муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 291 292 293 294 295 296 297 298 299 ( 300 ) >>
-
Көзге бал 28.10.2016

7-9 нчы класс укучылары белән уздырылган "Көзге бал" бәйрәмендә укучылар өчен күңелле уеннар үткәрелде. Алар үзләренең җырга-биюгә осталыкларын, нәфис сүз буенча сәләтләрен күрсәттеләр.
-
Көзге муллыктан композицияләр 27.10.2016 Уңыш бәйрәмен уздыру алдыннан укучылар үзләренең фантазияләрен эшкә җиктеләр, көзге муллыктан, табигать хәзинәләреннән бик матур композицияләр ясадылар.

-
"Интернет- укытучыларга" - мастер - класс 26.10.2016

26 октябрь көнне Арчаның 1 нче номерлы мәктәбендә “Интернет-учителям” исеме астында укытучыларга интернет челтәрендә эшләргә ярдәм итү нияте белән “Мәгариф” журналы хезмәткәрләре тарафыннан мастер-класс үткәрелде. Әлеге чарада мәктәпнең информатика һәм инглиз теле укытучысы Шаһниева Р.Р. катнашты. Мастер классны танылган журналист һәм алып баручы Д. Сәфәров алып барды. Чара түбәндәге программа буенча үтте: 1. Интернетта мәгълүмат табу. 2. Эшне җиңеләйтү чаралары. 3. Фото белән эшләү. 4. Укытучының шәхси сайтын ачу. 5. Сайтны кызыклы итеп алып бару серләре. 6. Социаль челтәрләр. 7. Электрон акчалар. 8. Мобиль интернет.
Мастер- класста бик күп файдалы, кирәкле информация сөйләнде. Чара ахырында барлык катнашучыларга да сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Класс сәгатьләре 26.10.2016 Бүген 2 нче һәм 3 нче сыйныф укучылары белән "Персональ мәгълүматларны саклау" темасына сыйныф сәгате үзды.

-
Ел укытучысы-2016 25.10.2016 Бүген Курса Почмак урта мәктәбендә "Ел укытучысы-2016" конкурсы узды. Анда зона мәктәпләре укытучылары көч сынашты. Мәктәбебезнең башлангыч класслар укытучысы Минһаҗева Ч.М.әлеге конкурста уңышлы чыгыш ясады.

-
Бөтенроссия предмет олимпиадаларының мәктәп туры 24.10.2016

Сәләтле һәм талантлы балаларны ачыклау максатыннан мәктәптә төрле фәннәр буенча олимпиадалар уздыру дәвам итә.
-
Интернеттан белеп файдалан! 22.10.2016 Интернет көндәлек тормышта зур роль уйный. Ләкин аның укучылар өчен зыянлы яклары да күп. Информатика һәм инглиз теле укытучысы Шагниева Р.Р.укучылар белән әлеге темага даими сөйләшүләр уздыра, укучыларның шәхси кабинетлары, аларга таләпләр белән укучыларны таныштыра.

-
Дежур укучылар рейды 21.10.2016

Мәктәптә бу атнада дежур торучы 6 нчы класс укучылары үз вазифаларына җаваплы карыйлар. Алар мәктәптә ныклы тәртип булдыруны контрольдә тоталар, укучыларның дәресләргә әзерлеген, класстагы чисталыкны тикшерәләр.
-
Кызлар - республикакүләм ярышта 20.10.2016

14-15 нче октябрьдә мәктәбебез кызлары Минһаҗева И., Садриева А. район командасы составында республикакүләм волейбол ярышында катнаштылар һәм уңышлы чыгыш ясадылар. Кызларыбызны әлеге уеннарда катнашулары, уңышлары белән котлыйбыз!
-
“Интернет – дусмы, дошманмы?” 18.10.2016

Хәзеге заманда интернеттан файдаланмаган кеше бармак белән санарлык кынадыр, мөгаен. Ә бит аның куркыныч очраклары да күп. Укучылар бу хакта кече яшьтән үк белеп үсәргә тиеш. Шушы максаттан 4 нче сыйныфта “Интернет – дусмы, дошманмы?” темасына тәрбия сәгате үткәрелде. Укучылар презентация, видеоролик карадылар, үз фикерләре белән уртаклаштылар, интернетта үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен төзеделәр. Ахырдан. ике командага бүленеп, “Интернет – дусмы, дошманмы?” темасына ярыш оештырылды. Укучылар: “Дөрес куллана белсәң дус, ә дөрес кулланмасаң – дошман!” дигән нәтиҗәгә килделәр.









