Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Лашманка, улица Химиков, дом 6 |
| Телефон: | +7(843)-962-92-43 |
| E-Mail: | lashman.dou@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Зуфарова Рагида Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 15 |
| У нас учат: | 2 |
Канатлы дусларыбыз
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
Белем көне 01.09.2025

1 сентябрь – Белем көне, Белем бәйрәме.Белем бәйрәме – балачак хатирәсе булып һәрберебезнең күңел түрендә саклана торган көн ул. Иң матур кеше – белемгә омтылган кеше. Белемдә – бәхет, белемсезгә – дөнья ләхет, ди бит татар халык мәкале дә. Шуңа күрә һәрчак белемле булыйк, белемгә омтылыйк!
-
Татарстан Республикасы көне 30.08.2025

Безнең балалар бакчасында, 30 августта билгеләп үтелә торган Татарстан Республикасы көне алдыннан, шулай ук тәрбияләнүчеләрдә туган як турында тулы күзаллау формалаштыру, танып белү, кече Ватаныбызга мәхәббәт тәрбияләү максатында «Минем Республикам – минем Татарстан» исеме астында төрле чаралар узды.Чаралар балаларны Татарстан флагы, гербы белән таныштырудан башланды.Шулай ук балаларга җанга якын туган җир – Ватан турында сөйләнелде, Фәнис Яруллинның “Татарстан байрагы” дигән шигырь укылды. Балалар туган якның традицияләре һәм гореф-гадәтләре, халыклары, табигате турында мавыктыргыч уеннар уйнадылар, картиналар карадылар.
-
Террорга каршы өйрәнүләр 28.08.2025

2025 елның 28, 29 август көннәрендә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы приказы белән барлык мәгариф оешмаларында террорга каршы өйрәнүләр уздырыла. Бүген әлеге мөһим өйрәнү безнең балалар бакчасында да үтте. Балалар бакчасы мөдире үз чыгышында фаҗигале хәлләрне булдырмау, килеп чыккан очракта, югалып калмыйча, паника тудырмыйча, гадәттән тыш хәлләрдән югалтуларсыз чыга алуның юлларын әйтеп үтте. Һөҗүм булган очракта тиешле урынга качарга, эвакуация булганда, тиз арада чыгып китәргә тиешлеген ассызыклады
-
Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне 22.08.2025

Буген, 22 август - Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле көн уңаеннан безнең балалар бакчасында төрле чаралар үткәрелде: балалар флагтагы hәр төснең мәгънәсе белән таныштылар, флагларны танырга, дәүләт символикаларын аерырга өйрәнделәр, зур кызыксыну белән Россия флагын ясадылар.Дәүләт символларына ихтирамлы караш һәрберебездә гражданлык һәм патриотик үзаң формалаштыра, Ватанга мәхәббәт хисе уята.
-
" Шырпы -балаларга уенчык түгел" 13.08.2025

Бүген гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре безнең бакчабызда кунакта булды. Алар балалар белән әңгәмә үткәрде, аның максаты балаларның янгын куркынычсызлыгы буенча белемнәрен тикшерү, балалар уеннарыннан һәм ут белән шаяртулардан йорт янгыннарын кисәтү иде.Бу очрашу кирәкле әңгәмә булды. Балаларга ни өчен" шырпы "балаларга уенчык түгел" дигән төшенчә аңлатылынды.Янгынны булдырмас өчен нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге һәм янгын вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләнелде. Балаларга шулай ук ашыгыч хезмәт номерларын искә төшерделәр. Аларга буклетлар да тараттылар.Бу очрашуда балаларга күпме файдалы мәгълүмат җиткерделәр.Рәхмәт аларга.
-
Янгын сүндерү бүлегенә экскурсия 17.07.2025

Бүген балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Лашман авылының янгын сүндерү бүлегенә экскурсиягә бардылар. Хезмәткәрләр балаларны җылы кабул иттеләр һәм танып белү экскурсиясе оештырдылар.Янгын сүндерү машинасының эчтән нинди булуын, су тутырылган бакның кайда булуын, янгын сүндерүчеләр нинди җайланмалар кулланганын күрсәттеләр. Янгын сүндерү җиңнәре һәм коткаручыларга кирәкле башка кораллар нинди, аларның билгеләнеше турында сөйләде. Балалар янгын сүндерүчеләр төтенле урыннарда кулланган коткару аппаратларын күрделәр. Янгын чыкканда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында белемнәрне, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм үз-үзеңне тотышыңны ныгыттылар. Телефон номерын ничек дөрес язарга һәм янгын турында хәбәр итәргә.
-
"Ура, авылга!" 16.07.2025

"Ура, авылга!" җәйге лагерь.
Без дә нәни дусларыбыз белән ял итеп кайттык.Кояшлы матур көн иртәнге зарядкадан башланды. Милли уен "Түбәтәйле" уйнадык. Бүгенге ялыбыз бик тә файдалы булды, күңелле, эчтәлекле үтте! Ииң әһәмиятлесе - татар телендә аралашып, яңа сүзләр өйрәнеп, бүләк тә алып кайттык -
Гаилә, мәхәббәт hәм тугрылык көне 08.07.2025

8 июль - гаилә, мәхәббәт hәм тугрылык көне!
Гаилә-тормышыбызда һәрберебез өчен иң мөһиме. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, кайгырту һәм хөрмәт, җаваплылык, гадәтләр һәм традицияләр өйрәнәбез. Гаилә көне алдыннан без балалар белән аларның гаиләләре, нәрсә белән шөгыльләнергә яратулары, ничек ял итүләре, гаиләдә яраткан бәйрәмнәр бармы, ничек билгеләп үтелүе турында сөйләштек. Аннары балалар үзләре нәни куллары белән гаиләләренә бүләк ясадылар. -
Җиләк - чия көне. 04.07.2025

4 нче июль – искиткеч җиләк- чия көне. Урамда елның матур фасылы - җәй! Ул якты кояш, зәңгәр күк, җылы көннәр белән генә түгел, бәлки искиткеч бакча һәм яшелчә бүләкләре белән дә сөендерә. Җәйге юмартлыкларның берсе – чия! Кем чияне яратмый соң-алсу, татлы, әче! Шундый түгәрәк, күзләрне шатландыра торган чия! Мөгаен, сезнең әйләнә-тирәгездә бу тәмле җәйге җиләкне яратучылар аз булмас.Без дә бүген чия турында сөйләштек һәм чияне ясап карарга булдык
-
Авыл көне 30.06.2025

Соңгы берничә елда авылларда да авыл көнен бәйрәм итү матур традициягә әверелде. Бәйрәмгә авыл халкы, читтә яшәүчеләр һәм тирә-як авыллардан кунаклар кайтып, Сабан туен дә хәтерләтә. Нәкъ шундый бәйрәм Лашман авылында да үтте.Безнең балалар бакчасы хезмәткәрләре балалалар өчен аерым мәйданчыкта төрле уеннар, ярышлар уздырды. Бәйрәм бик күңелле үтте. Балалар күтәренке кәеф белән таралышты.









