Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Лашманка, улица Химиков, дом 6 |
| Телефон: | +7(843)-962-92-43 |
| E-Mail: | lashman.dou@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Зуфарова Рагида Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 2 |
Канатлы дусларыбыз
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
«Яшь мастер» (BebySkills) төбәкара чемпионаты 29.01.2026

29 гыйнварда “Чирмешән авылының “Ландыш” МБМБУ” базасында төрле компетенция буенча «Яшь мастер» (BebySkills) төбәкара чемпионатының муниципаль этабы узды. Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр үзләрен чәчтараш һәм медицина һәм социаль ярдәм күрсәтү ролендә сынап карадылар. 5-7 яшьлек балалар арасында үткәрелгән конкурс йомгаклары буенча: “Медицина һәм социаль ярдәм күрсәтү” компетенциясендә 1 урын – Зуфаров Нурихан, “Чәчтараш эше” компетенциясендә 3 урын –Газизова Әмилә яулады. Аларны уңышлары белән котлыйбыз, алга таба да дәрәҗәле һөнәр ияләре булуларын телибез!
-
«Сәяхәт башлана» эш дәфтәре 28.01.2026

Мавыктыргыч сәяхәт дәвам итә! Беренчеләр хәрәкәте балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә «Сәяхәт башлана» дигән искиткеч эш дәфтәрләре бүләк итте! Бу матур һәм кызыклы дәфтәрләр балаларга белем дөньясына беренче адымнарын ясарга ярдәм итә! Анда-фикерләүне, хыялны һәм вак моториканы үстерүче биремнәр. Бу дәфтәрләр ярдәмендә балалар үзләре өчен бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр ачачакларына ышанабыз. Һәр шөгыль алар өчен чын маҗара!
-
«Блокада карлыгачы» патриотик хәтер акциясе 27.01.2026

1944 нче елның 27 гыйнвары -Ленинградның камалыштан чыккан көне. Ленинград блокадасы 872 көнгә сузыла. Бу шәһәр халкы өчен иң авыр һәм сынаулы көннәр...Бүген балалар бакчасында Ленинград шәһәренең камалыштан чыккан көненә карата тематик шөгыль үткәрелде. Тематик шөгыль барышында китапханәче Гөлүсәр Максум кызы балаларга блокада көннәре, шушы авыр көннәрдә шәһәрдә яшәгән өлкәннәр, балалар тормышы турында сөйләде. Блокада икмәге, аның нормасы турында, икмәк кадере турында мәгълүмат бирде. Балалар кызыксынып тыңладылар һәм үз фикерләрен әйтергә ашыктылар. Тәрбияче презентация буенча балаларга Ленинград блокадасы, тормыш юлы, бу коточкыч вакытта кешеләрнең ничек яшәве һәм исән калуы турында белемнәрен ныгытты.
-
Саф һавада уеннар 16.01.2026

Саф һавада уеннарны балалар бик ярата. Нинди генә һава торышы булмасын, урамда алар табигатьне күзәтә. Кыш айлары балаларга уеннар уйнап чыныгып үсәргә яхшы мөмкинлек бирә. Кышкы уеннар балаларның физик һәм акыл сәламәтлеген саклаү, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү, спорт яратырга кызыксынучалыкны, мөстәкыйльлекне тәрбияләү; ихтыяр көче, сабырлык, кыюлык сыйфатлары тәрбияләү; балаларның үзләренә хас сыйфатлар булдыру омтылышын формалаштырүны дәвам итү.
-
Кышлаучы кошлар көне 15.01.2026

«Кышлаучы кошлар көне» дигән Бөтенроссия экологик бәйрәм ел саен илебездә 15 гыйнварда билгеләп үтелә. Бу көнне Россиянең күп кенә шәһәрләрендә “Кошларны ашат» акциясе уза. Бу дата уңаеннан балалар бакчасында «Кышлаучы кошлар көне» дигән экологик - танып белү көне узды. Белем бирү эшчәнлеге барышында балалар белән безнең җирлектәге кышлаучы кошлар турында белемнәрен ныгыттык һәм тулыландырдык: кошлар белән бәйле шигырьләр тыңладык, табышмакларга җавап эзләдек, «кош» рәсемнәрен карадык, кышкы вакытта кошларга кеше ярдәме кирәклеге һәм кошларны ашату кагыйдәләре турында сөйләштек.
-
Год защитника Отечества 2025 30.12.2025

2025 год для нашей многонациональной страны будет особенным, он объявлен Годом защитника Отечества, особенно это значимо в год 80-летия победы в Великой Отечественной войне. Это год, который напоминает нам о важности исторической памяти, преданности своей Родине и народу.
-
Яңа 2026 ел белән! 25.12.2025

Яңа ел - балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә шатлыклы әкият. 25 нче декабрь көнне безнең балалар бакчасында бәйрәмчә бизәлгән зал балаларны күңелле Яңа ел музыкасы һәм якты утлар белән каршы алды. Зал түрендә балкыган бизәлгән яшел чыршы янында тылсымлы Яңа ел маҗарасы башланды. .Безнең балалар шундый матур, шундый гаҗәеп, шатлыклы, көлкеле урман җәнлекләренә, матур кар бөртекләренә, Италия кызы Бефалиягә, җылы як кыш бабаена әверелделәр. Убырлы һәм аның чыгышын кызлар һәм малайлар гына түгел, ата-аналар да кызыксынып күзәттеләр. Аның Кыш бабай һәм Кар кызына корылган сихерле тозагы тиз чишелде.
-
"Гомер өчен рәхмәт " акциясе 22.12.2025

22 декабрьдә илебездә ата-аналарга «Гомер өчен рәхмәт!» дигән Бөтенроссия рәхмәт бәйрәме билгеләп үтелә. Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр акциядә актив катнаштылар. Балалар әти-әниләренә рәхмәтләрен белдерделәр, «Гомер өчен рәхмәт!» дигән открыткалар әзерләделәр. Бәйрәмнең максаты-яшьләрне ата-аналарны хөрмәт итү рухында тәрбияләү, гомер бүләк иткән өчен рәхмәт хисе, тормышка мәхәббәт тәрбияләү, гаилә кыйммәтләрен ныгыту.
-
Хуш киләсең,Яңа ел! 15.12.2025

Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,
Хуш киләсең уз бире.
Кунак булып килер дип,
Күптән көтәбез сине. -
12 декабрь - Конституция көне 12.12.2025

12 декабрьдә Россиядә Конституция көне билгеләп үтелә. Мәктәпкәчә яшьтә үк без балаларны Конституциянең төп нигезләмәләре белән таныштырабыз, Бу балаларда Ватанга, шулай ук дәүләт символларына карата мәхәббәт, хөрмәт һәм горурлык тәрбияли.Ил өчен истәлекле бу көндә «Ләйсән» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр "Конституция - илнең Төп законы" темасына әңгәмә үткәрелде









