МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 ( 188 ) 189 190 >>
-
Мин татарча диктант язам 19.10.2019

Бүген Татарстан Республикасында "Мин татарча диктант язам" дип аталган акция уза. Безнең мәктәп укучылары да бу акциягә кушылдылар.
-
Безнең дус класс 18.10.2019

Бүген районда "Безнең дус класс" дип аталган конкурс уза. Бу конкурста класс җитәкчеләре Р.Р.Хакимзянова җитәкчелегендә 6 класс укучылары катнаша. Аларга уңышлар телик!
-
"Урманны сакла!" акциясе 14.10.2019

Урманнарны саклауның төрле юллары бар. Шуларның берсе - макулатура җыеп, кабат эшкәртү. Шушы уңайдан мәктәптә макулатура җыйнау акциясе узды. Бу акцядә мәктәпнең барлык укучылары һәм хезмәткәрләр катнашты. 1 тоннадан артык макулатура җыйналды. Бу макулатура күпме агачны киселүдән саклый! Бу турыда класс җитәкчеләре махсус беседалар оештырдылар.
-
Бөек галим белән танышабыз 11.10.2019

Мәктәптә Арча районында яшәүчеләрнең тормыш кодексы белән таныштыру дәвам итә. Лектор укучылар Ш.Мәрҗанинең тормыш юлын өйрәтү буенча эшләрен дәвам итәләр: бөек галимнең Бохара һәм Сәмәркандтагы тормышы өйрәнелде.
-
Чисталыкны саклыйбыз 11.10.2019

Тирә-якны чиста тоту буенча мәктәптә бик күп эш башкарыла. Беседалар оештырыла, өмәләр уза. Бу атнада "Без чиста шәһәр өчен" дип аталган районкүләм рәсем конкурсында катнаштык. Иң яхшы дип табылган рәсемнәр район турына китте.
-
Спектакль карадык 10.10.2019

"2019 нчы ел - Театр елы" кысаларында һәм Укытучылар көне уңаеннан мәктәп укытучылары Г.Камал исемендәге татар Дәүләт академия театрына экскурсия оештырдылар. Башта Казан шәһәренең истәлекле урыннары, Ш.Мәрҗанига куелган һәйкәл белән таныштылар. Соңыннан З.Хәкимнең "Килә ява, килә ява" спектаклен карадылар.
-
Агач утырту айлыгы 07.10.2019

Илебездә табигатьне саклау буенча күп төрле эшләр башкарыла. Төрле конкурслар, акцияләр оештырыла. Шулар белән беррәттән, реаль эшләр дә оештырыла. Шуларның берсе - агачлар, куаклар утырту. Шушы уңайдан классларда агачларның табигатьтә әһәмияте турында әңгәмәләр узды. Өй тирәләрендә, су буйларында агачлар утырту акциясе оештырылды.
-
Бәйрәм белән, укытучым! 05.10.2019

Мәктәптә "Бәйрәм белән, укытучым!" дип аталган иртә оештырылды. Һәрбер класс укытучыларны котлады, чәчәкләр бүләк итте. 8 класс укучылары укытучыларны котлап, видеоролик әзерләгәннәр иде. Һәр укытучыны, видеога төшереп, интервью алганнар, интервьюны укытучыга туры килерлек итеп, шаян формага керткәннәр. Мәктәп активистлары укытучыларга багышлап стена газетасы чыгардылар. Бәйрәм күңелле узды.
-
Төркия делегациясе бездә кунакта 04.10.2019

Бүген мәктәптә Төркиядән килгән делегация кунакта булды. Аларны Ш.Мәрҗани исемендәге музей, М.Галәү почмагы белән таныштырдык. Бөек галим Ш.Мәрҗани һәм язучы М.Галәү иҗаты турында бик игътибар белән тыңладылар. Ш.Мәрҗанинең Төркиянең Истанбул шәһәре аша Хаҗга сәяхәте, М.Галәүнең "Мөһаҗирләр" әсәрендә Төркиягә китү куренешләре белән таныштыру кунакларны җәлеп итте. Бу бөек ике шәхеснең Төркия белән бәйләнешле булулары, аларда горурлык хисе уятты.
-
Өлкәннәрне котладык 02.10.2019

1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Шушы уңайдан мәктәптә ветераннарны котлау оештырдык. Бәйрәмдә узешчән язучы, ветеран укытучы Р.И.Насибуллина катнашты. Ул ветераннарны бәйрәм белән котлады, укучыларны тырышып укырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өндәде. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. Ветераннанр истәлекләр белән бүлештеләр, үзләре яраткан, иҗат иткән шигырьләрен укыдылар.












