МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
Зур җиңүебез! 23.04.2013

Әлеге яз, безнең мәктәп тарихына куанычлы вакыйга белән кереп калыр. Чөнки, укучыларыбыз Хөсәенова Ләлә һәм Шәмсетдинов Илназ (җитәкчеләре Гильманова Э.Р.), "Созвездие- Йолдызлык-2013" телевизион - эстрада фестивалендә, конферанс номинациясендә (уртанчылар төркеме) Республика күләмендә 3 нче урын яулап кайттылар. Әлеге җиңүгә укучыларыбыз 3 ел дәвамында тырыша- тырмаша килделәр. Арыган, туйган чаклар да булды. Ләкин әлеге җиңү киләчәккә зуррак баскычларга үрләргә өмет бирде. Укучыларга бүләк итеп диплом белән бергә телефон-андроид, акчалата бүләк, һәм йолдызлык медальләре тапшырдылар. Җиңүчеләребезне кайнар котлыйбыз, аларга алда тагы да зуррак җиңүләр телибез. Уңышлар сезгә!
-
Язгы өмә 20.04.2013

Бүген дәресләрдән соң мәктәп территориясен чүп-чардан арындыру өчен язгы өмәгә чыктык. Әлеге чарада 2-9 сыйныф укучылары һәм укытучылар коллективы- барысы да бик актив катнашты.
-
"Экология айлыгы" 19.04.2013

Татарстан Республикасында экология елы кысаларында, мәктәбебездә 2013 елның 15 апрель-15 май көннәрендә "Экология һәм әйләнә-тирәне саклау айлыгы" үткәрелә. Әлеге айлык кысаларында класс сәгатьләре үткәрелә башлады. Чираттагысын бүген, 6 сыйныф җитәкчесе Хәсәнова Э.Г. үткәрде. Ул "Урманнарны саклыйк" дигән темага түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрде.
-
"Фән көне" 18.04.2013

Кичә, 17 апрель көнне 1 нче сыйныф укытучысы Мөхетдинова А.Н., әйләнә-тирә дөнья дәресе буенча "Фән көне" үткәрде. Әлеге чарада 1-4 нче сыйныф укучылары катнашты. Кичә "Йолдызлы сәгать" телевизион уены форматында оештырылган иде. Ял иткән арада, 1 нче сыйныф укучылары Татарстан Республикасының Кызыл китабы белән таныштырдылар. Әлеге китапка кергән берничә хайван һәм үсемлек турында сөйләделәр.
-
Рәсемнәр күргәзмәсе 16.04.2013

Мәктәптә сәләтле укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз күп. Шуларның берсе рәсем укытучысы- Хәйретдинова Л.Р.. Ул үзе дә бик матур ясый, укучыларны да шуңа өйрәтә. Иң күңеллесе шул- укучыларыбыз да рәсем сәнгатен үз итә. Бүген Лилия Рифкатовна укучыларның һәм үзенең эшләрен берләштергән рәсемнәр күргәзмәсе оештырды.
-
Г.Тукайның вафатына 100 ел 15.04.2013

Бүген халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның вафатына 100 ел. Шушы дата уңаеннан, мәктәптә Г.Тукайны искә алу кичәсе узды. Әлеге чараны татар теле укытучысы Булатова Г.А. оештырды. Укучылар "Исемдә калганнар" хикәясеннән өзек күрсәттеләр, шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр.
-
Күңелле ял 13.04.2013

Кичә, каникулның соңгы көнендә укучыларыбыз өчен бик күңелле вакыйга булды. 5-9 нчы сыйныф укучылары Казанга экскурсиягә бардылар. Әлеге күңелле чараны алар өчен мәктәп җитәкчелеге белән берлектә, Хәсәнова Э.Г. һәм Шагиева А.Г. оештырды. Әлеге чара кысаларында укучылар табигый байлыклар музеенда, боулинг клубта булдылар һәм 3D форматында "Парк Юрского периода-2" фильмын карадылар.
-
"Зирәк тиен" конкурсы 11.04.2013

Язгы каникул дәвам итә, ләкин мәктәп тынып тормый. 9 нчы сыйныф укучылары рус теле һәм математикадан ГИА га әзерлек максатында, КФУ оештырган on-line тестлар үттеләр. Бүген исә, 1-9 сыйныф укучылары белемнәрен татар теле дәресе буенча сынадылар. "Зирәк тиен" укучыларыбызның һәр ел саен теләп катнаша торган конкурсларның берсе. Быел да теләүче укучылар күп булды. Әлеге конкурста 40% укучыбыз катнашты.
-
Укытучылар киңәшмәсе 08.04.2013

Шимбә, 6 апрель көнне, мәктәптә укытучылар коллективы уырышы узды.Әлеге утырышта хезмәт килешүләрен тутырдык.
-
Язгы каникул чаралары 05.04.2013

Язгы каникул башланса да, мәктәп тынып тормый, планлаштырылган чаралар үткәрелеп бара. Каникулның беренче көнендә үк, төрле чараларда актив катнашкан укучыларга бүләк ясадык. Аларны Буа шәһәренең "Арктика" боз сараена, бозда шуарга алып бардык. Буага сәяхәт укучыларга бик ошады. Алда тагын бер экскурсия тора, анысы Казан шәһәренә.








