Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Лашманка, улица Химиков, дом 6 |
Телефон: | +7(843)-962-92-43 |
E-Mail: | Ragida03@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района РТ |
Руководитель: | Зуфарова Рагида Шамиловна |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | 15 |
У нас учат: | 2 |
Канатлы дусларыбыз
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Бөтендөнья театр көне 27.03.2024
Безнең балалар бакчасында да театр көне узды. Тәрбияче балалар белән әңгәмә үткәрде: "Нинди театрлар була?", "Театрда үзеңне ничек тотарга", "Курчак театры булдыру тарихы". Балалар театр атрибутларын һәм әкият персонажларын кулланып, халык әкиятләре буенча драматизация уеннарын рәхәтләнеп уйнадылар. Театр артисты булу һәр балага да ошады.
Театр мәктәпкәчә яшьтәгеләрнең сәләтләрен ача, эмоциональ яктан әзерли, балаларның үз-үзләренә ышанычын уята, халык алдында чыгыш ясау күнекмәләрен үзләштерергә ярдәм итә. -
Нәүрүз бәйрәме 22.03.2024
Бүген балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме гөрләп узды. Нәүрүз – татар халкының иң матур йола бәйрәмнәреннән берсе, ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә. Бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала. Ул – дуслык, киң күңеллелек, кунакчыллыкны үз эченә ала. Нәүрүз – фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата, икенче төрле язгы Яңа ел, дип тә әйтәләр.
-
"Үсеш ноктасы"кабинетында кунакта 19.03.2024
Балалар бакчасы һәм мәктәп дәвамлылыгы планы нигезендә бүген әзерлек төркеме балалары Лашман урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Үсеш ноктасы" кабинетында булдылар. Балалар алдында искиткеч мәктәп тормышының яңа дөньясы ачылды.
Экскурсияне физика укытучысы Илһам Фәрит улы үткәрде. Ул “Үсеш ноктасы” белем бирү сыйфатын арттыруга шартлар тудыруын, укучыларның физика, химия, биология фәннәрен үзләштерү өчен мөмкинлекләрен арттыруын, табигый-фәнни һәм техник юнәлештә өстәмә белем алу мөмкинлекләре киңәйтелүен әйтеп үтте. -
Май чабу бәйрәме 15.03.2024
Без Идел буе халкының бәйрәм-йолаларын һәрвакыт өйрәнәбез. 2024 елда Май чабу 11-17 мартка туры килә. Май чабу бәйрәме — бик борынгы заманнан сакланып килгән, көтеп алынган иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе.Ул христиан динен тотучыларның Бөек пост башланыр алдыннан җиде көн, Пасхага кадәр җиде атна алдан билгеләп үтелә торган бәйрәм. Бүген безнең балалар бакчасында да Май чабу бәйрәме күңелле генә үтеп китте. Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, биеделәр, төрле уеннарда катнаштылар. Ә соңыннан коймак белән сыйландылар.
-
8 Март бәйрәме белән! 08.03.2024
Хөрмәтле гүзәл хатын кызларыбыз, әниләр, дәү әниләр, апалар - сеңелләр, матур кызларыбыз! Үзегезне ихлас күңелдән ямьле язның беренче бәйрәме белән котлыйбыз!
Яз — безнең тыйнак тормышыбызга яңа көч, дәрт, омтылыш, ышанычлар алып килә торган вакыт.
Яз сулышы гаиләгезгә муллык алып килсен, күңелләрегезгә сабырлык, барчагызга саулык китерсен. -
Ягез әле, кызлар! 07.03.2024
Бүген балалар бакчасында үзара дуслык хисләре тәрбияләү, әниләрне хөрмәтләү, алган белем һәм күнекмәләрне тормышта куллана белергә өйрәтү, кешеләр арасында үз-үзеңне культуралы тоту күнекмәләрен үстерү максатында "Ягез әле, кызлар!" уен-конкурсы узды. Бар яктан да килгән кызларыбыз сынатмады.
Афәрин, нәниләребез! Киләчәктә әти-әниләрегезнең таянычы, куанычы булыгыз -
" Яшь мастер " конкурсы 05.03.2024
5 нче март көнне балалар бакчалары арасында "Яшь мастер" (BebySkills) төбәкара чемпионатының муниципаль этабы булып узды. Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче Гатина Таңсылу "Пешекче" компетенциясе буенча 2 урынны алды.
Котлыйбыз, Таңсылу!!! Алга таба да зур уңышларга ирешергә насыйп булсын! -
"Яшел ут - 2024" 04.03.2024
Безнең балалар бакчасында Шарифуллина Гөлнара Илгиз кызы "Балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү һәм ата-аналар арасында БДД пропагандасы буенча эш алып бара. Ул "Яшел ут - 2024" балалар юл - транспорт травматизмын профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында республика смотр-конкурсының район этабында катнашты. "Авыл тәрбиячеләре арасында МБМБУ ның балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү һәм ата-аналар арасында БДД пропагандасы буенча яхшы тәрбиячесе" номинациясендә 2 урынны алды.
-
Гаилә бәйрәме 29.02.2024
29 февраль көнне балалар бакчасында Гаилә бәйрәме узды.Кичәдә биш гаилә: Айсылу һәм Айрат Гатиннар балалары Рахим һәм Таңсылу белән, Салават һәм Гөлнара Газизовлар уллары Мөхәммәд белән, Сөмия һәм Рәис Зуфаровлар кызлары Азалия белән, Чистайдан кайткан хөрмәтле кунакларыбыз Зөлфия һәм Илдар Зиганшиннар оныклары Мөхәммәт һәм Әмилә белән,Сәрия һәм Рәмис Байкеевлар уллары Даян белән көч сынашты. Алар үзләренең осталыкларын, тапкырлыкларын, талантларын күрсәтте. Балалар бакчасына йөрүче балалар әти-әниләренә матур җырлар, шигырьләр, биюләр бүләк итте. Бәйрәм кызыклы уеннар белән үрелеп барып, әти-әниләрнең һәм балаларның кәефләрен күтәрде. "Безнен гаилә – тату гаилә" бәйгесенә бәйрәм азагында йомгак ясалды. "Иң күркәм гаилә" титулын Гатиннар алды, "Иң тырыш гаилә " булып Зуфаровлар, "Иң тыйнак,гаилә" дип Байкеевлар,"Иң тапкыр гаилә" булып Зиганшиннар, "Иң шаян гаилә" Газизовлар танылды, алар Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Бәйрәм "Күңелле балачак" җыры белән тәмамланды.
-
Городец бизәге 26.02.2024
“Городец бизәкләре белән танышу", рәсем ясау. Балаларны Городец бизәкләре тарихы белән, бизәкләрне нәкышләү (роспись) юнәлешендә эшләү күнекмәләре булдыру, городец картинасының характеристик үзенчәлекләре белән таныштыру, үрнәк элементлары турында күзаллау формалаштыру, сәнгатькә кызыксыну үстерү, халык иҗаты предметларына соклану уяту, Ватан тарихына һәм милли мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү.