МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Соңгы ДЙА 17.06.2013

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары соңгы имтиханнарын - татар теленнән ДЙА тапшырдылар. Сынаулар инде артта калды, әмма имтихан нәтиҗәләрен көтү дә бик дулкынландыра.
-
Юл чатында хезмәттә 16.06.2013

Бу Америка кунагын, кем алып кайткан икән? Бигрәк әрсез инде үзе. Юл кырыйларын да басып бетергән. Тырышып-тырышып кунак түгел, ә хуҗа булырга тели. Ә юк, хуҗа булмый тор әле, безнең директор моңа юл куймас!
-
Җәйге бакча 14.06.2013

Укучыларыбыз каникулда дип бакчада чүп үсми тормый. Ләкин укучыларыбыз да чүпкә үсәргә ирек бирми- җәйге практикаларын үтиләр. 7 нче сыйныфлар үзләренең эшләрен тәмамладылар, чиратта 6 сыйныф укучылары. Алар 17 июньгә кадәр мәктәп бакчасында хезмәт куялар.
-
Укытучыларның күңелле яллары 12.06.2013

Ямьле җәй җитүгә укытучыларның күбесе җәйге ялга китә. Ләкин, юл кырыйлары чүпкә баткан вакытта тынгысыз күңелле укытучыларыбыз өйдә ята аламы соң? Әлбәттә юк! Менә тагын юл буйлары үзенә дәште, без үзебезнең участокны чистартып кайттык.
-
Җәйге лагерь башланды 10.06.2013

Бүген, мәктәп каршындагы "Чишмәкәй" җәйге сәламәтләндерү лагере 15 бала өчен үзенең ишекләрен ачты. Балалар беренче көнне үк 2 командага- "Йолдызчык" һәм "Дуслык" командаларына бүленеп ярыша башладылар. Укучыларның күңелен күрү өчен лагерьдә 4 укытучы хезмәт куя.
-
Сабантуй 06.06.2013

Бүген мәктәп мәйданында, агрофирма белән берлектә мәктәп коллективы оештырган, авыл халкы өчен традицион сабантуй бәйрәме узды. Бәйрәмдә төрле милли уеннар оештырылды, җыр-бию тынып тормады. Килгән кунакларны түләүсез шашлык һәм коймак белән чәй белән сыйладык.
-
Сабантуйга әзерлек 04.06.2013

Сабантуй бәйрәменә әзерлек бара. Укучыларыбыз бүген авыл халкыннан сабантуйга бүләк җыярга чыктылар.
-
Активистлар слеты 03.06.2013

1 июнь- Халыкара балаларны яклау көнендә, мәктәбебезнең 10 актив укучысы районда акивистлар слетында катнашып кайтты.
-
"Шатлык көне" 28.05.2013

Бүген, дәресләрдән соң,без "Шатлык көне" н уздырдык. Аның өчен, ямьле Бәрле буена төшеп, төрле уеннар уйнадык, бәрәңге, шашлык пешердек, балык тоттык. "Шатлык көне" күңелләрдә зур шатлык хисе уятты.
-
Соңгы кыңгырау 25.05.2013

Бүген уку елының иң истәлекле көне. Барлык мәктәпләрдә дә соңгы кыңгырау яңгырый. Безнең мәктәптә ул - 4 укучы өчен яңгырады. Мәктәбебез, канат ярган 4 бөркетен олы юлга озатты. Уңышлар сезгә укучылар, киләчәктә сезнең турында бары куанычлы хәбәрләр генә ишетергә насыйп булсын иде!








