Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Лашманка, улица Химиков, дом 6 |
| Телефон: | +7(843)-962-92-43 |
| E-Mail: | lashman.dou@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Зуфарова Рагида Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 15 |
| У нас учат: | 2 |
Канатлы дусларыбыз
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Кыш Бабайның туган көне 18.11.2025

Бүген, 18 ноябрь - Кыш бабайның туган көне. Һәркемнең дә туган көне булган кебек, Кыш бабайның да туган көне бар икән, ләбаса. Нигә нәкъ менә бу көндә дисезме?! Чөнки суыклар менә шушы көннән башлана икән. Ничә яшь икәнен төгәл белмәсәк тә, якынча исәпләүләр буенча ул 2000нче яшен күптән тутырган инде. Туган ягы- Бөек Устюг. Һәркем бүләк көткән шикелле ул да туган көненә бүләк көтә. Шул нисбәттән, безнең балалар бакчасына Кыш бабай кунакка килде. Балалар Кыш бабайны гаҗәпләнеп һәм сөенеп каршыладылар, чөнки яңа елга әле ерак.
-
Татарча диктант 14.11.2025

Бүген 14 ноябрьдә «Татарча диктант» 2025 акциясе башланып китте. Дөньякүләм “Татарча диктант” акциясенә без дә да кушылдык.
-
Игелек көне 13.11.2025

"Игелек көне" - Бөтендөнья бәйрәме, ул ел саен 13 ноябрьдә билгеләп үтелә. Бу игелеклелек көне бер-береңә карата игелекле һәм кайгыртучан булуның никадәр мөһим булуын искәртә. Балалар кемгәдер изгелек эшләү һәм башка кешенең йөзендәге елмаюны күрү никадәр күңелле икәнлеге турында фикер алыштылар.
-
Татарстан Конституциясе көне 05.11.2025

Балалар бакчасында Татарстан Конституциясе көне-үзенчәлекле вакыйга. Балалар безнең Конституцияне гарантияли торган хокукларның һәм ирекләрнең әһәмияте турында белделәр. Бу өлкәннәр өчен генә түгел, балалар өчен дә мөһим, чөнки алар җәмгыятьнең бер өлеше һәм аларның да үз фикерләре бар.
Мәктәпкә зерлек төркеме балалары белән Р. Т. Конституция көненә багышланган әңгәмә үткәрдек, шигырьләр укыдык. Татарстан гимнын тыңладылар. Мондый әңгәмәләр балаларда үз илең өчен горурлык тәрбияли, ватанпәрвәрлек, Ватанга мәхәббәт, Татарстан тарихы белән кызыксыну уята. -
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. 03.11.2025

4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. “Бердәмлек “ төшенчәсе туплану, берләштерү мәгънәсенә ия. Элек – электән безнең татар халкына хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарны җиңәргә мөмкинлек биргән.Нәкъ менә шушы бердәмлек безнең илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.1нче ноябрь көнне безнең балалар бакчасында, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан,төрле чаралар булып узды. Ватаныбызның зур, матур икәнен, аның тарихи вакыйгаларга бай булуы турында мәгълүмат бирелде. Традиция буенча, Россия гимны яңгырады, аннары кыскача бәйрәмнең тарихы белән таныштырылды, әңгәмә үткәрелде Төрле милләт вәкилләренең костюмы кигән курчаклар да кунакка килгән иде .
-
Киемеңә фликер беркет, бу синең җансакчың! 27.10.2025

Балаларыбызның иминлеге-ата-аналарның һәм балалар бакчасы хезмәткәрләренең төп кайгыртуы. Көзге-кышкы чорда көн бик тиз кыскара. Баланы тәүлекнең караңгы вакытында юлда куркыныч хәлләрдән саклауның мөһим ысулы - киемдә фликерлар кию.
Киемеңә фликер беркет,
Бу синең җансакчың! -
Китапханәдә кунакта 23.10.2025

23 нче октябрь көнне, Чирмешән лицееның 2 нче а һәм 3 нче а сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчеләре Зиннурова Н.С., Гыйрфанова Г. С.) Лашман авылы китапханәсендә кунакта булдылар. Китапханә мөдире Фәйрушина Гөлүсәр Максум кызы яшь артистларны карарга безне дә кунакка чакырды. Лицей укучылары яшь тамашачыларга "Шалкан", "Төлке белән Бүре" әкиятләрен күрсәттеләр.
-
“Сөмбелә” бәйрәме 21.10.2025

яБүген безнең балалар бакчасында “Сөмбелә” бәйрәме булып үтте.Сөмбелә- бәйрәме иген-кырлардан уңышлар җыелып беткәч уздырыла. Көзге муллык - уңыш - басулардан җыеп алынган иген, бакчалардан җыелган яшелчә, жиләк - җимеш ул. Ә аларның безнең өчен файдасы бик зур. Бу бәйрәм туган җиребезгә, туган телебезгә мәхәббәт, игенче хезмәтенә, икмәккә хөрмәт, халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияли, белемнәрне шигырьләр, җырлар, табышмаклар, мәкальләр аша ныгыта. Балаларда күңел күтәренкелеге булдыра.
Безнең балалар да бәйрәмдә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Кунакка килгән Сөмбелә дә, Карачкы да балалар белән төрле уеннар уйнады, табышмаклар әйтеп, тапкырлыкларын сынады -
Халыкара повар һәм кулинарлар көне. 20.10.2025

20 октябрьдә Халыкара повар һәм кулинарлар көне.Районның барлык тармакларында хезмәт куючы поварларны, шулай ук үзебезнең балалар бакчасында күп еллар хезмәт куючы Илхамия Гариф кызын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез.Повар һөнәре - зур осталык, түземлек, көч таләп итә торган эш. Илхамия апабыз үз эшенең остасы. Ул безне көн саен тәмледән-тәмле ашлар, боткалар, салатлар белән сыйлый.
-
Әтиләр көне 19.10.2025

19 октябрьдә Россиядә әтиләр көне билгеләп үтелә. Мөһим, игелекле һәм кирәкле бәйрәм әтиләрне хөрмәтли, югарыга күтәрә.
Яхшы әти булу - ир-ат тормышында иң җаваплы һәм кирәкле вазыйфа, улларына үрнәк, кызларына игелекле тылсымчы булу. Боларның барысын да мәхәббәт һәм сабырлык белән өйрәтергә, сөйләргә, якларга, аңлатырга һәм эшләргә - моны бары тик әтиләр генә булдыра ала.
Барлык әтиләрне бәйрәм белән котлыйбыз, алар белән горурланабыз һәм бары тик бәхет һәм сәламәтлек кенә телибез!









