МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 191 ) 192 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Беслан фаҗигасе беркайчан да кабатланмасын! 03.09.2019

Беслан фаҗигасе безнең илебез тарихына гына түгел, дөнья тарихына да иң явыз, иң мәкерле терактларның берсе булып кереп калды. Бу фаҗигале көннәрдә тоткын булып алынган 1100 кешенең, аларның якыннары, туганнарының халәтен күз алдына да китереп булмый. Бүген мәктәбебездә Беслан фаҗигасен искә алу уңаеннан сыйныф сәгатьләре үтте. Террористлар кулына эләккән очракта үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштылар, канлы вакыйга илебездә беркайчан да кабатланмасын иде дигән теләктә калдылар.
-
Белем бәйрәме 02.09.2019

2 сентябрь таңы безне кабат бергә җыйды. Бүген һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башланды. Мәктәп укучыларның шат авазына күмелде. Бәйрәмдә кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан укучылар, әти-әниләр, шушы мәктәптә үзенең хезмәт юлын узган өлкән буын, бүгенге көндә мәктәптә белем бирүче укытучылар, килгән кунаклар катнашты. Мәктәбебез бусагасын тәүге тапкыр 4 укучы атлап керделәр. Укучыларны мәктәп директоры И.И.Гибадуллин. , “Ташкичү” ширкәте җитәкчесе Р.Х.Хабибуллин , әти-әниләр котладылар, үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.
-
01.09.2019

С 1 февраля 2019 года начинается прием заявлений от родителей будущих первоклассников на прием в школу.
-
Чәчәк күргәзмәсе 24.08.2019

24 нче августта Җиңү паркында чәчәк күргәзмәсе булып узды. Ташкичү мәктәбе 2019 –Театр елы уңеннан әзерләнгән “Театр –яктылыкка, нурга илтә” дип исемләгән чәчәк композициясен тәкъдим итте.
-
Мәктәп ярминкәсе 24.08.2019

24 нче август көнне районыбызда мәктәпләр ярминкәсе гөрләде. Ташкичү мәктәбе дә ярминкәгә нык әзерлек белән килгән иде. Халыкка яшелчә-җимеш, үз куллары белән эшләнгән әйберләр, сөт ризыклары, дару үләннәре һ.б. тәкъдим итте. Ярминкәгә килгән һәр кеше кирәк әйберен сатып алып, канәгать булып, күтәренке кәефтә кайтып китте.
-
Спорт һәм гаилә бәйрәме 17.08.2019

17 август көнне районыбызда "Спорт һәм гаилә" бәйрәме уздырылы. Белгәнебезчә, сәламәт тормыш рәвеше күнекмәләре балачактан гаиләдә һәм мәктәптә үзләштерелә, ә гаилә һәр кешегә кирәкле җылы учак ул. Гаилә – ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Бу бәйгедә гаиләләрнең татулыгы, бердәмлеге, спорт яратуы, осталыклары сыналды. Мәктәбебездән Багавиевлар гаиләсе катнашты. Алар төрле ярышларда катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. Бик зур рәхмәт аларга. Киләчәктә дә саулык-сәламәтлек, иминлек, тату тормыш теләп калабыз.
-
Чишмә һәм чишмә янын чистарту - изге эш 09.08.2019

Чишмәнең саф суы сусауны гына басып калмый, тәнгә сихәт бирә, көч кертә. Аның янына туктап, бит кулы-кулыңны юсаң, уч тутырып су эчсәң, өстән йөк төшкәндәй була, җиңеләеп каласың. Күрәсең, шуңадыр кешелек дөньясы элек-электән чишмәләргә игътибарлы булган. Аларны чистарту, төзекләндерү һәм тәрбияләп тору изге эш. Укучылар һәм укытучылар күренекле "Мәрҗани" чишмәсе янын гел тәртипкә китереп торалар.
-
BILER FORUM 04.08.2019

1 августтан 5 августка кадәр Биләр музей-тыюлыгында BILER FORUM - Талантлар Университетының традицион җәйге яшьләр мәктәбе уза. Катнашучылар фән һәм техника, мәдәният һәм сәнгать, социаль иҗат һәм эшмәкәрлек, спорт кебек актуаль мәсьәләләр белән танышачак, фикер алышачак һәм чишелеш табачак. Әлеге форумда безнең мәктәбебездән 8 нче сыйныф укучысы Гараев Әсхәт катнаша. Уңышлар сиңа, Әсхәт!
-
Чәчәкләр – бакчаның бизәге, матурлык, ямь бирүчеләр 01.08.2019

Тырышлыкның нәтиҗәсе күңелле: мәктәп бакчасы аллы-гөлле чәчәккә күмелгән. Чәчәкләрнең төрлелегенә гаҗәпләнми карау мөмкин түгел. Нинди генә күз явын алырлык чәчәкләр үсми биредә. Балалар кечкенәдән үк матурлыкны аңларга һәм шушы гүзәллекне үз куллары белән иҗат итәргә өйрәнәләр.
-
Туган көнегез белән! 22.07.2019

Хөрмәтле Рәмзилә Габдельнуровна! Сезне олы бәйрәмегез — 55 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, иге-лекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын.












