МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
Конкурска нәтиҗә ясалды 03.04.2013

1 апрель-Халыкара кошлар көнендә, мәктәпкүләм сыерчык оялары ясау конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Укучылар әлеге конкурста ел саен актив катнашалар. Быел исә, узган ел катнашмаган укучыларга катнашырга дип шарт куелган иде. Барлыгы 14 укучы катнашты. Аеруча, 1 нче сыйныф укучылары актив булды, алар барысы да әлеге конкурста катнашты. 1 урынга - 4 нче сыйныф укучысы Хәсәнова Язилә һәм 5, 7 нче сыйныфта укучы Сөнгатуллин Ранил-Ранислар лаек булды. Аларга flesh-хәтер бүләк ителде. Калган укучыларга да бүләкләр тапшырылды.
-
Кошлар көне 01.04.2013

1 апрельне күпләребез юмор һәм алдау көне буларак белә. Әмма әлеге дата, 1927 нче елдан бирле Россиядә "Кошлар көне" буларак та билгеләп үтелә. 1906 елдан башлап дөнья күләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә. Чөнки 1906 елның 1 нче апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела, ә Россия әлеге чарага 1927 нче елда кушыла. Бүген безнең мәктәптә дә "Кошлар көне" билгеләп үтелде. Әлеге чараны биология укытучысы Зиннәтуллин Р.А. оештырды. Чарада балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Аннан соң "Кошларны таны" дигән викторина үткәрелде. Укучылар рәсемгә карап һәм тавышлары буенча бездә яшәүче һәм күчмә кошларны таныдылар. Шулай ук, сыерчык оялары ясау буенча мәктәпкүләм конкурска да нәтиҗә ясалды, оя ясап килгән һәр укучы мактау күгазе һәм истәлекле бүләккә ия булды.
-
Маликовлар гаиләсе белән очрашу 29.03.2013

Бүген укучыларыбыз, район мәдәният йортында Маликовлар гаиләсе концертын тамаша кылып кайттылар. Әлеге искиткеч чара укучыларыбыз күңелендә җылы хатирә булып бик озак сакланыр мөгаен. Маликова Гүзәл ханым- безнең якташыбыз, аның әнисе Зур Урсак авылыннан, ә әтисе Апас районыныннан икән. Уллары Муса һәм Гайсә -Гүзәл апаның зур горурлыгы. Күп төрле музыка коралларында уйныйлар, җырлыйлар, көйләр иҗат итәләр. Әлеге сәләтләрен алар безнең укучыларга да күрсәттеләр.
-
Укучылар белән очрашу 28.03.2013

Бүген бездә, Кайбыч муниципаль районы башкарма комитетының опека һәм попечительство бүлегенең баш хезмәткәре Гарафутдинова З.Р. һәм эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча инспекторы вазыйфасын башкаручы Нуруллин Э.М. укучылар белән очрашуга килделәр. Нигездә алар 7 нче сыйныф укучылары белән аралаштылар, укучыларга анкета уздылар.
-
"Йолдызлык-2013" нең зона туры 27.03.2013

26-27 нче март көннәрендә мәктәбебез укучылары "Йолдызлык-2013" телевизион фестиваленең зона турында- Чүпрәледә чыгыш ясап кайттылар. "Салават күпере" вокал ансамбле һәм Хисамова Илсөя катнашучы дипломы белән; кечкенәләр төркемендә чыгыш ясаучы конферанслар Хөсәенова Илгизә- Хәсәнов Баязит "Иҗади эзләнүләре өчен" дипломы белән бүләкләнделәр. Уртанчылар төркемендә чыгыш ясаучы конферанслар дуэты Хөсәенова Ләлә - Шәмсетдинов Илназ 2 нче урын алып, 15-19 апрельдә Казанда узучы суперфиналга чакыру алдылар. Аларга киләчәктә уңышлар телибез!
-
Нәүрүз мөбарәкбад! 22.03.2013

Мәктәбебездә традициягә әйләнеп, ел саен үткәрелә торган чаралар бар. Шуларның берсе-Нәүрүз бәйрәме. "Нәүрүз” сүзе фарсыча "яңа көн” дигәнне аңлата. Төрки илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килә. Безнең укучылар да, 21 март көнне авыл буенча өйдән-өйгә кереп Нәүрүз күчтәнәче җыйдылар. Матур теләкләр теләп, такмаклар әйтүче укучыларны авыл халкы һәр елны көтеп ала, рәхмәтләрен әйтеп, киләсе елга да килегез дип озатып калалар. 22 март көнне мәктәптә бәйрәм булды- Нәүрүзбикә килде, төрле милли уеннар уйналды, җыр-биюләр белән үрелеп барган чарадан соң укучылар Нәүрүз күчтәнәчләре белән сыйландылар.
-
Язгы шәфкатьлелек атналыгы 21.03.2013

Мәктәбебездә "Язгы шәфкатьлелек атналыгы" бара, әлеге атналык кысаларында 5-9 сыйныф укучылары ялгыз яшәүче өлкәннәр янына барып хәлләрен беләләр, өй эшләрендә ярдәм итәләр, урамда кар чистарталар, нигез төпләрендәге карларны көриләр. Беренчеләрдән булып әлеге эшкә 7 нче сыйныф укучылары кузгалды, алар сыйныф җитәкчеләре Шагиева А.Г. белән берлектә ялгыз яшәүче Мөслимә апа янына барып ярдәм кулын суздылар.
-
Музыка атналыгы 20.03.2013

Бу атнада, 18-23 март көннәрендә мәктәбебездә музыка атналыгы бара. Аны җыр укытучысы Хисамова Резедә Мансуровна оештыра. Атнаның һәр көненә берәр чара планлаштырылган. Беренче көнне "Белемнәр аукционы", икенче көнне- "Музыкаль ринг", өченче көнне "Көчсез буын" чаралары үтте. Шунысы игътибарга лаек, әлеге чараларда мәктәпнең һәр укучысы катнаша, атна дәвамында алар үзләренә баллар туплап баралар, шимбә көнне җиңүче билгеләнәчәк.
-
"Энергияне саклау- планетабызны яклау" 18.03.2013

Мәктәптә энергия ресурларын саклау турындагы чараларны үткәрү дәвам итә. Чираттагысы шимбә көнне узды, 6 сыйныф җитәкчесе Хәсәнова Э.Г. 5-6 сыйныф укучылары өчен "Энергия һәм аны саклау" дигән темага сыйныф сәгате үткәрде. Әлеге дәрестә алар тематик мультфильмнар карадылар, үзләре әзерләгән презентацияләр белән чыгыш ясадылар.
-
9 нчы сыйныфларда ДЙА графигы 18.03.2013

Рособрнадзор определил сроки сдачи государственной итоговой аттестации учащихся 9-х классов.
Согласно расписанию, экзамены будут проводиться в следующие дни:
28 мая (вт.) - математика;
31 мая (пт.) - история России, обществознание, физика, химия, география, биология, иностранные языки (английский, французский, немецкий, испанский), литература, информатика и информационно-коммуникационные технологии;
4 июня (вт.) - русский язык;
7 июня (пт.) - история России, обшествознание, физика, химия, география, биология, иностранные языки (английский, французский, немецкий, испанский), литература, информатика и информационно-коммуникационные технологии;
11 июня (вт.) - резервный день: математика, история России, география, биология, физика, иностранные языки (английский, французский, немецкий, испанский);
14 июня (пт.) - резервный день: русский язык, обществознание, химия, информатика и информационно-коммуникационные технологии, литература.








