МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 ( 183 ) 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Спорт ярышлары 04.01.2020

4 нче январь көнне авыл яшьләре, студентлар һәм мәктәп укучылары арасында волейбол ярышлары уздырылды. Һәр командалар да бик оста һәм матур уен күрсәттеләр.
-
ОГЭга әзерлек
03.01.2020
Каникул вакытында ОГЭга әзерләнү буенча график төзелде. 9 нчы класс укучылары төп һәм сайлап алу фәннәре буенча консультацияләргә йөриләр.
-
Чыршы бәйрәмнәре узды 26.12.2019

Бүген мәктәптә чыршы бәйрәмнәре узды. Укучылар бу бәйрәмгә ныклап әзерләнделәр. Укучылар тарафыннан оештырылган тамашага әти-әниләр, ветеран укытучылар, авыл халкы да килде.
-
Эшлекле семинар 24.12.2019

24 декабрь көнне район башлангыч класс укытучыларының "Кече яшьтәге укучыларда дәрестә, дәрестән тыш вакытта универсаль уку гамәлләрен формалаштыру чаралары" темасы астында семинар булып узды. Ташкичү төп, Мәмсә башлангыч, Симетбаш башлангыч мәктәбе филиаллары укытучылары ачык дәресләр, ачык дәрестән тыш эшчәнлек оештыру аша семинар темасын ачып бирү өстендә эшләделәр һәм үз максатларына ирештеләр. Фикер алышуларда укучыларда универсаль уку гамәлләрен тормышка ашыруның дәрестә, дәрестән тыш чараларда күргән алымнарын анализладылар. Шулай ук "Азкомплектлы авыл мәктәбе шартларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле укучылар өчен ФДББС гамәлгә ашыру" темасында Иске Кырлай төп мәктәбе башлангыч класс укытучысы Ф.Х.Ситдикованың чыгышы тыңланды.
-
Пермь өлкәсе кунаклары белән очрашу 21.12.2019

20 декабрь көнне районда Пермь өлкәсе Барда районы мәктәп директорлары, балалар бакчасы мөдирләре, татар теле укытучыларыннан бер төркем кунак булдылар. Алар безнең мәктәптә Ш.Мәрҗани исемендәге музей белән таныштылар. Кунаклар белән бергә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирү бүлеге җитәкчесе Р.И.Шәяхмәтова, министрлыкның регионара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Г.Ф.Мусина да мәктәп тормышы белән таныштылар. Делегацияне Арча муниципаль районы "Мәгариф идарәсе" милли мәгариф өчен җаваплы методисты Э.Г.Мостафина озатып йөрде.
-
Петр I Указына - 320 ел 20.12.2019

1699 нчы елның 20 декабрендә Петр I Яңа ел бәйрәмен 1 нче январьдән үткәрү турында Указ чыгара. Бу көнгә ул йортларны ылыслы агачлар, агачларны төрле мөхерләр, тәм-том белән бизәргә куша. Менә 320 ел инде Яңа ел бәйрәмен чыршы тирәсендә туганнар белән каршылыйбыз. Мәктәптә дә Яңа елга укучыларны чыршы, Кар кызы белән Кыш бабай дәшә. Әзерлек эше алдан башлана. Чыршы ботакларыннан күргәзмә эшләдек, һәр класс кабинетларны, фойены бизәде. Бүген классларда шушы уңайдан класс сәгатьләре дә узды.
-
"Шәфкатьле бөкеләр" акциясе 19.12.2019

"Шәфкатьле бөкеләр" акциясенә барлык укучылар да актив катнашты. Мәмсә башлангыч мәктәбе филиалы 2 нче укучысы З.Галимзянова барысын да уздырды. Ул 8 кг бөке җыйды.
-
Кар ява! 18.12.2019

Кыш карлары белән матур! Күптән көткән кар ява башлады. Бездә тизрәк Яңа елга сыннар ясарга керештек.
-
"Шаян - ТВ" тапшыруында 17.12.2019

Бүген 2 укучы үзләренең көчләрен "Шаян - ТВ" да уза торган "Акыл-батл" тапшыруында сынап карый. 7 класс укучысы А.Хакимзянова һәм 6 класс укучысы И.Гараевларга бу ярышта уңышлар телик.
-
Контроль эшләр башланды 16.12.2019

2019-2020 нче елның беренче яртысы тәмамланырга санаулы көннәр калды. Укучылар өчен кызу көннәр башланды. Яңа елга әзерлек, газеталар чыгару, классларны бизәү... Ләкин төп эшебез - уку. Бүген яртыеллыкны төгәлләү контроль эшләре башланды. 6-7 классларда математика фәненнән, 8-9 классларда тарих дәресләреннән муниципаль контроль эшләр алынды.












