МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 ( 129 ) 130 >>
-
Ата-аналар җыелышы 22.02.2013

Бүген мәктәптә, ТР МФМ тарафыннан килгән "Опрофилактических мерах по обеспечению безопасности учащихся общеобразовательных школ и воспитанников дошкольных учреждений в РТ" хаты нигезендә мәктәп укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның ата-аналары өчен җыелышы узды. Җыелышта район вәкилләре- "Кайбыч" полиция бүлекчәсе начальнигы , полиция майоры Хуҗин Рушан Галимулла улы һәм район башлыгының коррупциягә каршы сораулар буенча урынбасары Петухова Фәния Фәрит кызы катнашты.
-
Патриотик җырлар фестивале 22.02.2013

Хәрби- патриотик айлык кысаларында, бүген мәктәптә патриотик җырлар фестивале узды. Әлеге фестивальне сыйныф җитәкчеләре белән берлектә, музыка укытучысы Хисамова Резедә Мансур кызы оештырды. Һәр сыйныф әлеге чарага җитди карап, югары дәрәҗәдә әзерләнгәннәр иде. Репертуар да төрледән - төрле булды. Резедә Мансуровна һәр җырның тарихы һәм әлеге җыр белән бәйле тарихи фактлар белән таныштырып барды. Жюри һәр сыйныфның да чыгышын уңышлы дип тапты, әмма шулай да өстенлекне 2-3 нче сыйныф укучыларына бирде. Әлеге сыйныфлар бергәләп "Солдатушки" җырын әзерләгәннәр иде.
-
Халыкара туган тел көне 21.02.2013

21 февраль – Халыкара туган тел көне. Әлеге дата уңаеннан бүген безнең мәктәптә "И, гүзәл туган телем" дигән кичә узды. Әлеге кичәдә укучылар тел турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җарладылар. Тел турында мәкальләрне исләренә төшерделәр. Әлеге чара татарның гимны булган, Г.Тукайның "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
"Аҗаган" уены 20.02.2013

Бүген, хәрби-патриотик айлык кысаларында "Аҗаган" уены үтте. Әлеге уенда 5-9 нчы сыйныф укучылары 2 командага бүленеп ярыштылар. Әлеге уенда укучыларның физик һәм интеллектуаль яктан көчләре сыналды. Тормыш иминлеге нигезләре, физкультура, георграфия фәннәреннән дә белемнәре сыналды. Уенда, Сөләйманов Ранис командасы җиңү яулады.
-
Хәрби-патриотик айлык 18.02.2013

Февраль- мәктәп планында хәрби-патриотик айлык буларак билгеләп үтелә. Әлеге айлык кысаларында мәктәптә төрле чаралар үткәрелә. Шуларның берсе бүген үтте. Укучылар үзләре әзерләгән проектлар белән чыгыш ясадылар. 6-7 сыйныф укучылары "Минем гаиләм тарихында Бөек Ватан сугышы" дигән темага плакатлар әзерләгәннәр иде, алар үзләренең бабалары кайда һәм кем булып сугышулары турында тәфсилләп сөйләделәр, ә 5 нче сыйныф укучылары "Бүгенге көн солдаты" дигән темага плакат ясап, үзләренең әтиләре тыныч көндә кайда һәм кем булып хезмәт итүләре турында сөйләделәр. 8 сыйныф укучылары "Герой шәһәрләр" темасына, 9 сыйныф укучылары "Сугыш вакыты кораллары" дигән темага компьютер презентациясе әзерләп чыгыш ясадылар. Башлангыч сыйныф укучылары, "Солдатта булган диләр" дигән темага рәсемнәр күргәзмәсе оештырдылар.
-
Әлифба бәйрәме 16.02.2013

Бүген 1 сыйныф укучыларының зур бәйрәме- Әлифба белән саубуллашу кичәсе узды. Бәйрәмгә укучыларның әниләре дә килде, алар нәниләрне котлап бүләкләр өләштеләр. Әлеге чара бик кызыклы итеп оештырылган иде, укучылар "Әлифба" дигән корабка утырып диңгездә сәяхәт иттеләр, тукталышларда төрле биремнәр үтәделәр, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Белем ачкычын исә, киләсе елга укырга керүче балалр бакчасында тәрбияләнүче балаларга тапшырдылар. Укучыларга әлифбаны тәмамлау турындагы таныклык- диплом бирелде. Әлеге чараны 1 нче сыйныф җитәкчесе Мөхетдинова А.Н. оештырды һәм үткәрде.
-
"Йолдызлык-2013"фестиваленең зона туры 13.02.2013

Бүген укучыларыбыз, район сәхнәсендә "Йолдызлык -2013" фестиваленең зона этабында чыгыш ясадылар. Фестивальдә катнашкан 15 укучыбыз, "Вокал- соло", "Вокаль ансамбль", "Конферанс" номинацияләрендә үз көчләрен сынады. Шуларның 13-е, фестивальнең район турына чыгу бәхетенә иреште. Аларга уңышлар телибез!
-
"Ел укытучысы-2013" бәйгесе 12.02.2013

"Ел укытучысы-2013" бәйгесендә безнең мәктәптән инглиз теле укытучысы Шаһиева А.Г. катнашты. Район турының зона этабында ул 3 нче урынга лаек булды. Хезмәттәшебезне чын күңелдән котлыйбыз.
-
Сталинград сугышы 09.02.2013

Бөек Ватан сугышының иң дәһшәтле көрәше- Сталинград сугышы тәмамлануга быел 2 февральдә 70 ел булды. Әлеге дата уңаеннан мәктәптә тематик сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Чираттагысы бүген 6 нчы сыйныфта узды. Сыйныф җитәкчесе Хәсәнова Э.Г. укучыларга әлеге көрәшнең тарихын сөйләде, укучылар презентация әзерләгәннәр иде.
-
Укучыбыз зона ярышларында! 07.02.2013

Бүген, 9 нчы сыйныф укучысы Сөләйманов Ранис ТР укучыларының IX спартакиадасы кысаларында, 1997-1998 елгы егетләр арасында уздырылучы волейбол ярышларының зона турында район җыелма командасы составында чыгыш ясар өчен Тәтеш районына китте. Аңа уңышлар һәм хәерле юл телибез








