Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Лашманка, улица Химиков, дом 6 |
| Телефон: | +7(843)-962-92-43 |
| E-Mail: | lashman.dou@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Зуфарова Рагида Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 15 |
| У нас учат: | 2 |
Канатлы дусларыбыз
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
Саф һавада уеннар 26.03.2025

Саф һавада йөрүләр бала организмын чыныктыруда мөһим чара. Саф һавада балалар күп уйный, хәрәкәт итә. Хәрәкәт итү матдәләр алмашын, кан әйләнешен тәэмин итә, аппетитны үстерә. Балалар каршылыкларны җиңәргә өйрәнә, җитезлектә, кыюлыкта камилләшә. Аларда хәрәкәт итү үсә, кәеф күтәренкелеге тотрыклана. Саф һавада булу акыл үсеше өчен дә файдалы. Саф һавада без уйнап кына калмыйбыз, һәркөн язгы табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтәбез.
-
Нәүрүз бәйрәме 20.03.2025

Бүген балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме гөрләп узды. Нәүрүз – татар халкының иң матур йола бәйрәмнәреннән берсе. Бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала. Ул – дуслык, киң күңеллелек, кунакчыллыкны үз эченә ала. Нәүрүз – фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата, икенче төрле язгы Яңа ел, дип тә әйтәләр. Көн белән төн тигезләшкәндә үткәрелә торган әлеге бәйрәмдә балалар “Орчык”, “Капкалы”, Кулъяулык бирешле” халык уеннарын яратып уйнадылар. Яз һәм Нәүрүз турында җырлар, шигырьләр башкардылар
-
Китап – кешенең иң якын дусты 13.03.2025

Балаларда кече яшьтән китапка мәхәббәт тәрбияләү, китап укып үстерү мөһим. Нәкъ шуңа күрә Лашман авылы китапханәсе балалар бакчасы белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Бүген китапханәче Гөлүсә апабыз сабыйларны китапка җәлеп итү, булачак китап укучылар тәрбияләү максатында балалар бакчасына кунакка килде. Китапханәче балаларга китап уку кагыйдәләрен искә төшерде.
-
Яшь артистлар. 12.03.2025

Республика күләм балалар һәм яшүсмерләр театры "Сәяр" фестиваленең район этабында катнашып 1 нче урынны яуладык.
Афәрин, балалар! Алга таба да зур уңышларга ирешергә, исәнлек-саулыкта яшәргә булсын! -
8 Март - Әниләр бәйрәме 06.03.2025

Газиз аналарга мәхәббәт, игътибарлы мөнәсәбәт, шәфкатьлелек тәрбияләү һәм аларның олы зат булуына төшендерү, балаларның фикер йөртү сәләтләрен, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү,әниләрне бакчага җәлеп итү, балаларны ата – аналар белән берлектә тәрбияләү бәйләнешен ныгыту максатыннан көтеп алган язның беренче бәйрәме, 8 март - Халык-ара хатын-кызлар көнен билгеләп үттек. Бәйрәм уңаеннан безнең балалар бакчасында балалар шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнделәр. Әниләренә бүләк әзерләделәр
-
Патриотик тәрбия 06.03.2025

Балаларга патриотик тәрбия бирү – бүгенге көндә аеруча актуаль, мөһим мәсьәләрнең берсе. Яшь буынны халкыбыз тормышының яхшы, матур үрнәкләрендә тәрбияләү тәрбиячеләр эшчәнлегенең мөһим өлеше булып тора. Балаларда кыю, батыр солдат булу теләге уяту, әтиләре, абыйлары белән горурлану, патриотик хисләр тәрбияләү, Ватанны саклаучылар турындагы күзаллауларын киңәйтү, аларның мөhимлеген аңлату, әти белән бала арасындагы элемтәне ныгыту, эмоциональ мөнәсәбәт формалаштыру, балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү максатыннан без бәйрәм оештырдык.
-
“Куянкай өе”рус халык әкияте 28.02.2025

Балалаларда иптәшләрен hәм тәрбиячене игътибар белән тыңлый белү, диалогик сөйләм. фикерләү сәләтләрен үстерү, үз фикерен әйтә белү, халык әкиятләре белән кызыксыну, җырлы уенда актив катнашу, җәнлекләргә карата кайгыртучанлык хисе тәрбияләү максатыннан без балалар белән рус халык әкияте “Куянкай өе” әсәрен сәхнәләштердек.Сәхнәләштерелгән әкиятләрне милли уеннар белән үрелеп баруы балаларда уңай тәэсир тудыра, сүзлек байлыгын арттыра.
-
Күңелле ярышлар 27.02.2025

Хәзер була зур ярыш,
Гаҗәп күңелле уен,
Ике команда ярыша,
Менә булыр тамаша! -
Халыкара туган тел көне 21.02.2025

21 февраль - Халыкара туган тел көне. Туган тел... Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Шагыйрьләребезнең матур-матур шигырьләрен ятлап, әле дә куанабыз, рухланабыз. Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлелеге өчен барыбызга да армый-талмый көрәшергә, эшләргә кирәк. Безнең балаларыбыз да үз телләрен онытмасыннар иде. Халыкара туган тел айлыгында безнең балалар бакчасында балаларның туган тел һәм мәдәни традицияләр, һәр кеше тормышында туган телнең әһәмияте турында күзаллауларын киңәйтүгә юнәлдерелгән чаралар узды. Чаралар тәрбияви һәм үстерү ягыннан зур әһәмияткә ия булды.Туган телегезне яратыгыз, аны саклагыз, аның белән горурланыгыз!
-
Муса Җәлил - бөек шагыйрь. 14.02.2025

Муса Җәлил - олылар һәм балалар өчен бик күп әсәрләр иҗат иткән онытылмаслык бөек шагыйрь. Без аның иҗаты белән балалар бакчасында ук таныша башлыйбыз. Җәлил атналыгында әсәрләрен уку, иҗаты һәм тормышы белән таныштыру, шагыйрьнең шигырьләрен дөрес, аңлап сәнгатьле итеп сөйләү күнекмәләрен үстерү максатлары куела. Муса Җәлил иҗатын өйрәнү бүгенге көндә бигрәк тә актуаль. Аның патриотик хисләр белән сугарылган шигырьләре туган илен яратучы, үз халкына тугъры калучы шәхесләр тәрбияләргә ярдәм итә









