МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 ( 182 ) 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Бәйрәм белән, укытучым! 05.10.2019

Мәктәптә "Бәйрәм белән, укытучым!" дип аталган иртә оештырылды. Һәрбер класс укытучыларны котлады, чәчәкләр бүләк итте. 8 класс укучылары укытучыларны котлап, видеоролик әзерләгәннәр иде. Һәр укытучыны, видеога төшереп, интервью алганнар, интервьюны укытучыга туры килерлек итеп, шаян формага керткәннәр. Мәктәп активистлары укытучыларга багышлап стена газетасы чыгардылар. Бәйрәм күңелле узды.
-
Төркия делегациясе бездә кунакта 04.10.2019

Бүген мәктәптә Төркиядән килгән делегация кунакта булды. Аларны Ш.Мәрҗани исемендәге музей, М.Галәү почмагы белән таныштырдык. Бөек галим Ш.Мәрҗани һәм язучы М.Галәү иҗаты турында бик игътибар белән тыңладылар. Ш.Мәрҗанинең Төркиянең Истанбул шәһәре аша Хаҗга сәяхәте, М.Галәүнең "Мөһаҗирләр" әсәрендә Төркиягә китү куренешләре белән таныштыру кунакларны җәлеп итте. Бу бөек ике шәхеснең Төркия белән бәйләнешле булулары, аларда горурлык хисе уятты.
-
Өлкәннәрне котладык 02.10.2019

1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Шушы уңайдан мәктәптә ветераннарны котлау оештырдык. Бәйрәмдә узешчән язучы, ветеран укытучы Р.И.Насибуллина катнашты. Ул ветераннарны бәйрәм белән котлады, укучыларны тырышып укырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өндәде. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. Ветераннанр истәлекләр белән бүлештеләр, үзләре яраткан, иҗат иткән шигырьләрен укыдылар.
-
Бердәм мәдәният дәресе 01.10.2019

Бүген мәктәптә бердәм мәдәният дәресе үткәрелде. Укучыларга мәдәниятлы кеше нинди сыйфатларга ия булу турында әңгәмә оештырылды.. Өлкәннәргә хөрмәт, кечеләрне яклау буенча сорауларга җавап алынды.
-
Талантлы укучыларны барлыйбыз
30.09.2019
Талантлы укучыларны барлау йөзеннән, районда, республикада күп төрле ярышлар уза. Шундый ярышларда катнашып, укучыларыбыз призлы урыннар яулый. Татарча көрәш буенча район ярышларында 8 класс укучысы Д.Гатиятуллин үз яшьтәшләре арасында 3 нче урын яулады. 4 класс укучысы Д.Ибатуллина нәфис гимнастика буенча узган республикакүләм ярышта 2 нче урын алды. Котлыйбыз!
-
"Укучының иминлек көндәлеге" буенча эш 28.09.2019

"Укучының иминлек көндәлеге" н тормышка ашыру йөзеннән, 5 класс укучылары белән юлда йөрү кагыйдәләрен үтәү буенча чара үткзрелде. Бүгенче чара "Тәртипле җәяүле ул!" дип аталды. Җәяү йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләре өйрәнелде, көндәлек белән эш тәртибе аңлатылды.
-
Әтнә районы мәктәпләре профсоюз лидерлары бездә кунакта 27.09.2019

Әтнә районы мәктәпләре профсоюә комитеты рәисләре бүген безнең мәктәптә кунакта булдылар. Алар мәктәпнең һәм районның профсоюз эшчәнлеге тәҗрибәсе, Ташкичү төп мәктәбе тарихы., ирешкән уңышлары белән таныштылар. Ш.Мәрҗани музеенда булдылар, Мәрҗанинең ташкичү авылындагы тормышы,иҗаты белән таныштылар. Кунакларга Ташкичү авылында туган, татар әдәбиятына зур өлеш керткән М.Галәү иҗаты һәм тормышы турында информация бирелде. Кунакларның күп төрле сорауларына мәктәп администрациясе һәм профком рәисе җавап бирделәр. Очрашу бик эшлекле төстә узды.
-
"Арчалыларның тормыш кодексы"н тормышка ашырабыз 26.09.2019

"Арчалыларның тормыш кодексы" ның бер пункты "Туган ягыңның тарихын бел, халкыңа хезмәт ит!" дип атала. Бүген шушы пунктны тормышка ашыру буенча эш башладык. Бөек мәгърифәтче Ш.Мәрҗанинең тормыш юлын өйрәнү белән башладык бу проектны тормышка ашыруны. Мондый очрашулар атна саен узачак.
-
"Арчалыларның тормыш кодексы" белән таныштык 24.09.2019

Бүген иртәнге линейкада "Арчалыларның тормыш кодексы" белән таныштык. Кодекстагы һәрбер пункт укучыларга ныклап аңлатылды.
-
М Галәү укулары 23.09.2019

Ташкичү төбәге татар әдәбиятында зур урын алып тора. Ташкичүдә тәрҗемәче, сатирик, тарихи роман авторы М.Галәүнең туган төбәге. Сентябрь аенда мәктәптә М.Галәүне искә алу оештырыла. Бүген дә язучының якты истәлеген кабат яңарттык, М.Галәү укулары оештырдык.












