МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 ( 186 ) 187 188 189 190 >>
-
“Акчарлак” лагере 16.06.2019

Иртәнге аштан соң шашка уены буенча ярыш уздырылды. “Гаҗәеп кешеләр” темасына әңгәмә уздырылды. Мәктәп янәшәсендәге чәчәклеккә су сибелде, чүп уталды. Төшке аштан соң шахмат уены буенча ярыш уздырылды.
-
“Акчарлак” лагере 15.06.2019

Бүген хезмәт һәм ял лагеренең 15 нче көне. Укучыларга пожар, юл йөрү, хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләре искәртелде. “Этикет кагыйдәләре” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Кул эшләре конкурсы уздырылды. Коллаж ясарга өйрәтелде. Тәҗрибә участогында чәчәклеккә су сибелде, кишерләр сирәкләнелде. “Кем җитезрәк” исемле тема астында спорт ярышы уздырылды.
-
“Ак каен" лагере 15.06.2019

Лагерь тормышы балаларны каршы алу һәм “Сәламәт булыйм дисәң...” темага сәламәтлек минутыннан башланды, иртәнге зарядка ясалды. Бүген “Кызлар көне” үткәрелде. “Мода – 2019” дигән исем астында мода, “Иң матур прическа” конкурслары уздырылды. Малайлар “Кызлар-йолдызлар” дигән стенгазета чыгардылар, кызларны котладылар, бүләкләр бирделәр. Көн төрле кызыклы уеннар, күңелле биюләр белән тәмамланды.
-
“Акчарлак” лагере 14.06.2019

Балаларны каршы алганнан соң, инструктаж үткәрелде. Иртәнге аштан соң, “Без - бербөтен” дигән темага коллектив уен уздырылды. Мәктәп тирәсендәге түтәлләргә су сибелде, чүп уталды. Төшке аштан соң “Кем тизрәк ?” дигән спорт конкурсы уздырылды. Көн файдалы һәм кызыклы узды.
-
“Ак каен” лагере 14.06.2019

Бүген лагерьның 14 көне. Көнебез сәламәтлекне саклауга карата әңгәмә белән башланып китте. Җәй көнендә талпаннар күп үрчү сәбәпле, безгә алардан саклану чараларын белергә кирәк. Урманга барганда үзебезне талпаннардан саклау чараларын белдек. Көндәлек зарядканы да онытмадык. "Иң яхшы индеец костюмы"на бәйге үткәрелде. Индеецларның ритуалларын, кара-каршы әйтешүләрен өйрәндек. Индеец кабиләләре уйнаган спорт уеннарын уйнап көч сынаштык. "Елмаюдан көннәр "яктыра исеме астында җыр бәйрәме күңелебезгә хуш килде.
-
“Акчарлак” лагере 13.06.2019

Бүген хезмәт һәм ял лагеренең 13 нче көне. Укучыларга пожар, юл йөрү, хезмәт куркынычсызлыгы , табигать бәла-казаларыннан саклану кагыйдәләре аңлатылды. ”Знаток дорожной азбуки “ турниры үткәрелде. Мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләдек, һәйкәл янына утыртылган чәчәкләрнең төпләрен йомшарттык, чүбен утадык. Сугыш ветераннарын искә алдык.
-
“Акчарлак” лагере 12.06.2019

Бүген лагерьда “Россия көне” үткәрелде. Укучылар белән өстәл теннисы буенча ярыш үткәрелде. Экологик темага фильм каралды. Хезмәт десантында да укучылар бик актив катнаштылар: тәҗрибә участогында чәчәк һәм яшелчә түтәлләрендә чүп уталды, су сибелде. Төшке аштан соң "Россия көне" уңаеннан кәгазьдан төрле кул эшләре ясалды. Көн кызыклы һәм файдалы узды.
-
Россия көне 12.06.2019

Бүген “Ак каен” сәламәтләндерү лагерендә “Россия көне” үткәрелде. Иртәнге инструктаждан соң сәламәтлек минутында “Су процедуралары” дигән темага әңгәмә уздырылды. Иртәнге зарядка саф һавада ясалды. Линейкада тантаналы төстә Россия һәм Татарстан гимннарын башкардык. “Ватан нәрсәдән башлана?” дигән тематик кичәдә Россия символикасы турында әңгәмә уздырылды, төрле логик уеннар уйналды. Звенолар арасында “Минем кече Ватаным” темасына газеталар ясау конкурсы уздырылды. “Без үсәбез, үз авылыбызның данын яклыйбыз!” дигән тематика астында спорт уеннары эстафетасынд командалар көч сынашты. Көндезге аштан соң “Без тынычлык телибез!” дигән темага асфальтка рәсем ясау конкурсы булды. Бөек Ватан сугышы батырларына куелган обелеск янында “Сугыш елы җыр”лары конкурсы уздырылды. Бүгенге көн Ватанга, туган авылга хөрмәт хисләре тәрбияләүче чараларга бик бай булды. Укучылар туган яклры турында күп яңа мәгълүматлар туплап өйләренә таралыштылар.
-
Көлке көне 11.06.2019

Бүгенге көн “Кояш ваннасы” дигән темага багышланган сәламәтлек минуты белән башланып китте. Иртәнге зарядка, линейка, инструктаж үткәрелде. Иртәнге аштан соң, “Елмаю бәйләм”е ясадык. Бу бәйләмгә һәр укучы үзенең елмаюлы смайлигын урнаштырды.”Иң күңелле костюм” конкурсында балалар төрле мода үрнәкләрен тәкъдим иттеләр. Төшке аштан соң сәламәтлек минутында хәрәкәтле уеннар уйнадык. Такмаклар конкурсында ике звено кара – каршы такмаклар әйтеште. Сәгать 12.30 да авыл китапханәсенә барып “Әдәби марафон”да катнаштык. Көн бик күңелле һәм файдалы үтте. Балалар яхшы эмоцияләр белән өйләренә таралыштылар.
-
«Акчарлак» лагере 11.06.2019

Бүген лагерь үз эшен дәвам итте. Балаларга инструктаж уздырылды. “Минем Республикам” дигән темага викторина балаларга бик ошады. Хезмәт десанты вакытында түтәлләрдә чүп уталды, мәктәп тирәсендәге чәчәклеккә су сибелде. Төшке аштан соң саф һавада “Күңелле стартлар” уздырылды.












