муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 311 312 313 314 315 316 317 318 ( 319 ) 320 >>
-
Күңелле стартлар 26.02.2016

Мәктәбебездә патриотик айлык дәвам итә. Бүген башлангыч сыйныф укучылары катнашында “Күңелле стартлар” үткәрелде. (Укытучылары - Гыйбадуллина Н.Т.) Ике командага бүленеп, төрле уен-ярышлар белән алар үзләренең көчләрен сынаштылар. Ике команда да сынатмады. Чын Ватанны саклаучылар булачакларын алар шушы ярышта күрсәттеләр.
-
“Бар шундый профессия – Ватанны саклау” 25.02.2016

Укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирүнең дәрәҗәсен күтәрү максатыннан тәрбия сәгатьләрендә һәм дәресләрдә Бөек Ватан сугышы, Ватанны саклау темасына багышланган мәгълүматлар даими бирелә. 2 һәм 3 нче сыйныф укучылары белән “Бар шундый профессия – Ватанны саклау” дип аталган класс сәгате үткәрелде. Укучылар Ватан сагында булган әтиләре һәм абыйлары турында сөйләделәр, язган иншаларын укыдылар, аларга котлау открыткалары әзерләделәр.
-
Интеллектуаль уен-викторина 24.02.2016

Хәрби-патриотик айлык кысаларында 5-9 нчы класс укучылары катнашында интеллектуаль уен-викторина узды. Укучылар өч командага бүленеп, төрле өлкәләр буенча белемнәрен сынадылар, авыр һәм кызыклы сорауларга җаваплар эзләделәр.
-
"Аҗаган" хәрби-патриотик уены 22.02.2016

Бүген мәктәптә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Аҗаган" уены уздырылды. Укучылар өч командага бүленеп ярышның төрле этапларында катнаштылар. Хәрби җыр конкурсында, мина эзләү, граната ыргыту, яралы иптәшеңә ярдәм күрсәтү, пневматик мылтыктан ату, төрле өлкәдә белемнәрне тикшерү, карта белән эшләү һ.б. уеннарда укучылар теләп катнашты. Барлык очколарны санаганнан соң "Торнадо" командасы җиңүче булды. Ярышка укучыларны Минһаҗев М.В. һәм Шәфигуллин Н.Ф. әзерләде.
-
Туган телнең кадерен бел генә 20.02.2016

21 февраль – “Халыкара Туган тел көне”нә багышлап 5-6 нчы сыйныф укучылары арасында “Туган телләр була бер генә – Туган телнең кадерен бел генә” дип исемләнгән КВН үткәрелде.Әлеге кичә туган телгә, туган илгә карата кызыксынучанлыкны үстерү,мәхәббәт тәрбияләү, туган телебезнең бай, аһәңле, матур икәнлеген күрсәтү максатыннан оештырылды. КВНда зирәкләр, тапкырлар, эшкә оста, сүзгә кыска булган укучылар катнашты. Алар үзләрен төрле бәйгеләрдә сынап карадылар. Матур итеп туган тел турында шигырьләр сөйләделәр; мәкальләр, табышмаклар әйтештеләр; укытучылар тарафыннан бирелгән сорауларга тиз арада җаваплар таптылар.“Дуслык” һәм “Татарлар” командалары арасында барган бәйгедә “Дуслык” командасы җиңү яулады.
-
Чаңгы ярышы 20.02.2016

20 нче февраль көнне Арча шәһәре стадионында оста чаңгычы Ф.Гәрәфиев истәлегенә һәм "Металл" ширкәте призына чаңгы ярышы узды. Команда составында түбәндәге укучылар катнашты: Закирҗанов Ә. (5 кл.), Бакирова Д. (5 кл.), Яруллин Д, (5 кл.), Закирҗанов И (7 кл.), Минһаҗева И.(7 кл.), Минһаҗева З.(8 кл.), Сәләхов И.(8 кл.), Галимуллина И. (9 кл.) Тренерлары - Минһаҗев М.В. Мәктәбебез командасы әлеге укучылар көче белән 2 нче урынны яулады һәм кубок белән бүләкләнде. Барлык катнашкан укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм алдагы ярышларда да җиңүләр телибез!
-
Туган ил сагында 19.02.2016 Ватанны саклау - изге бурыч. Бу турыда малайларга кече яшьтән үк төшендерелә. Хәрби-патриотик айлык барышында укучылар ясаган рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды.

-
Тел - саекмас чишмә 18.02.2016

Туган тел ул бездән соң да
Яшәр өчен туган тел.
Бүгенгедән киләчәккә
Дәшәр өчен туган тел.
Туган телгә багышлап чыгарылган газеталарга тел турында кызыклы мәгълүматлар, укучылар иҗатының матур үрнәкләре тупланган.
-
21 февраль – Халыкара туган тел көне. 17.02.2016 Телне саклаучы төп көч халык үзе булса да, аны билгеле бер нормаларга салып камилләштерү эшен тел галимнәре башкара. Әгәр без бүген татар әдәби теле матур яңгырашлы, төзек, төгәл, аралашу өчен уңайлы, эзлекле системага салынган дибез икән, бу-татар тел белеме өлкәсендә эшләгән берничә буын галимнең уртак хезмәт нәтиҗәсе.Тел галимнәре халыкны саклап калу, аның рухи үсешен тотрыклы итү өчен хезмәт куя. Шуңа күрә без телебезнең электән килгән байлыкларын, бүгенге үсеш чыганакларын барлап, фәнни яктан камилләштереп, халыкка яңадан кайтарып бирүче тел галимнәребез хакында белергә бурычлыбыз. Туган тел көне уңаеннан укучыларга телебезнең үсеше, аның казанышлары өлкәсендә эшләгән галимнәр турында мәгълүматлар җиткерелә.

-
"Кайсы һөнәр яхшырак?" 16.02.2016

5 нче сыйныфта "Кайсы һөнәр яхшырак?" темасына чираттагы сөйләшү Курса МТСы ширкәтенең ашлык саклау амбарларында булды. Укучылар сыйныф җитәкчеләре белән андагы ашлык чистарту машиналарын, ашлык саклау амбарлын, ашлама складларын карадылар. Җитәкче Фәнзия апалары ремонт эшләре белән таныштырды, яңа кайткан ашлык киптерү машиналарын күрсәтте. Укучыларга экскурсия бик ошады.









