МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 179 ( 180 ) >>
-
Волейбол ярышлары 05.11.2019

Укучыларның көзге каникулын файдалы үткәрү максатыннан, төрле чаралар үткәрү планлаштырылды. Шуларның берсе - укучылар арасында волейбол ярышлары. Бу ярышларда кече яшьтәге укучылардан алып өлкән яшьтәге укучылар да катнашты.
-
Р.И.Насибуллинаның юбилей кичәсе 04.11.2019

Ташкичү төп мәктәбе авыл китапханәсе, Мәдәният йорты, ветераннар советы белән берлектә төрле эшләр оештыра. Бүген Мәдәният йортында ветеран укытучы, өлкәннәр советы рәисе Р.И.Насибуллинаның 70 еллык юбилеена багышланган иҗат кичәсе оештырылды. Кичәдә Р.И.Насибуллинаның әсәре буенча сәхнәләштерелгән "Әни кайтты" спектакле күрсәтелде. Төп рольләрнең берсен мәктәп укучысы Л.Сабирова башкарды. Спектакльдән соң юбилярны котлау оештырылды. Анда район ветераннар советы рәисе Н.Г.Габдрахманов, ветеран артистлар, Ташкичү мәктәбе укытучылары һәм авыл халкы һәм кунаклар катнашты. Кичә күтәренке рухта узды.
-
Спектакль карадык 01.11.2019

2019 нчы ел - "Театр елы" уңаеннан мәктәптә күп төрле чаралар оештырылды. Шушы елны йомгаклау йөзеннән бер төркем укучылар һәм әти-әниләр Казан шәһәренең Г.Кариев исемендәге яшьләр театрына экскурсиягә бардылар. Алар "Йомрыбаш" дип аталган спектакль карадылар. Гаилә, балалар арасында дуслык, хезмәттәшлек темасын чагылдырган спектакль укучыларны һәм ата-аналарны битараф калдырмады.
-
Квест "РИСК" 31.10.2019

Сегодня состоялся для обучающихся 8 классов квест "РИСК" (Разум, интуиция, скорость,команда) во Всесоюзной интеллектуальной игре РИСК "Великие произведения России".
-
Обучение лидеров ДРД 30.10.2019

Сегодня в г.Арск состоялось обучение лидеров ученического Совета ДРД. Из нашей школы в обучении участвовали 3 лидера.
-
Профориентация эше 27.10.2019

27 октябрь көнне мәктәпкә Казан кооператив институты вәкилләре килде. Алар институт, институт әзерләп чыгара торган белгечләр турында сөйләделәр. Укучыларның бу белгечлекләр буенча мәгълүматлары белән кызыксындылар.
-
Тарих, җәмгыять атналыгы 26.10.2019

“Тарих, җәмгыять атналыгы” үз эшен дәвам итә. Бүген 9 нчы сыйныф укучылары тарихи кроссвордлар чиштеләр. Тарихи вакыйгаларга бәя бирделәр һәм үз фикерләрен җиткерделәр. Тарих укытучысы Р.Р.Хәкимҗанова укучыларның хезмәтен дәрес ахырында бәяләде.
-
Мәмсә мәктәбендә "Сөмбелә бөйрәме" 26.10.2019

Мәмсә мәктәбендә көзге "Сөмбелә бөйрәме" уздырылды.Көзге байлыклардан күргәзмә оештырылды. Һәр бала өендә яшелчәләрдән берсненнән-берсе кызыклы композицияләр ясап килгән иде.Балалар көзгә,көз кызы Сөмбеләгә багышланган шигырьләр сөйләделәр,җырлар җырладылар, биеделәр.Көзге байлыкларга багышланган табышмакларга җаваплар табылды,һәр яшелчәнең организм өчен файдалы яклары әйтелде.Ахырдан балалар "Шалкан" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр.Бәйрәм һәр баланың күңеленә хуш килде.
-
"Уңыш бәйрәме" уздырдык 25.10.2019

Дәрестән соң мәктәп эче гожләп торды. Бүген 1-6 класс укучылары өчен "Уңыш бәйрәме" оештырылды. Укучылар бу бәйрәмгә алдан әзерләнделәр. Ярминкәгә әзерлек, концерт номерлары өйрәнү 2 атнадан артыкка сузылда. Соңгы дәрестән соң барлык укучылар, хезмәткәрләр, авыл халкы ярминкәгә юнәлде. Көзге байлыктан укучылар әти-әниләре белән ниләр генә әзерләмәгәннәр! Компот, кайнатмалар, суган, сарымсак, кәбестә... Алма бәлеше, өчпочмак, эчле күзикмәк - ниләр генә юк. Бәйрәмнең икенче өлеше актлар залында узды. 1-6 класс укучылары үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр: җырладылар, биеделәр, күмәк уеннар оештырдылар. Бәйрәм бик матур узды.
-
"Халыклар бердәмлеге көне" 24.10.2019

Мәктәптә "Тарих, җәмгыять белеме атналыгы" бара. Бу уңайдан төрле чаралар планлаштырылды. Бүгенге көн "Халыклар бердәмлеге көне" нә багышланды. Тарих, җәмгыять белеме укытучысы Р.Р.Хакимзянова укучылар алдында чыгыш ясады. Ул шушы көннең барлыкка килү тарихы белән таныштырды, укучылар белән дуслык, бердәмлек хисләре формалаштыру буенча эшчәнлек оештырды.












