муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 301 302 303 304 305 306 307 308 ( 309 ) 310 >>
-
Күңелле турнирлар 04.03.2016 Мәктәбебездә традиция буенча һәр елны 8 март бәйрәме белән котлап “Ягез әле, кызлар” уены үткәрелеп килә. Быел әлеге уенны бераз үзгәртеп, кызлар һәм егетләр катнашында “Күңелле турнирлар” уздырдык. Укучыларыбыз төрле конкурсларда көч сынаштылар. Безне шулай сөендергәннәре өчен аларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез!

-
Технологиядән ачык дәрес 03.03.2016 Чигү - хатын-кыз һөнәренә караган иң борынгы һәм иң таралган шөгыль. Бик борынгы заманнардан ук оста кулындагы бәләкәй генә энә кием-салым тегәргә ярдәм итеп кенә калмыйча, аны нәкышләп чигәргә дә булышкан. Чигү өчен катлаулы җайланмалар кирәкми, тукымаң, энә белән җебең бар икән, шул җиткән. Шуңа күрә халык аның белән яратып шөгыльләнгән. Технология дәресендә 5 нче класс укучылары чигүнең төрле техникалары белән танышалар. Бүген алар укытучылары Солтанова И.А. җитәкчелегендә крестик белән чигү алымын үзләштерделәр.

-
Әниләр белән очрашу 02.03.2016

8 март бәйрәме алдыннан 1 нче класс укучыларының әниләре мәктәпкә килде. Алар кыз һәм улларының уку, язу, сөйләм осталыгын күзәтте. Укучылар әниләренә күп һөнәрләрен дә күрсәттеләр. Соңыннан әниләр белән бергәләп алар төрле уеннарда, конкурсларда катнаштылар.
-
Хезмәт һәм сәнгать атналыгы 01.03.2016

Бүген мәктәптә хезмәт һәм сәнгать атналыгы кысаларында “Караоке батл” бәйгесе булып узды. Бәйгедә катнашучылар тамашачыларны матур җырлары, сорауларга күңелле итеп җавап бирүләре, үзләренең тапкырлыклары һәм зирәклекләре белән сөендерделәр, хит җырларны караокега кушылып башкардылар. Бәйгене тамашачылар да бик җылы кабул итте.
-
Волейбол ярышында 29.02.2016

27 нче февраль көнне Яңа Кенәр мәктәбендә 2001-2002 нче елгы кызлар командалары арасында Галиуллин Ришат Әсгат улы истәлегенә волейбол ярышы уздырылган иде. Мәктәбебезнең кызлар командасы әлеге уенда актив катнашты һәм 4 нче урынны яулады. Тренерлары - Гарифуллин Г.В. Афәрин, кызлар! Алдагы уеннарда сезгә зур җиңүләр насыйп булсын!
-
Шахмат ярышы 27.02.2016

25 нче февраль көнне Арча укучылар сараенда Әтнә, Балтач, Арча районнары укучылары арасында региональ шахмат ярышы булып узды. Бу ярышта безнең мәктәп укучылары да катнашты. Шәхси беренчелектә 3 нче класс укучысы Шәфигуллин Камиль һәм 7 нче класс укучысы Солтанова Камилә икесе дә призлы 3 нче урынны алды. 6 нчы класс укучысы Хәмзин Ришат та уңышлы чыгыш ясады. (тренерлары - Лотфуллин М.Л.) Укучыларны әлеге җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.
-
Күңелле стартлар 26.02.2016

Мәктәбебездә патриотик айлык дәвам итә. Бүген башлангыч сыйныф укучылары катнашында “Күңелле стартлар” үткәрелде. (Укытучылары - Гыйбадуллина Н.Т.) Ике командага бүленеп, төрле уен-ярышлар белән алар үзләренең көчләрен сынаштылар. Ике команда да сынатмады. Чын Ватанны саклаучылар булачакларын алар шушы ярышта күрсәттеләр.
-
“Бар шундый профессия – Ватанны саклау” 25.02.2016

Укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирүнең дәрәҗәсен күтәрү максатыннан тәрбия сәгатьләрендә һәм дәресләрдә Бөек Ватан сугышы, Ватанны саклау темасына багышланган мәгълүматлар даими бирелә. 2 һәм 3 нче сыйныф укучылары белән “Бар шундый профессия – Ватанны саклау” дип аталган класс сәгате үткәрелде. Укучылар Ватан сагында булган әтиләре һәм абыйлары турында сөйләделәр, язган иншаларын укыдылар, аларга котлау открыткалары әзерләделәр.
-
Интеллектуаль уен-викторина 24.02.2016

Хәрби-патриотик айлык кысаларында 5-9 нчы класс укучылары катнашында интеллектуаль уен-викторина узды. Укучылар өч командага бүленеп, төрле өлкәләр буенча белемнәрен сынадылар, авыр һәм кызыклы сорауларга җаваплар эзләделәр.
-
"Аҗаган" хәрби-патриотик уены 22.02.2016

Бүген мәктәптә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Аҗаган" уены уздырылды. Укучылар өч командага бүленеп ярышның төрле этапларында катнаштылар. Хәрби җыр конкурсында, мина эзләү, граната ыргыту, яралы иптәшеңә ярдәм күрсәтү, пневматик мылтыктан ату, төрле өлкәдә белемнәрне тикшерү, карта белән эшләү һ.б. уеннарда укучылар теләп катнашты. Барлык очколарны санаганнан соң "Торнадо" командасы җиңүче булды. Ярышка укучыларны Минһаҗев М.В. һәм Шәфигуллин Н.Ф. әзерләде.









