муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 311 312 313 314 315 316 ( 317 ) 318 319 320 >>
-
Изге гамәлләр кылыйк! 30.11.2015

Изге гаммәлләр, әдәплелек, әхлаклылык - көн кадагына сугучы темалар. Кече яшьтәге балаларны әдәпле, әхлаклы булырга, изге гамәлләр кылырга өйрәтү – безнең бурычыбыз. Шушы максаттан чыгып, 3 нче сыйныфта “Изге гаммәлләр кылыйк!” темасына класс сәгате үткәрелде. Класс сәгатендә шул ачыкланды: укучылар изге гамәлләрне күп эшлиләр һәм тагын да эшләргә теләкләре зур. Ахырдан изге гамәл кылдылар: классташлары Камлне туган көне белән котладылар һәм җыр җырладылар.
Әхлаклы бул, әдәпле бул:
Яратыр олы, кече.
Дөньяда иң әйбәт кеше
Яхшылык кылган кеше.
-
Ана - бөек исем! 28.11.2015

Бүген 7 нче класс укучылары "Әни - иң кадерле исем" дигән кичә уздырдылар. Укучылар әниләренә багышлап иң матур теләкләрен җиткерделәр, җырлар җырладылар.
-
Котлыйбыз! 27.11.2015

Бүген Арча Укучылар сараенда баскетбол буенча ярышлар үтте. Анда безнең мәктәпнең кызлар командасы (тренеры - Мингазов М.В.) катнашты һәм алар 3 нче урынны яуладылар. Кызлар командасын җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Инглиз теленнән диагностик тест 26.11.2015

Бүген 4, 6, 8 нче класс укучылары инглиз теленнән диагностик тест үттеләр.
-
Әхлак дәресе 25.11.2015

Ризаэддин Фәхреддиннең әхлак дәресләренә нигезләнгән тәрбия минутларын укучылар һәрчак көтеп ала. Бүген 5 нче класс укучылары белән түгәрәк өстәл артында гаилә, әти-әнине хөрмәтләү темасына җанлы сөйләшү үтте.
-
КВН - "Парклар сезоны" 24.11.2015

Бүген Урта Курса мәдәният йортында зонадагы 5 мәктәп катнашында "Парклар елы" на багышланган КВН булып узды. Һәр мәктәп командасы, шул исәптән безнең мәктәпнең "Җәннәт бакчасы" командасы да уенга җитди әзерләнгән иде. Командаларга чыгышлары өчен рәхмәт белдерәбез.
-
Политинформация 23.11.2015

Бүген 1 нче һәм 2 нче сыйныф укучылары белән толерантлык темасына әңгәмә үткәрелде һәм "Без төрле,ләкин без бергә!"дигән темага презентация каралды.
-
“Террорчылык – җәмгыятькә янау” 21.11.2015

Террорчылык. Нинди куркыныч, тетрәндергеч сүз. Ул кешедә курку хисе уята, чөнки сугыш, бәла-каза, гаепсез кешеләрнең үлеме белән бәйле. Террорчылыкның кайчан һәм кайда булуын беркем әйтә алмый. 2004 елның 1 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган вакыйгалар һәр кешенең күңелендә мәңгегә уелып калыр. Шушы вакыйгаларга бәйле рәвештә терроризм һәм экстремизмны кисәтү максатыннан мәктәбебездәдә әлеге теманы яктырткан дәресләр, сыйныф сәгатьләре, яшьләр акцияләре, түгәрәк өстәлләр, диспутлар, уеннар үткәрелә. Мәктәбенең 3 нче сыйныф укучыларын да “Террорчылык – җәмгыятькә янау” үткән сыйныф сәгате битараф калдырмады. Халык фаҗигасе, кеше кайгысы укучылар йөрәгенә барып җитте, күңеленә үтеп керде. “Без тынычлык телибез!”- дип тәмамланды класс сәгате.
-
Конкурс җиңүчеләре 20.11.2015 Мәктәбебездә укучыларны үзлектән уйларга, фикерләргә, нәтиҗә чыгарырга өйрәтүгә зур басым ясала. 3 нче сыйныф укучылары укудан тыш интернет-конкурсларда, интернет-олимпиадаларда актив катнашалар. МетаШкола олимпиадаларында алар - даими катнашучылар. 18 нче ноябрь көнне рус теленнән үткәрелгән олимпиадада укучылар 1нче, 2 нче дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булдылар.

-
Толерантлык дәресләре 19.11.2015 Халыкара толерантлык көненә карата һәр класста толерантлык дәресләре булып үтте. Төрле халыклар арасында булган дуслык һәм толерантлык, тынычлык һәм татулыкның мөһим булуы һәр укучыга төшендерелде.










