Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Лашманка, улица Химиков, дом 6 |
| Телефон: | +7(843)-962-92-43 |
| E-Mail: | lashman.dou@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Зуфарова Рагида Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 2 |
Канатлы дусларыбыз
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Год воинской и трудовой доблести 31.12.2026

2026 год в Республике Татарстан объявлен Годом воинской и трудовой доблести. Соответствующий указ подписан для сохранения исторической памяти, укрепления гражданской солидарности и уважения к защитникам Отечества и труженикам тыла.
-
Год единства народов 31.12.2026

Цель этого года – укрепить дружбу и взаимопонимание между народами, проживающими на территории нашей многонациональной страны.
-
Куркынычсыз интернет 08.10.2026

Без балалар белән куркынычсыз интернет турында сөйләштек. Балалар бакчасында бу теманың яктыртылуы бик кирәк һәм файдалы.Кече яшьтәге балалар бигрәк тә тиз ышанучан була. Шуңа күрә аларга таныш булмаган кешене ничек танып булуын аңлатырга кирәк. Интернет куллануның кагыйдәләре һәм интернет челтәре куркынычсызлыгы белән таныштыру, интернет челтәрен күзаллауны киңәйтү, аралашу тәртибен формалаштыру төп бурычлар булып тора. Интернет ул-информация саклау һәм башкаларга тапшыру өчен кулланыла торган компьютер челтәре.Иң мөһиме кече яшьтә булса да, баланың компьютердагы эшчәнлегенең максатын ачыкларга; компьютерда эшләү вакытын, интернетны максатчан куллануын контрольдә тотарга кирәк.
-
"Тылсымлы көзге яфраклар", эксперимент. 07.10.2026

"Тылсымлы көзге яфраклар", эксперимент. Сынлы сәнгать дәресендә көзге яфраклар рәсемен ясадык. Дәреснең максаты: көзге табигатькә соклану уяту, краска белән тигез итеп буйый белергә өйрәтү, рәсем ясау күнекмәләрен үстерү. Моны ничек эшләргә мөмкин дигән идеяләр уйладык һәм экспримент үткәрдек. Балалар һәр алымны игътибар белән эшләде һәм чын могҗиза тудырды. Мондый шөгыльләр иҗатны һәм кызыксынучанлыкны бик яхшы үстерә, бигрәк тә балалар белән.
-
Игелекле уеннар. "Безнең бакчада, кырда нәрсә үсә?" 05.10.2026

Игелекле уеннар. Атна темасы "Безнең бакчада, кырда нәрсә үсә?"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре хезмәтенең кыйммәтен һәм әһәмиятен аңлау, формалаштыру максатыннан без бүген балалар белән аларның якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре турында әңгәмә кордык, авыл хуҗалыгының мөһим тармагы буларак игенчелек турында күзаллауларны киңәйттек. Нәтиҗә ясап “Башак” украин халык әкиятен искә төшердек. Хезмәт кешеләренә карата хөрмәт, үз илең һәм аның хезмәтчәннәре өчен рәхмәт һәм горурлык хисе тәрбияләү безнең бурыч булып тора.
-
Өлкәннәр көне 01.10.2026

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла.Барлык Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз.Бәйрәмдә өлкәннәргә балалар үзләренең концерт номерын тәкъдим итте, ә аннан рәхәтләнеп җырлап-биеп, уйнап алдык.Бәйрәмнән өлкәннәр бик канәгать булып, җылы хисләр, матур тәэсирлэр белән таралыштылар.
Сабыр, йомшак күңелле хезмәттәшләребез, бүгенге бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәт сезгә! Гел шундый якты йөзле, тәмле сүзле булып озын озак сәламәт булып яшәгез! -
Игелекле уеннар 29.09.2026

Бүген балалар бакчасында җылы көн: иң кадерле булган әби-бабайлар турында сөйләштек! Гаилә-ул сүз генә түгел, кайгыртучан һәм чиксез мәхәббәт булган учак. Әби - бабайлар-аның йөрәге: алар гаилә тарихларын саклыйлар, иң тәмле пәрәмәчләр пешерәләр һәм бар назлары белән бөтен куркуларны куып чыгара беләләр. Бүген без аларны җылылык һәм елмаю белән искә алдык Алар турында күңелле әңгәмә булды. Балалар шундый ихласлык белән үзләренең туганнары турында сөйләделәр, төрле ситуациядә аларга ярдәм турында искә төшердек.
-
Фән сәгате 28.09.2026

Балалар бакчасында кызыксынучанлык һәм ачышлар дәвам итә. Яшь тикшеренүчеләр «Фән сәгате»нең мавыктыргыч чарасында катнашып, фән дөньясына чумдылар. Тәрбияченең сизгер җитәкчелегендә кечкенә галимнәр үзләрен чолгап алган әйберләрнең гаҗәеп үзлекләрен белеп, тәҗрибәләр уздырдылар. "Шарны кабартабыз" тәҗрибәсе дә кызыклы булып чыкты. Тәҗрибә-эксперименталь эшчәнлек - ул күңел ачу гына түгел, ә белем бирү процессының мөһим өлеше дә.
-
Тәрбиячеләр көне 27.09.2026

"Беренчеләр хәрәкәте" белән берлектә, бакчабызда тәрбияләнгән, бүген инде Лашман урта мәктәбенең 1нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Резеда Закир кызы белән бергә бакча хезмәткәрләрен тәрбиячеләр көне белән котларга килгәннәр.Игелекле эшләре өчен аларга рәхмәт яусын!
-
Көзге табигатькә экскурсия 24.09.2026

Балалар өчен экскурсия һәрвакыт кызыклы вакыйга. Сентябрьнең иң яхшы көннәренең берсендә без балалар бакчасына йөрүче балалар белән «Көзге табигатькә экскурсия» дигән тема белән табигать үзгәрешләрен күзәтергә чыктык. Балалар көзге табигать буенча сәяхәт иткәндә күпме мавыктыргыч, файдалы, кызыклы нәрсәләр белде, тирә-юньдәгеләр турында яңа белемнәр алды.Кызыклы уеннар уйнап, ял итеп кайттык. Ә кайтканда көзге уңышның иң татлысы-икмәк пешерүчеләр янына да кереп хуш исле икмәктән авыз иттек.









