МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 ( 185 ) 186 187 188 189 190 >>
-
BILER FORUM 04.08.2019

1 августтан 5 августка кадәр Биләр музей-тыюлыгында BILER FORUM - Талантлар Университетының традицион җәйге яшьләр мәктәбе уза. Катнашучылар фән һәм техника, мәдәният һәм сәнгать, социаль иҗат һәм эшмәкәрлек, спорт кебек актуаль мәсьәләләр белән танышачак, фикер алышачак һәм чишелеш табачак. Әлеге форумда безнең мәктәбебездән 8 нче сыйныф укучысы Гараев Әсхәт катнаша. Уңышлар сиңа, Әсхәт!
-
Чәчәкләр – бакчаның бизәге, матурлык, ямь бирүчеләр 01.08.2019

Тырышлыкның нәтиҗәсе күңелле: мәктәп бакчасы аллы-гөлле чәчәккә күмелгән. Чәчәкләрнең төрлелегенә гаҗәпләнми карау мөмкин түгел. Нинди генә күз явын алырлык чәчәкләр үсми биредә. Балалар кечкенәдән үк матурлыкны аңларга һәм шушы гүзәллекне үз куллары белән иҗат итәргә өйрәнәләр.
-
Туган көнегез белән! 22.07.2019

Хөрмәтле Рәмзилә Габдельнуровна! Сезне олы бәйрәмегез — 55 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, иге-лекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын.
-
Каникуллар дәвам итә 15.07.2019

Мәктәп яны тәҗрибә участогы - менә дигән тәҗрибә үткәрү урыны ул. Монда укучылар биология дәресләрендә үзләштергән белемнәрен практикада кулланалар, үсемлекләрнең үсеш процессын күзәтәләр, коллектив белән бердәм эшләргә өйрәнәләр, башлангыч сыйныф укучылары да төрле тәҗрибәләр үткәрәләр.
-
Җәйге каникуллар дәвам итә 03.07.2019

Җәйге каникуллар дәвам итә. Мәктәп янындагы тәҗрибә участогында укучыларыбыз бик тырышып эшлиләр. Кояшлы, җылы көндә күңел биреп, эшеңне яратып башкаруга ни җитә.
-
Чыгарылыш кичәсе 25.06.2019

Бүген без иң тантаналы, истәлекле, шатлыклы, шул ук вакытта бераз ямансу да булган кичәгә җыелдык. Бүген чыгарылыш сыйныф укучыларының мәктәп белән саубуллашу кичәсе. Әле кайчан гына белем бәйрәменә беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кереп кечкенә генә малайлар һәм кызлар укырга килгәннәр иде. Ә хәзер аларга 9 нчы классны тәмамлау турында таныклык алырга вакыт җиткән. Нинди сөенеч! Тагын бер баскычка югарыга күтәреләсез. Сезне яңа дуслар, яңа ачышлар, уңышлар, тормыш үрләре каршы алыр. Тормышның сикәлтәле юлларында мәктәптә алган белемең, мөгаллимнәреңнең тормышны, кешеләрне аңларга, аларга яраклашырга, тәүфикълы, әдәпле булырга өйрәткән үгет-нәсихәтләре сиңа һәрчак юлдаш булсын! Ләкин иң зур теләк бездән шул: кайда гына яшәсәгез дә, кем генә булсагыз да, иң беренче чиратта, КЕШЕ булып калыгыз, чөнки кеше булу – иң авыр эш, иң олы дәрәҗә!
-
“ Ак каен” лагере 19.06.2019

Бүген лагерьда - Китап көне. Безнең бүгенге көнебез гадәттәгечә иртәнге инструктаж белән башланып китте. Линейкада рапортлар биргәннән соң, көн тәртибе белән таныштык. Сәламәтлек минутында “Тавыш гимнастика”сы ясадык, аның файдасы турында сөйләштек. Иртәнге гимнастика һәм иртәнге аштан соң без мәктәп китапханәсенә юл тоттык. Китапханәче апабыз безне яңа китаплар белән таныштырды, безне китаплар белән һәрвакыт дус булырга өндәде. “Минем яраткан китабым” темасына үзебез яраткан китапларның тышларын презентацияләдек. Төшке аштан соң без китаплар докторына әйләндек. “Китапларга икенче гомер бүләк ит” дигән лозунг астында без китапларга ремонт ясадык. Спорт сәгатендә хәрәкәтле уеннар уйнадык. “Китап – белем дөньясының чыганагы” дигән темага проект эше башкардык. Бүгенге көн бик файдалы һәм күңелле үтте.
-
“Акчарлак” лагереның сонгы көне 18.06.2019

Бүгенге лагерьның соңгы көне. Инструктаж үткәргәннән соң, “Мәрҗани” чишмәсенә барып, утыртылган чыршыларга һәм чәчәкләргә су сиптек, чүпләрен утадык. Лагерь тормышына нәтиҗә ясадык. Фото һәм видеосюжетларны карап, хатирәләрне яңарттык. Яңа көч туплап , җәйге ялга тукталдык.
-
“Ак каен” лагере 18.06.2019

Бүген лагерьның унсигезенче көне. Сәламәтлек минутында “Күзләргә гимнастика” эшләдек. Иртәнге аштан соң звенолар арасында шашка ярышы булды. Табигать кочагында, елга буенда балык тоттык, ә аннан соң “Мульти –пульти карнавал” уздырдык, без анда мультфильм җырларын тыңлап аларның кайсы мультфильмнан булуын атадык. Төшке аштан соң тылсымлы остаханәдә “Иң кызыклы сюрприз”лар ясадык. “Талантлар дөньясында” дигән кичәдә һәр бала үзенең сәләтен күрсәтте, ахырдан “Ты, да я да, мы с тобой” җырын өйрәндек. Спорт сәгатендә “Пионербол”уены уйнадык. Көн бик тиз, эшлекле һәм күңелле үтте.
-
“Акчарлак” лагере 17.06.2019

Балаларны каршы алгач, инструктаж уздырылды. Иртәнге аштан соң “Лагерь тормышы” темасына диагностик анкета уздырылды. Мәктәп янындагы чәчәклеккә су сибелде, чүп уталды. Төшке аштан соң туристик поход уздырылды. Бүген көн дә файдалы һәм кызыклы үтте.












