муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 311 312 313 ( 314 ) 315 316 317 318 319 320 >>
-
Пожарга каршы әңгәмә. 13.01.2016 13 гыйнвар көнне сыйныф сәгате “Янгыннан саклан!” дигән тема буенча уздырылды. Янгын чыгуның төп сәбәпләре-ут белән саксыз эш итү, электр җиһазлары һәм көнкүреш приборларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу турында фикер алышынды. Дәрес ахырында укучылар үзләренең фикерләрен рәсемгә төшерделәр.

-
Түгәрәк өстәл 12.01.2016

Бүген мәктәптә Арча районы балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе секретаре Завялова Л.Н. укучылар белән очрашты. Ул укучылар белән дустанә, җылы әңгәмә уздырды, киңәшләр бирде. Шулай ук төрле ситуацияләр чишелде, ышаныч телефоны турында тулы белешмә бирелде.
-
Музейга экскурсия 11.01.2016 Мәктәп музейларының укыту-тәрбия өлкәсендәге роле бик зур. Җыелган материаллар дәресләрдә бик кадерле, кызыклы күрсәтмәлелек ролен үтиләр. Мәктәптәге шактый дәресләр музейда үтә. Бүген 3 нче класс укучылары әдәби уку дәресендә музейга экскурсиягә килделәр. Укучылар элекке тормыш-көнкүреш предметларын тагын бер күреп, әби-бабайларыбызның үткән тормышларын искә төшерделәр. Укытучылары Гыйбадуллина Н.Т. аларны бүгенге тормышка шөкер итеп яшәргә чакырды.

-
Шахмат ярышында 09.01.2016

Бүген Яңа Кенәр урта мәктәбендә «Арча хәбәрләре» газетасы призына шахмат турниры узды. Бәйгедә ун команда катнашты, хәтта Әтнә һәм Балтач мәктәпләреннән дә укучылар бар иде. Тренер Лотфуллин М.Л. җитәкчелегендә безнең мәктәп укучылары да әлеге ярышта катнашты һәм сынатмады. Команда составында Шәфигуллин Камил, Хәмзин Ришат,Солтанова Камилә, Гыйлметдинов Таһир уйнады. Укучыларга алдагы ярышларда зур җиңүләр телибез.
-
Авыл яшьләре арасында волейбол ярышы 08.01.2016

Мәктәп һәм авыл мәдәният йорты бер-берсе белән тыгыз элемтәдә яши. Төрле ярыш, бәйгеләрне бергәләп оештыруда мәктәп директоры, авыл җирлеге рәисе, хуҗалык җитәкчесенең дә роле зур. Мәктәп спортзалында авыл яшьләре белән берлектә яисә алар өчен төрле спорт ярышлары уздырыла. 7 нче гыйнварда алты авыл яшьләреннән торган 7 команда арасында волейбол ярышы уздырылды. Волейбол- җитезлекне,төгәллекне,тиз җавап бирә белүне таләп итә торган спорт уены. Ярышларга җирлек рәисе Вафина Р.Р., хуҗалык җитәкчесе Гыйләҗетдинов Р.Г., Арча районының волейбол федерациясе җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев та килгән иде. Алар спортчыларга зур уңышлар теләде. Командалар составында мәктәп укучылары да уйнады, чөнки алар да әлеге спорт төрен ярата, үз итә. Ярышлар кичкә кадәр барды һәм Югары Курса авылы яшьләре командасының җиңүе белән төгәлләнде. Һәр командага волейбол спортын тагын да үстерү өчен туплар тапшырылды.
-
Волейбол түгәрәгендә 06.01.2016

Волейбол буенча кызлар командасы атнага ике тапкыр Гарифуллин Г.В. җитәкчелегендә волейбол түгәрәгендә шөгыльләнәләр. Каникул көннәрендә дә алар районда булачак ярышларга әзерләнәләр.
-
Сынау имтиханы 06.01.2016

Бүген 9 нчы класс укучылары рус теле фәненнән сынау имтиханы биреп карадылар. Нәтиҗәләр канәгатьләнерлек булыр дип ышанып калабыз.
-
Кышкы экскурсия 05.01.2016 Каникулны укучылар күңелле үткәрәләр. Аларның иң яраткан шөгыле – чаңгы шуу. Көн саен чаңгыда йөриләр, тауда шуалар. Менә бүген дә 3 нче сыйныф укучылары Гыйбадуллина Н.Т. җитәкчелегендә чаңгыларда җәй көне экскурсиядә булган урынга – Биасынга барып кайттылар. Алар җәйге һәм кышкы күренешне чагыштырдылар. Җәе дә, кышы да матур туган ягымның, дигән нәтиҗәгә килделәр.

-
Шашка-шахмат буенча зонаара ярыш 04.01.2016

Бүген Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә профсоюз хезмәткәрләре арасында зонаара шашка-шахмат ярышлары уздырылды. Әлеге ярышта мәктәбебездән Шәфигуллин Н.Ф һәм Шаһниева Р.Р. катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. Хатын-кызлар арасында шахмат буенча 2 нче урынны Шаһниева Р.Р. яулады. Афәрин!
-
Күңелле каникуллар 02.01.2016

Укучылар каникулда да вакытларын бушка уздырмыйлар, яратып чана, чаңгы шуалар.









