МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Метод берләшмә утырышлар
08.01.2013
Бүген мәктәптә метод берләшмә утырышлары узды. Әлеге утырышларда сүз укытуда яңа стандартларлар турында барды. Һәр укытучы ФГОС таләпләре буенча үз фәнендәге үзәрешләрне әйтеп китте.
-
Кышкы лагерь 07.01.2013

Кышкы лагерьдә һәр көнне күңелле конкурслар булып тора. Укучылар 2 отрядка бүленеп үзара ярышалар. Бүген исә бездә "Мистер һәм Мисс Кыш-2013" мода конкурсы узды.
-
Районкүләм чыршы бәйрәме 05.01.2013

Бүген мәктәбебезнең 5 укучысы, актив укучылар өчен оештырылган районкүләм чыршы бәйрәмендә катнаштылар.
-
Математикадан ГИА 04.01.2013

Каникуллар булуга карамастан, мәктәп буш тормый. Башлангыч сыйныф укучылары кышкы лагерьда ял итәләр, урта звено укучылары каникул вакытына планлаштырылган чараларда катнашалар. 9 нчы сыйныф укучылары имтихан бирәсе фәннәрдән консультацияләргә йөриләр, кичә мәсәлән, физикадан шөгыльләнделәр, ә бүген исә математикадан пробный ГИА эшлиләр. Әлеге чара ел башында ук планлаштырылган иде. Рус теленнән пробный ГИАны укучылар көзге каникуллар вакытында эшләделәр.
-
Кышкы каникуллар
01.01.2013
Кышкы каникуллар башланса да, мәктәбебез буш тормас. Чөнки, каникул вакытында укучыларны мәктәптә җәлеп итү өчен төрле чаралар планлаштырылды. 3 нче гыйнвардан кышкы лагерь үз эшен башлаячак.
-
Яңа ел бәйрәмнәре 30.12.2012

Мәктәбебездә яңа ел бәйрәмнәре узды. 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен 28 декабрь көнне узды. Чара "Зәңгәр ут яктысында" дип аталды. Укучылар төрле номерлар белән чыгыш ясадылар, төрле уеннар оештырылды. Соңыннан лотерея билетлары уйнатылды. 1-4 нче сыйыф укучылары өчен бәйрәм 29 нчы декабрь көнне узды. Укучылар төрле чыгышлар ясадылар - җырладылар, биеделәр, күңел ачтылар. Бәйрәмнәр оешкан төстә, укучылар күңеленә хуш килердәй итеп оештырылды. Кунакка әти- әниләр дә килгән иде.
-
"Президент чыршысы"нда кунакта 27.12.2012

Кичә, 9 нчы сыйныф укучысы Сөләйманов Ранис, Казанда ТатнефтьАрена боз сараенда узган, "Президент чыршысы"нда катнашып кайтты. Ранис һәр яктан актив укучы ул спортта да, укуда да сынатмый, өстәвенә "KALKAN" профилактика отрядының командиры да.
-
"Без инде зур үстек- 5 кә күчтек!" 14.12.2012

Кичә, 13 нче декабрь көнне 5 нче сыйныф җитәкчесе Гайнетдинова А.Г. "Без инде зур үстек- 5 кә күчтек!" дип исемләнгән ачык сыйныфтан тыш чара күрсәтте. Әлеге чарада укучыларның әти-әниләре, беренче укытучылары Мөхетдинова А.Н. һәм кайбер фән укытучылары катнашты. 5 нче сыйныф укучыларының әти- әниләре белән якыннарак танышу, тыгыз бәйләнешләр булдыру максатыннан оештырылган әлеге кичә бик күңелле узды. Әти- әниләр өчен төрле уеннар оештырылган булса, укучылар концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.
-
Ачык дәресләр 12.12.2012

Мәктәптә төрле фәннәрдән ачык дәресләр план буенча үткәрелеп бара. Бүген шуларның чираттагылары үтте. 2 нче сыйныфта, Хәсәнова Ф.Г. яңа стандартлар буенча әйләнә - тирә дөнья фәненнән "Алтыаяклылар һәм сигезаяклылар" дигән тема буенча, яңа тема аңлату дәресе үткәрде; 6 нчы сыйныфта Шаһиева А.Г., инглиз теленнән "Хайваннар" темасы буенча кабатлау дәресе үткәрде.
-
7 нче сыйныфта ачык тәрбия сәгате 10.12.2012

7 нче декабрь көнне, 7 нче сыйныф җитәкчесе Шаһиева А.Г. "Саулык - зур байлык" дигән темага ачык тәрбия сәгате үткәрде. Әлеге дәрестә, укучылар сәламәтлекнең төп нигезен тәшкил итүче факторларны ачыкладылар, үзләренең сәламәтлекләрен процентларда бәяләделәр. Шунысы кызыклы, укучыларның берсе дә үзенең сәламәтлеген 100% ка бәяләмәде. Моның сәбәпләрен дә ачып бирделәр. Киләчәктә үзләренең сәламәтлекләрен арттыру өстендә эшләргә дип килештеләр.








