муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 301 302 303 304 ( 305 ) 306 307 308 309 310 >>
-
Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтә! 06.09.2016
Балалар иминлеге айлыгы кысаларында һәр көнне укучылар белән төрле чаралар уздырыла. Балаларга машина юлында, тимер юлда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен өйрәтүгә, кагыйдәләрне ныгытуга зур игътибар бирелә. Мәктәп тирәсендә куелган юл билгеләрен укучылар тагын бер кат барладылар, үзләренең белемнәрен тикшерделәр, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген хәтерләренә беркетеп куйдылар. -
Терроризмга каршы бердәм көрәш көне 03.09.2016

3 нче сентябрь – Терроризмга каршы бердәм көрәш көне буларак билгеләп үтелде. Укучылар белән очрашуга Арча шәһәренең балигъ булмаган яшүсмерләр белән эшләүче инспекторы Зәйнуллин Илмир Җиһанир улы килгән иде. Ул укучылар алдында терроризм темасына эчтәлекле чыгыш ясады.Барлык классларга бердәм дәрес күрсәтелде. Бесландагы һәм башка шәһәрләрдәге трагедияләр беркайчан да кабатланмасын иде.
-
Куркынычсызлык айлыгы 02.09.2016

Яңа уку елы башлану белән барлык классларда юлда йөрү, пожар куркынычсызлыгы, терроризм, экстремизм темаларына куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды, әңгәмәләр уздырылды.
-
Белем бәйрәме белән! 01.09.2016

Хөрмәтле укытучылар, кадерле балалар, әти-әниләр! Сезне 1 нче сентябрь – Белем бәйрәме белән котлыйбыз. Барлык укучыларга, ата–аналарга, укытучыларга нык сәламәтлек, иминлек, укуда һәм яңа казанышларда уңышлар телибез.
Мәктәбебездә узган Белем бәйрәмендә "Курса МТС" ы җитәкчесе Гыйләҗетдинов Р.Г., җирле үзидарә рәисе Вафина Р.Р. катнашты һәм җәй көне колхозга ярдәм иткән укучыларга, 1 нче сыйныф укучыларына бүләкләр тапшырылды.
-
Тынычлык дәресе 01.09.2016 1 сентябрь көнне барлык классларда да Тынычлык дәресләре үтте.

-
Ярминкәдә 27.08.2016 Республика көненә багышланган мәктәпләр ярминкәсендә коллектив бакчада үстерелгән суган, кишер, помидор, кыяр, бәрәңге һ.б. яшелчәләр белән сату итте.

-
Чәчәкләр күргәзмәсе 27.08.2016 Бүген Арча шәһәрендәге Җиңү паркында район мәктәпләре арасында Республика һәм шәһәр көненә багышланган чәчәкләр күргәзмәсе үтте. Мәктәбебез коллективы да әлеге күргәзмәдә актив катнашты, чәчәкләрдән күз явын алырлык композиция әзерләде.

-
"Үз мәктәбеңә булыш!" - "Помоги своей школе!" 25.08.2016 В республике продолжается акция "ПОМОГИ СВОЕЙ ШКОЛЕ!", инициированная Президентом Республики Татарстан Р.М. Миннехановым. Сегодня каждый из нас каждый может помочь своей школе, в которой получил знания, находил друзей, делал свои первые самостоятельные шаги, а самое главное - искал себя и свой путь в жизни. Уважаемые друзья, поддержим Республиканскую акцию "ПОМОГИ СВОЕЙ ШКОЛЕ!". В наших силах создать в школах района современные условия для обучения и воспитания детей. Посетите свою школу, узнайте, чем она живет, и окажите ей помощь. Кто помнит и ценит прошлое, у того есть будущее!

-
"Мәктәпкә җыенырга булыш!" акциясе 20.08.2016 19 нчы август көнне Урта Курса төп гомуми белем мәктәбендә "Мәктәпкә җыенырга булыш!" акциясе кысаларында булачак 1 класс укучыларына уку кирәк-яраклары һәм мәктәп сумкалары тапшыру тантанасы булды. Бу тантанада булачак 1 нче класс укучылары һәм аларның әти-әниләре дә катнашты. Сумкаларны Арча районы мәшгульлек үзәгеннән килгән вәкилләр тапшырды. Бүләкләргә балалар аеруча сөенде.

-
Мәктәп яңа уку елына әзер 27.07.2016

Педагогик коллектив, техник хезмәткәрләр һәм укучылар көче белән соңгы көннәрдә мәктәпнең эчендә һәм тирә-ягында төзекләндерү, тәртипкә китерү эше алып барылды. Бүген район мәгариф бүлеге начальнигы З.М.Дәүләтбаев җитәкчелегендәге комиссия мәктәпнең яңа уку елына әзерлеген карады һәм "бик яхшы" дип бәяләде.









