муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << ( 301 ) 302 303 304 305 306 307 308 309 310 >>
-
Имтиханнарга әзерлек 17.10.2016 9 нчы класс укучылары өчен уку елының һәр көне җаваплы. Алар көн саен төрле фәннәрдән имтиханнарга әзерләнәләр.

-
Методическая помощь молодым специалистам 15.10.2016

В рамках " Грантовой поддержки профессионального роста учителей общеобразовательных организации РТ" молодым педагогам МБОУ «Среднекорсинская ООШ» Шагниевой Р.Р., Бухараевой Р.И. была оказана методическая помощь учителем физики МБОУ "Большеатнинская СОШ" Атнинского района Мухарлямовой Гульнур Азалевной.
-
Бөтендөнья хайваннарны саклау көне 13.10.2016

2 нче сыйныф укучылары белән Бөтендөнья хайваннарны саклау көненә багышланган әңгәмә үтте. Укучылар үзләренең яраткан хайваннары турында сөйләделәр, аларның кеше тормышындагы әһәмиятен ачыкладылар. Кеше ярдәменә мохтаҗ булган кыргый хайваннар турында презентация карадылар. "Тирә-ягыбызга игътибарлы булыйк!" дигән нәтиҗә ясалды.
-
Бакчада соңгы эшләр. 12.10.2016 Сарай – Чокырча башлангыч мәктәбе бакчасында җир казу, җыештыру эшләре төгәлләнде. Укучылар кечкенә булсалар да барлык эшләрдә дә актив катнаштылар.

-
Иртәнге гимнастика 11.10.2016 Мәктәптә дәресләргә кадәр иртәнге гимнастика уздырыла башлады. Вакыты аз булса да, укучылар күнегүләрне теләп башкаралар.

-
Уен-ярыш 10.10.2016 Урамда һәм җәмәгать транспортында үз – үзеңне әдәпле тоту сыйфатларын тәрбияләү максатыннан 2 нче сыйныф укучылары арасында "Четвёртый лишний" уен-ярыш үткәрелде. Уенда укучыларның транспорт чараларын, юл билгеләрен, юлда йөрү кагыйдәләрен белүләре тикшерелде.

-
Өлкәннәр көненә багышланган концерт 08.10.2016

Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз, хезмәт юлын лаеклы узган ветераннарыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Безнең буын аларның һәрберсен хөрмәт итәргә тиеш. 8 нче октябрь көнне авыл мәдәният йорты һәм мәктәп белән берлектә өлкәннәр көненә багышланган концерт булды.
-
Тимурчылык эше 07.10.2016

Өлкәннәр декадасы дәвам итә. Укучылар әби-бабайларның бакчаларын чистарту, кышка әзерләп калдыру кебек эшләрне башкаралар.
-
Өлкәннәр декадасы 06.10.2016

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында укучылар әби-бабайларга ярдәм итәләр, йорттагы эшләрендә булышалар. 5 нче класс укучылары үзләренең ярдәмнәре турында классташларына да сөйлиләр.
-
Бәйрәм белән! 05.10.2016

Хөрмәтле Укытучыларыбыз! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык, озын гомер телибез. Илебез киләчәгенең тоткасы сезнең кулларда, хөрмәтле укытучыларыбыз!
Вөҗдан күзе белән карыйсыз сез
Тормыштагы һәрбер мизгелгә
Күпме изге гамәл энҗе булып
Гомер юлыгызга сибелгән.
Кемнәр үлчәр синең хәзинәңдә
Тулып яткан акыл байлыгын?Телим бүген: шуны саклар өченКүбрәк булсын иде саулыгың.









