматында узды, үз эченә рус теле фәне буенча сорауларны туплаган иде. Иң элек үз көчләрен бары тик "5" ле билгеләренә генә укучылар сынады, аннан соң "4" һәм "5" кә укучылар, соңыннан чирегендә бер генә "3" булган укучылар белемнәрен тикшерделәр. Уенның җиңүчесе булып 8 нче сыйныф укучысы Бурганова Зилә калды. Аңа бүләк итеп Эльмира Галимулловна сүзлек тапшырды.
-
Пед.совет утырышы 14.01.2013

Бүген мәктәптә дәресләрдән соң "Педагогик осталык. Бүгенге заман мәктәбе дәресе. Заман укытучысы" дигән темага пед.совет утырышы булды. Әлеге утырышты узган пед.совет карарларының үтәлеше тикшерелде, педагогик осталык буенча анкета үткәрелде, "Заман укытучысына ФГОС нинди таләпләр куя?" дигән темага методик доклад укылды (доклад белән чыгыш ясады директор урынбасары Хәсәнова Э.Г.);1 нче яртыеллык нәтиҗәләре һәм региональ китапларга заказ бирү турындагы сораулар каралды.








