МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Юл чатында хезмәттә 02.07.2013

Бу юл кырыендагы чүп нишләп шулай тиз үсә микән? Ул укытучыларның бөтенләй дә ял итәселәре килми дип уйлый ахрысы. Менә бүген кабаттан әлеге чүп белән көрәшеп, кабат тиз генә очрашмаска дип килешеп кайттык.
-
Лагерь көндәлегеннән 30.06.2013

Лагерь тәмамланды. Бүген лагерьдә тәрбияләнүче 15 бала белән саубуллаштык. Соңгы көн уңаеннан зур бәйрәм- сабантуй оештырдык. Укучылар лагерьдә үткән көннәре турында фикерләрен язып калдырдылар. Шунысы куанычлы- лагерьдә үткән көннәр укучыларга бик ошаган.
-
Чыгарылыш кичәсе 28.06.2013

Бүген мәктәбебез канат ярган 4 бөркетен олы юлга озатты. 4 егетебез төп мәктәпне тәмамлап өлгергәнлек аттестаты алды. Әлеге кичәдә әти-әниләр, укытучылар һәм районнан килгән вәкил Гайнуллина Рафия Зөфәр кызы катнашты.
-
Лагерь көндәлегеннән 27.06.2013

Бүген безнең укучылар кызыклы сәфәргә чыктылар- Буага күңел ачырга бардылар. Иң элек "Арктика" боз сараенда шугалакта шудылар, аннан соң бассейнга су коенырга бардылар. Әлеге сәфәр укучылар күңелендә озакка сакланыр әле.
-
Бакчадагы эшләр 26.06.2013

Мәктәбебез участогы бик зууур безнең. Нинди генә культура үсми анда. Әмма төп игътибарны әлбәттә бәрәңгегә бирәбез. Аны без күп итеп утыртабыз. Бәрәңге үстерү катлаулы эш булса да, безнең укытучылар сынатмыйлар. Менә бүген дә пыр туздырып икенче кат чүбен утап чыктык.
-
Яфраказык әзерләү 25.06.2013

Коллективыбыз 35 градуслы эсседә дә тик ятмый. Кыш өчен терлекләргә азык әзерлибез- яфраказык җыябыз. Чираттагысына бүген бардык. Тиешле норманың яртысын диярлек үтәдек. Җыелган азыкны "Гөбнә" агрофирмасының Иске Чәчкаб филиалына тапшырдык.
-
Лагерь көндәлегеннән 23.06.2013

Бүген "Чишмәкәй"дә тәрбияләнүче балалар өчен "Һәрвакыт әзер бул" конкурсы оештырылды. Әлеге бәйге 7 этаптан торды: "Китап докторы", "Хәрби доктор", "Ребуслар утравы", "Яшь кулинар", "Нәни чәчтараш", "Нәни кулинар", "Музыкаль эрудит". Әлеге конкурста "Дуслык" командасы җиңеп чыкты. Бүген шулай ук ташландык материалларда подделкалар ясау конкурсы үткәрелде. Әлеге конкурста "Йолдызкай" отряды җиңү яулады. Әлеге чараларның һәркайсын Хисамова Резедә Мансур кызы оештырды.
-
Лагерь көндәлегеннән 22.06.2013

Бүген лагерьдә 22 июнь -Бөек Ватан сугышы башланган көн билгеләп үтелде. Линейкада 1 минутлык тынлык игълан ителде. Аннан соң укучылар һәйкәлгә һәм сугыш ветераны Хәмидуллин Газулла абый янына очрашуга бардылар.
-
Лагерь көндәлегеннән 21.06.2013

Лагерьдә төрле түгәрәкләр эшли. Шуларның берсе -"Оста куллар" түгәрәге. Түгәрәк җитәкчесе Булатова Гөлия Алкин кызы белән укучылар оригами сәнгатенә төшенәләр, төрле фигуралар ясыйлар.
-
Лагерь көндәлегеннән 19.06.2013

Безнең "Чишмәкәй" җәйге сәламәтләндерү лагерендә һәркөнне бер чара планлаштырылган. Балалар әлеге чараларга бик теләп әзерләнәләр һәм җаваплы карыйлар. Бүген бездә "Яфрак бәйрәме" узды. Әлеге чараны тәрбияче Галиуллина Алия Салихҗан кызы оештырды.








