муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 301 302 303 304 305 306 307 308 309 ( 310 ) >>
-
15 май - Халыкара гаилә көне. 14.05.2016 15 май - Халыкара гаилә көне. Гаилә – ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп бурычы – балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Нәкъ менә гаиләдә бала шәфкатьлелек, намуслылык, хезмәт һәм патриотик тәрбиянең беренче сабакларын ала.5 нче сыйныф укучылары үзләренең әти-әниле бәхетле балачаклары турында истәлекләрне фотоларга нигезләнеп уртаклаша.

-
Бөтенроссия тикшерү эше 13.05.2016 Бүген 4 нче класс укучылары рус теле фәненнән Бөтенроссия тикшерү эшенең 2 нче өлешен эшләделәр.

-
Җиңүчеләр бүләкләнде 12.05.2016 Башлангыч классларда практика узучы Арча педагогия көллияте студентлары "Җиңү язы" акциясендә актив катнашучы укучыларны бүләкләделәр, аларга грамоталар тапшырылды.

-
Гүзәл- шигырь конкурсында җиңүче! 11.05.2016

Республика хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге белән берлектә ”Арча хәбәрләре” газетасы сайтында Җиңү көне уңаеннан укучылар арасында сугыш турындагы шигырьләргә бәйге игълан ителгән иде. Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап үткәрелгән шигырь конкурсында катнашып, Корайван башлангыч мәктәбе укучысы Сәмигуллина Гүзәл башлангыч сыйныф укучылары арасында 1 урынны яулады һәм Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
Бөтенроссия тикшерү эше 11.05.2016 Бүген, 4 нче класс укучылары рус теле фәненнән Бөтенроссия тикшерү эшендә катнаштылар.

-
Арчада Җиңү парады 10.05.2016

Районда Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан уздырылган парадта "Туган якны өйрәнү музее" ның сугыш кораллары бүлеге белән тарих укытучысы Шәфигуллин Н.Ф. та катнашты. Әлеге бүлек бик күпләрнең игътибарын үзенә җәлеп итте.
-
Экологик икеайлык 10.05.2016 Бүген 8 нче класс укучылары урман хуҗалыгы кушуы буенча нарат агачлары утыртуда катнаштылар.

-
Бөек Җиңү көне белән! 09.05.2016

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, район халкы! Сезне Бөек Җиңү көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Җиргә җитмеш беренче Җиңү язы аяк басты! Сезгә исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге һәм якыннарыгызның җан җылысын тоеп яшәвегезне телибез.
-
"Үлемсез полк" 07.05.2016

Узген гасырның легендар битләрен
Кабат актарсын да чал тарих,
Дәһшәтле чорларга алып китсен...
Батырларны кабат искә алыйк!
7 нче май көнне мәктәбебезнең барлык укучылары,укытучылары катнашында“Үлемсез полк” акциясе уздырылды. Авылдашларыбыз хөрмәтенә салынган һәйкәл янында узган митингка сугышта һәлак булган бабаларыбызның, туганнарыбызның, авылдашларыбызның фотоларын күтәреп чыктык.
-
Митинг 07.05.2016

Бүен авылдашлар истәлегенә салынган һәйкәл янында Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг булды. Бәйрәмгә тыл ветараннары,сугыш чоры балалары килгән иде. Авылыбызның имам-хатибы Равил хәзрәт сугышта үлеп калган авылдашлар рухына дога кылды. Аннары ветераннарны Арча мәрхәмәтлелек үзәге директоры Котдусов И.Ә., "Курса МТС" ы директоры Гыйләҗетдинов Р.Г., авыл җирлеге башлыгы Вафина Р.Р. бәйрәм белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Укучылар Җиңү көненә багышлап чыгыш ясадылар һәм һәйкәлгә венок куйдылар. Туган җир өчен башларын салган авылдашлар бер минут тынлык белән искә алынды.









