муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 301 302 303 304 305 306 ( 307 ) 308 309 310 >>
-
Юлларда сак булыйк! 16.06.2016

Бүген лагерьда көнебез юл йөрү кагыйдәләренә багышланды. Укучылар юлда йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен искә төшерделәр. Аннары отрядлар арасында ярыш оештырылды. Балалар сорауларга җаваплар бирделәр, рәсем ясадылар. Юлларда игътибарлы булырга тиешлекне тагын бер кат ныгыттылар.
-
“Индеецлар" көне. 15.06.2016

15 июнь көне “Кояшкай” лагеренда җанлы башланып китте. Иртәнге линейкада укучыларга көннең максаты хәбәр ителде. Бүген лагеребызда - “Индеецлар" көне. Һәр команда үзенең фантазиясен эшкә җикте. Һәр командадан бер укучыны “Индеец" итеп киендерделәр. Аннары музыка куелды, укучылар “Индеецлар“ булып биеделәр. Җиңүчеләр билгеләнде, аларга көн ахырында бүләкләр тапшырылды. Көннең икенче яртысында хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Көнебез күңелле үтте.
-
“Яшел планета - Җир көне” 14.06.2016 14 июнь көнне “Кояшкай” лагеренда “Яшел планета-Җир көне” үткәрелде. Укучылар белән “Җир” турында әңгәмә уздырылды. Укучылар агачларны сындырмаска,кош ояларын туздырмаска, чишмәләрне, сулыкларны сакларга, урманнарда учаклар якмаска дигән нәтиҗәгә килделәр. Аннары укучылар белән табигатькә экскурсиягә чыктык, чәчәкләр җыйдык, фотога төштек. Укучылар бүгенге көннән канәгать булдылар. Көннең үткәне сизелми дә калды.

-
Көлке көне 13.06.2016

13 июнь көнне “Кояшкай” лагеренда “Кызыклы вакыйгалар-көлке көне” үткәрелде. Иртәнге линейкадан соң ашханәгә бардык. Аннан соң табигатькә кызыклы уеннар уйнарга чыктык. Һәр укучы үзе белән булган кызыклы вакыйгалар турында сөйләде. Укучылар белән кызыклы мәзәкләрне искә төшердек. Мәктәпкә кергәч, укучылар үзләре белән булган кызыклы вакыйгаларны рәсем итеп ясадылар. Ахырдан шаян җырлар җырладык. Көнебез күңелле, сизелмичә узып китте.
-
12 июнь - Россия көне 12.06.2016 12 июнь - Россия көне. Бу истәлекле көнгә лагерьда "Мин Россияне яратам, мин Россияне өйрәнәм" конкурсы узды. Балалар Россиянең символларын искә төшерделәр, аннан соң картада Россиянең географик объектларын эзләп ярыштылар. "Спортсменнар" командасы картада иң яхшы ориентлашты. Котлыйбыз, молодцы!!!

-
Иҗат көне 11.06.2016 Рәсем сәнгате балалар тормышында зур роль уйный.Рәсем ясау күрү сәләтен, хәрәкәтләнүне генә арттырып калмыйча, балаларның яшәеш, дөнья турындагы күзаллауларын арттыра. 11 июнь - лагерьда ИҖАТ КӨНЕ үтте. Укучылар "Мин хыялый" дигән темага рәсем ясадылар. Иң оста рәссамнар - Зәйнетдинова Эльвина, Бикбаева Алия, Гарифуллина Рания, Ахмадуллина Алинә, Минһаҗев Камил. Котлыйбыз!!!

-
Лагерьда “Җырлыйк әле” уены 10.06.2016

10 июнь көнне “Кояшкай” балалар лагеренда “Җырлыйк әле” дип аталучы тематик көн узды. Укучылар ике командага бүленеп бәйгедә катнаштылар, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Бәйге ахырында җиңүче команда билгеләнде һәм ике командага да грамоталар тапшырылды. Көн дәвамында күңелле уеннар үткәрелде, дискотека оештырылды. Көн файдалы һәм күңелле үтте
-
Китапханәгә экскурсия 09.06.2016 9 июнь көнне лагерьда тәрбияләнүче балалар белән Югары Курса авылына китапханәгә экскурсия оештырылды. Китапханәче Минһаҗева Дамира апа укучыларны "Минем кече туган илем" күргәзмәсе белән таныштырды. Балалар яңа чыккан китаплар белән таныштылар, газета-журналлар укыдылар. Югары Курса авылында төзелеп килүче мәчет, Габденнасыйр Курсавига куелган мемориаль таш янында фотога төштеләр. Экскурсиядән алган тәэсирләрен балалар соңыннан рәсемнәрдә чагылдырды.

-
“Әкияти хәрефләр көне” 08.06.2016 8 июнь көнне “Кояшкай” лагеренда “Әкияти хәрефләр көне” дигән тематик көн уздырылды. Укучылар арасында бәйгеләр оештырылды (командаларга бүленеп, куллар һәм аяклар ярдәмендә хәрефләр төзеделәр, рәсемнәр ясадылар), төрле күңелле уенннар үткәрелде, укучылар бик мавыгып шашка-шахмат уйнадылар. Көн күңелле узды.

-
Сәламәтлек көне 07.06.2016

7 июнь - “Кояшкай” лагеренда – “Сәламәтлек көне” . Бүген көн иртәдән болытлы, яңгырлы. Иртәнге линейкадан соң без зарядка ясадык, аннары ашханәгә ашарга бардык. Спортзалда “Күңелле стартлар” уен-ярыш уздырдык. Һәр бала ярышта теләп катнашты. Көннең икенче яртысында күңелле уеннар уйнадык. Безнең бүгенге көнебез сизелми дә узып китте.









