муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 311 312 313 314 315 316 317 ( 318 ) 319 320 >>
-
Ярышлар 18.11.2015

Атна дәвамында укучылар арасында пионербол уены буенча ярышлар уза. Бүген ул башлангыч класслар арасында үткәрелде. Башлангыч класслар буенча нәтиҗәләр түбәндәгечә: 1 урын - 3 кл., 2 урын - 4 кл., 3 урын - 2 кл. Уеннан укучылар күңелләре күтәрелеп, яхшы кәеф белән таралыштылар.
-
Математика укытучылары семинары 17.11.2015

Бүген мәктәптә зонадагы мәктәпләрнең математика укытучылары семинары узды. Аны мәктәпнең математика укытучысы Абдуллина В.И. оештырды. Ул "Төп мәктәпкә федераль дәүләт стандартларын кертүдә заманча дәрес" дигән темага чыгыш ясады һәм дәрес этаплары,структурасы, дәрескә таләпләр, укучыларның практик эшчәнлеге хакында үз фикерләрен белдерде, тәҗрибәсе белән уртаклашты. Курса-Почмак мәктәбенең математика укытучысы Хаерова Г.С. курсларда алган белемнәр хакында сөйләде,технологик карта төзүгә таләпләр белән таныштырды.
-
Китапханәдә 17.11.2015

Бүгенге тормыш дәрәҗәсе - кешенең тырыш хезмәт җимеше. Хезмәт кешене кеше иткән. Һөнәрләр турында уйланырга, эзләнергә, хыялланырга, үз алларына максат куеп яшәргә өйрәтүне күз алдында тотып, китапханәдә укучылар белән әңгәмә уздырылды.
-
Интеллектуаль уен. 14.11.2015

Башлангыч класс укучылары белән атналыкта төрле чаралар уздырылды. "Математик поезд" дигән интеллектуаль уен һәркемгә дә ошады. Башлангыч класс укучылары үзләре дә әлеге уенда зирәк һәм тапкыр булулары белән аерылып тордылар.
-
Әти-әниләр өчен ачык дәрес 13.11.2015

5 нче класс укучыларының әти-әниләре бүген балалары белән бергә уйландылар, эзләнделәр, нәтиҗәләр чыгардылар. Алар өчен татар теле фәненнән (укытучы - Юнысова Р.К.) ачык дәрес күрсәтелде. Дәрестән барлык әти-әниләр дә канәгать булып таралышты.
-
Ата-аналар җыелышы 12.11.2015

Бүген мәктәптә ата-аналар җыелышы уздырылды. Көн тәртибендә чирек йомгаклары, укучыларның дәресләргә әзерлеге, хокук бозуларга каршы профилактик чаралар уздыру, терроризмга каршы көрәш, укучыларның ашханәдә туклануы кебек мәсьәләләр турында сөйләшү булды.
-
Хәрәкәттә - бәрәкәт 11.11.2015

Сәламәтлек,саулык - иң мөһим байлык. Сәламәтлек какшамасын өчен, үзеңнең сәламәтлегең өстендә даими эшләргә, хәрәкәтләнергә кирәк. Мәктәбебез укучылары даими спорт белән шөгыльләнә,класслар арасында төрле ярышлар оештырыла. Бүген 5 нче, 6 нчы класс укучылары арасында пионербол ярышы булды.
-
Шахмат ярышы 09.11.2015

Каникул көннәрендә Арча шәһәрендә Бөтенроссия Спартакиадасының региональ этабында катнашу өчен район мәктәпләре укучылары арасында шахмат ярышы уздырылды. Безнең мәктәп командасы составында уйнаучылардан Шәфигуллин Камил (3 кл.), Хәмзин Ришат (6 кл.), Солтанова Камилә (7 кл.) матур уен күрсәтеп, 1 дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Афәрин!!!
-
Педагогик киңәшмә 07.11.2015

Бүген педагогик киңәшмә уздырылды. Көн тәртибендә 1 нче чирек йомгаклары, төп мәктәптә яңа стандартлар буенча укыту, хокук бозуларны кисәтү кебек мәсьәләләр буенча чыгышлар булды.
-
Юбилеегыз белән! 05.11.2015 Хөрмәтле Винера Илгизәровна! Сезне 55 яшь тулган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Сез һәрвакыт көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел булдыгыз. Туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын! Балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп, мул тормышта яшәвегезне телибез. Иң изге теләкләр белән укытучылар коллективы.










