МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 ( 187 ) 188 189 190 >>
-
Квест "РИСК" 31.10.2019

Сегодня состоялся для обучающихся 8 классов квест "РИСК" (Разум, интуиция, скорость,команда) во Всесоюзной интеллектуальной игре РИСК "Великие произведения России".
-
Обучение лидеров ДРД 30.10.2019

Сегодня в г.Арск состоялось обучение лидеров ученического Совета ДРД. Из нашей школы в обучении участвовали 3 лидера.
-
Профориентация эше 27.10.2019

27 октябрь көнне мәктәпкә Казан кооператив институты вәкилләре килде. Алар институт, институт әзерләп чыгара торган белгечләр турында сөйләделәр. Укучыларның бу белгечлекләр буенча мәгълүматлары белән кызыксындылар.
-
Тарих, җәмгыять атналыгы 26.10.2019

“Тарих, җәмгыять атналыгы” үз эшен дәвам итә. Бүген 9 нчы сыйныф укучылары тарихи кроссвордлар чиштеләр. Тарихи вакыйгаларга бәя бирделәр һәм үз фикерләрен җиткерделәр. Тарих укытучысы Р.Р.Хәкимҗанова укучыларның хезмәтен дәрес ахырында бәяләде.
-
Мәмсә мәктәбендә "Сөмбелә бөйрәме" 26.10.2019

Мәмсә мәктәбендә көзге "Сөмбелә бөйрәме" уздырылды.Көзге байлыклардан күргәзмә оештырылды. Һәр бала өендә яшелчәләрдән берсненнән-берсе кызыклы композицияләр ясап килгән иде.Балалар көзгә,көз кызы Сөмбеләгә багышланган шигырьләр сөйләделәр,җырлар җырладылар, биеделәр.Көзге байлыкларга багышланган табышмакларга җаваплар табылды,һәр яшелчәнең организм өчен файдалы яклары әйтелде.Ахырдан балалар "Шалкан" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр.Бәйрәм һәр баланың күңеленә хуш килде.
-
"Уңыш бәйрәме" уздырдык 25.10.2019

Дәрестән соң мәктәп эче гожләп торды. Бүген 1-6 класс укучылары өчен "Уңыш бәйрәме" оештырылды. Укучылар бу бәйрәмгә алдан әзерләнделәр. Ярминкәгә әзерлек, концерт номерлары өйрәнү 2 атнадан артыкка сузылда. Соңгы дәрестән соң барлык укучылар, хезмәткәрләр, авыл халкы ярминкәгә юнәлде. Көзге байлыктан укучылар әти-әниләре белән ниләр генә әзерләмәгәннәр! Компот, кайнатмалар, суган, сарымсак, кәбестә... Алма бәлеше, өчпочмак, эчле күзикмәк - ниләр генә юк. Бәйрәмнең икенче өлеше актлар залында узды. 1-6 класс укучылары үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр: җырладылар, биеделәр, күмәк уеннар оештырдылар. Бәйрәм бик матур узды.
-
"Халыклар бердәмлеге көне" 24.10.2019

Мәктәптә "Тарих, җәмгыять белеме атналыгы" бара. Бу уңайдан төрле чаралар планлаштырылды. Бүгенге көн "Халыклар бердәмлеге көне" нә багышланды. Тарих, җәмгыять белеме укытучысы Р.Р.Хакимзянова укучылар алдында чыгыш ясады. Ул шушы көннең барлыкка килү тарихы белән таныштырды, укучылар белән дуслык, бердәмлек хисләре формалаштыру буенча эшчәнлек оештырды.
-
Шашка ярышларында 23.10.2019

Бүген Ашытбаш урта мәктәбе базасында төбәкара шашка ярышлары булып узды. Бу ярышларда Арча, Әтнә, Балтач районы мәктәпләре кече яшьтәге укучылар катнашты. Безнең мәктәптән бу ярышларда 4 нче класс укучылары Л.Сабирова, Д.Ибатуллина, И.Галяветдинов һәм И.Хакимовлар катнашты. 10 команда арасында укучылар 5 нче урын яуладылар. Олимпия девизы да "Иң мөһиме - җиңү түгел, катнашу!" дип атала. Шушындый ярышларда үзеңне чарлау киләчәктә зур җиңүләргә китерәчәк. Бу ярышта катнашуыгыз өчен рәхмзт, укучылар.
-
Якташларың белән горурлан! 23.10.2019

"Арчалылырның тормыш кодексы"ның өченче бүлеге "Якташларыңбелән горурлан!" дип атала. Хезмәттә, тормышта зур уңышларга ирешкән кешеләр белән таныштыру гел оештырылып торыла. Бүген данлыклы якташыбыз Ш.Мәрҗанинең Казандагы тормышы, эшчәнлеге турында сөйләштек. Укучыларга лектор, 8 класс укучысы А.Галимзянова галимнең КАзан тормышы, ул күргән каршылыклар турында сөйләде.
-
М.Кәримгә - 100 ел 22.10.2019

Төрки халыклар әдәбиятында зур урын тоткан Мостай Кәримгә 100 ел тулды. Шушы уңайдан мәктәптә "М.Кәрим укулары" оештырылды. Язучы, драматург, шагыйрьнең тормый юлы өйрәнелде, әсәрләре укылды.












