Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Лашманка, улица Химиков, дом 6 |
| Телефон: | +7(843)-962-92-43 |
| E-Mail: | lashman.dou@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Зуфарова Рагида Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 15 |
| У нас учат: | 2 |
Канатлы дусларыбыз
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Год воинской и трудовой доблести 31.12.2026

2026 год в Республике Татарстан объявлен Годом воинской и трудовой доблести. Соответствующий указ подписан для сохранения исторической памяти, укрепления гражданской солидарности и уважения к защитникам Отечества и труженикам тыла.
-
Год единства народов 31.12.2026

Цель этого года – укрепить дружбу и взаимопонимание между народами, проживающими на территории нашей многонациональной страны.
-
Нәүрүз бәйрәме 19.03.2026

Бүген балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме уздырылды. Нәүрүз бәйрәме яз башында елгалар ачылгач, көн белән төн тигезләшкән вакытта бәйрәм ителә. Балалар бәйрәмдә яз турында шигырьләр һәм җырлар башкардылар, татар халкының табышмакларын искә төшерделәр. Бәйрәмгә ямь өстәп Кыш бабай, Нәүрүз һәм Шүрәле килде, алар балалар белән төрле ярышларда катнаштылар һәм биремнәр үтәделәр.
-
Җир көне 18.03.2026

Бүген безнең балалар бакчасында Җир Ана көненә багышланган экологик дәрес үткәрелде. Балалар белән «Җир – безнең уртак йортыбыз» дигән темага әңгәмә корылды. Балалар җир планетасы турында белемнәрен системалаштырды, хайваннарга, бөҗәкләргә, үсемлекләргә мәхәббәт тәрбияләргә, җирне сакларга кирәклеге ассызыкланды
-
«Беренчеләр хәрәкәте» белән берлектә 17.03.2026

«Сәяхәт башлана» дигән эш дәфтәрләрендә эш нәни балаларның иң яраткан шөгыле. Безнең иң яшь тикшеренүчеләребез яңа эш дәфтәрләренең мавыктыргыч биремнәр дөньясына бик рәхәтләнеп чумдылар! Һәр көн-яңа ачыш, ә һәр борылыш-кечкенә җиңү! Лашман гомумибелем бирү мәктәбенең «Беренчеләр хәрәкәте» нең дуслары «Ләйсән» балалар бакчасындагы сабыйларга еш кунакка киләләр. Тәрбиячеләр белән бергә алар мәктәпкәчә яшьтәге балаларга иң кызыклы күнегүләрне башкарырга ярдәм итәләр.
-
Мәктәп белән берлектә 13.03.2026

Балалар мәктәпкә ныклы әзерлек белән килсен өчен балалар бакчасы һәм мәктәп арасында дәвамчанлык булуы мөһим. Балаларны мәктәпкә әзерләгәндә яхшы нәтиҗәләргә тәрбиячеләр, төрле белгечләр һәм укытучылар тупланган коллектив – бер команда булып эшләгәндә генә ирешергә мөмкин . Әлеге максаттан чыгып бүген без Лашман урта гомумибелем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларын кунакка чакырдык. Аларга "Алтын бөртекләр" дип аталган татар халык әкиятен сәхнәләштердек һәм концерт номерлары күрсәттек.
-
8 Март - Әниләр бәйрәме 05.03.2026

Бүген балалар бакчасында бик матур бәйрәм – 8 март бәйрәме булып узды. Бәйрәмгә кунакка әниләр дә, әбиләр дә килгәннәр иде. Балаларның биюләре, хәрәкәтле җырлар һәм күңелле уеннар истә калырлык мизгелләр булып тора. Балалар әниләре белән бергә бик күп төрле кызыклы ярышларда катнаштылар. Балалар тарафыннан әзерләнгән театраль күренешләр, бигрәк тә күңелләргә үтеп керешле булды. Кадерле әниләр, әбиләр! Без сезне бәйрәм белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм бу дөньяда иң яхшысы – үз балаларыгызның мәхәббәте булуын телибез.
-
“Алтын бөртекләр”татар халык әкияте 27.02.2026

Без бүген татар халык әкияте “Алтын бөртекләр”не сәхнәләштердек. Зурлар белән аралашуга өйрәтүдә, сөйләм телен үстерүдә, җэмгыятьтә үзен- үзе тота белеп, актив hәм сәләтле кеше булып үсүендә сәхнәләштерү эшчәнлегенең әhәмияте бик зур. Акыл үсеше белән сөйләм теленең үсеше нык бәйләнгән. Персонажлар сөйләмен сәнгатьле итеп сөйләү өстендә эшләгәндә, баланың сүз байлыгы арта, аваз культурасы, интонацияле сөйләү тәрбияләнә.
-
Хәрби - спорт уеннары 25.02.2026

Россиядә балалар һәм яшьләрнең «Беренчеләр хәрәкәте» Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте үсә һәм киңәя. "Беренчеләрнең хәрәкәте" - ул гаҗәеп дөньяга ачышлар һәм кызыклы кешеләр белән очрашулар, дуслык һәм иҗат, белем һәм җиңүләр кертү.Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда патриотик хисләр тәрбияләү-әхлакый тәрбия бирүнең якын кешеләргә, туган илгә мәхәббәт тәрбияләүне үз эченә алган бурычларының берсе.
-
Халыкара туган тел көне 20.02.2026

21 нче февраль — Халыкара туган тел көне.
Халыкара туган тел көне кысаларында төркемдә балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү максатында чаралар узды. Тәрбияче балаларга һәр халыкның үз үзенчәлекләре, гореф-гадәтләре, мәдәнияте һәм теле булуы турында сөйләде. Балалар «туган тел» төшенчәсе белән таныштылар, һәр кешенең тормышында туган телнең әһәмияте турында сөйләштеләр.









